Бүген Казан дәүләт энергетика университеты территориясендә "Энергиянәтиҗәлелек" дәүләт мәгълүмат системасында энергия декларацияләре формаларын тутыру һәм Татарстан Республикасының бюджет өлкәсендәге оешмалар белән энергия-сервис контрактларын әзерләү буенча семинар булды. Семинар "ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак куллану технологияләре үзәге" ДАУ белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган.
Семинарда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Энергия декларацияләрен тутыру турында тулырак итеп: http://mpt.tatarstan.ru/rus/gis-energoeffektivnost.htm
Энергия-сервис контрактлары буенча тулырак итеп: http://mpt.tatarstan.ru/rus/novaya-papka.htm