Шәхси эшкуар «Анастасов Георгий Николаевич» предприятиесе бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр җитештерә башлаган

2020 елның 15 мае, җомга

Шәхси эшкуар «Анастасов Георгий Николаевич» предприятиесе бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр җитештерә башлаган. Җиһаз проекты үзләрендә әзерләнгән һәм Татарстан Республикасында җитештерелгән. Предприятиенең максималь җитештерү куәте аена бер миллионнан артык әйбер тәшкил итә. Битлекләр җитештерү өчен «Полиматиз» АҖ, «Эластик заводы» ҖЧҖ республика предприятиеләре тулысынча чимал белән тәэмин итә. Битлекләр халыкка Татарстан Республикасының сәүдә-ваклап сату челтәрләре аша сатылачак.
Хәзерге вакытта фиксаторлы бер тапкыр кулланыла торган яңа битлекләр җитештерү буенча икенче линия монтажлана. Шулай ук предприятие теркәү таныклыгын да алырга планлаштыра, ул аларга республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләрен һәм даруханә челтәрләрен бер тапкыр кулланыла торган битлекләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International