2018 елның 4 сентябреннән 6 сына кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә Россиянең нефть-газ тармагында иң зур халыкара чараларның берсе – Татарстан нефть-газ-химия форумы булачак. Быел әлеге чара Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуга багышланган.
Форум кысаларында уза торган күргәзмәләрнең экспозициясе өч павильонда һәм күргәзмә үзәгенең ачык һавадагы мәйданчыгында гомуми 10 000 кв. м. артык мәйданда урын алачак. Бүгенге көндә Россиядән, Әзербәйҗаннан, Беларусь Республикасыннан, Германиядән, Голландиядән 137 компания (35тән артык шәһәр), шул исәптән 10 чит ил: Австрия, Италия, Канада, Кытай, Польша, АКШ, Франция, Швейцария, Көньяк Корея, Япония продукциясен җитештерүче компанияләр Форумда катнашуы турында раслаган.
Гадәттәгечә Татарстанның нефть-газ-химия форумы дүрт иң әһәмиятле тармак күргәзмәсен берләштерәчәк, алар арасында шул исәптән:
Форумга килүчеләрне мул эш программасы көтә, аның эшендә быел фәнни бергәлектән әйдәп баручы экспертлар, Россиядәге һәм дөнья дәрәҗәсендәге гамәлчеләр, тармак ассоциацияләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре, предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашырга планлаштыра.
Форум кысаларында 6 халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру планлаштырылган:
- "Геологик корылышны һәм эшкәртү процессларын модельләштерү – нефть-газ ятмаларын уңышлы үзләштерү нигезе" халыкара фәнни-гамәли конференциясе;
- А.И. Щеповских исемендәге "Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык" XIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе;
- "Нефть-газ химиясен нәтиҗәле үстерүнең инновацияле чишелешләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясе;
- "Геодезиянең һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре" VII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;
- "Сыеклыкларның һәм газларның сарыфларын һәм күләмнәрен үлчәүләрне метрологик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре" VI Халыкара метрология конференциясе;
- "Казаньоргсинтез" ГАҖ оешуга 60 ел тулуга багышланган "Татарстанның нефть химиясе: фән, инновацияләр, җитештерү" фәнни-гамәли конференциясе.
Форумга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: http://www.oilexpo.ru/reg_pos
ММЧ аккредитацияләү катгый рәвештә мәҗбүри, 2018 елның 3 сентябренә кадәр гамәлгә ашырыла: dpr_kazanexpo@mail.ru +7(843) 202-29-05, 8-952-040-31-27