Республиканың эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 12-18 нче май көннәрендә кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:
- ак кәбестә – 2,7%;
- бәрәңге – 2,4%;
- алма – 2,1%;
- карабодай ярмасы – 1,5%;
- дөге – 1,5%.
Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – сезонлы күрсәткеч, ул республикада ел саен күзәтелә.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә, бәяләр арту сәбәпләрен ачыклау өчен уртак эш дәвам итә.
Шулай ук 2020 елның 21 нче маена республиканың ваклап сату һәм даруханә челтәрләрендә 700 меңнән артык антисептик, бер миллион пар перчатка һәм 2,5 млн. битлек исәпләнә. Шәхси саклану чараларын «Бәхетле», «Эдельвейс», «Августина», «Агат», «Магнит», «Пятерочка», «Лента», «Метро», «Верный», «Ашан», «Перекресток», «Зельгросс», «FAITRO», «Челны Хлеб», «Дуслык», «Гурман-продукт», «Светофор» челтәрләрендә һәм «Таттехмедфарм», «Планета здоровья», «Ривьера», «Саулык», «Сакура», «Фармленд», «Ева плюс», «Магнат», «Универсал» һәм «Алоэ-Фарм» даруханә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.