Укучыларның Россиякүләм #ВместеЯрче иҗади, проект һәм тикшеренү эшләре конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлаган

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Быел үзенең 5 еллыгын билгеләп үтә торган укучыларның Россиякүләм #ВместеЯрче иҗади, проект һәм тикшеренү эшләре конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлаган.

Бу юлы конкурс илебезнең миллионлаган кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәрткән ГОЭЛРО планының 100 еллык юбилеена багышлана.

Гаризаны мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучы 6-18 яшьлек балалар һәм яшьләр бирә ала.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә, ә өлкән сыйныф укучылары шулай ук чараны оештыручылардан һәм партнерлардан: «МЭИ» илкүләм тикшеренү университеты һәм Россиянең әйдәп баручы энергетика компанияләреннән Мәскәүгә чакыру алачак. Конкурс нәтиҗәләре Энергетиклар көне – 2020 елның 22 нче декабрендә ясалачак.

Конкурс номинацияләре яшь категорияләрен исәпкә алып формалаштырылган:

✔ «Заманча энергетика һәм энергиянең яңа төрләре кеше тормышын ничек үзгәртте?» (мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, 1-4 сыйныф укучылары өчен);

✔ ГОЭЛРО планын кабул итүгә 100 ел тулуга багышланган иншалар конкурсы,  «Кеше, җәмгыять һәм яңа энергия төрләрен үзләштерү» россиякүләм иншалар конкурсы номинациясе (5-11 сыйныф укучылары өчен);

✔ «Мәктәп укучылары өчен белем бирү интерактив эшләнмәсе» темасы буенча иҗади һәм тикшеренү проектлары конкурсы (10-11 сыйныфлар һәм 1-2 курс укучылары өчен).

Заманча чынбарлык һәм үз-үзеңне изоляцияләү шартлары беркемгә дә комачауламаячак: эшне #ВместеЯрче фестивале сайтында укучылар конкурсына багышланган бүлеккә урнаштырырга мөмкин: https://вместеярче.рф/polozhenie-o-konkurse.

Конкурс Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, РФ Энергетика министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International