Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, CEO Ford Sollers президенты Әдил Ширинов, "СМИТ" ҖЧҖ генераль директоры Максим Гуляев, "Ростонер" генераль директоры Иван Ветряк һәм "Русский воск" компаниясе директоры Никита Симонов катнашында дүрт яңа – "СТ-Алабуга" ҖЧҖ, "СМИТ" ҖЧҖ, "Ростонер" ҖЧҖ, "Русский Воск" ҖЧҖ җитештерү тармакларын тантаналы рәвештә ачу чарасы булды. Барлык предприятиеләр дә "Синергия" индустриаль паркында урнашкан.
"СТ Алабуга" ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты пассажирлар өчен микроавтобуслар, йөк транспорты һәм махсус транспорт җитештерүне күздә тота. Компаниянең төп максатлары базарның пассажирларны һәм йөк ташу өчен кулланыла торган коммерция автомобильләренә булган ихтыяҗын, шулай ук оешмаларның һәм ведомстволарның махсус техникага булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.
"СМИТ" компаниясенең инвестиция проекты җылы белән тәэмин итү һәм нефть-газ табу тармагы ихтыяҗлары өчен башта пенополиуретан белән изоляцияләнгән труба продукциясе (ППУ) җитештерүне күздә тота. Компаниянең инде Ярцево шәһәрендә (Россия) һәм Могилев шәһәрендә (Беларусь) 2 заводы бар. "Алабуга" махсус икътисад зонасы территориясендә изоляцияләнгән ППУ труба продукциясе җитештерүнең планлаштырылган күләме елына 300 000 метр тәшкил итәчәк.
"Ростонер" ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты күчермә-күпләп ясау техникасы өчен тонер һәм картриджлар җитештерүне күздә тота. "Алабуга" махсус икътисад зонасы территориясендә планлаштырылган җитештерү күләме елына 2,8 млн берәмлек картридж һәм 380 тонна тонер тәшкил итә.
"Русский Воск" ҖЧҖ инвестиция проекты үзебезнең илдә конкурентлы булуга сәләтле полиэтилен балавыз булдыруны планлаштыра. Әлеге проектны тормышка ашыру Россия базарында полиэтилен балавызга импорталмаш башкару, тәрәзә профильләре, мастербатчлар, полиэфир буяулары җитештерүчеләрне аларның эшен Россия чималы белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов инвесторларга эш тармакларын урнаштыру өчен "Алабуга" махсус икътисад зонасын сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм бизнесларының үсеш алуын теләде.