Җир асты байлыклары сәнәгате ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлау Хөрмәтле шахтерлар – җир асты байлыкларын табу сәнәгате ветераннары!

2018 елның 24 августы, җомга

Элек-электән үк Татарстан һәм татарстанлылар, илнең зур өлеше буларак, совет сәнәгатен үстерү буенча җаваплы һәм зур күләмле проектларда актив катнашып килгән. Бүген безнең арада ветераннар – күмер табу тармагында хезмәт иткән герой хезмәтчәннәр яши, алар үз чорында җиңел булмаган шартларда илнең иксез-чиксез киңлекләрендә күмер, гипс мәгъдәнлекләрен үзләштергән.

Хөрмәтле шахтерлар, сезнең һөнәри бәйрәмегездә, зур күрсәткечләр һәм көн саен үтелгән куркынычлар өчен ихлас җиткерелгән рәхмәтләрне кабул итегез. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең хезмәт безнең өчен кыйммәтле! Сезнең тормышыгызда тынычлык һәм тотрыклылык хакимлек итсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын-озак елларга имин күк йөзе телим!

Хөрмәт белән, Министр Альберт Кәримов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International