ТР Сәнәгать министрлыгында Россия Федерациясенең Германия Федератив Республикасындагы сәүдә вәкиле белән эшлекле очрашу узды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясенең Германия Федератив Республикасындагы сәүдә вәкиле Андрей Соболев белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм Германия партнерларының Germantech платформасыннан файдаланып, калдыклар белән эш итү өлкәсендәге кооперация мөмкинлекләре тикшерелде.

Әлеге очрашуда шулай ук Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы вәкилләре Андрей Сизых, Татьяна Мацидовски һәм Юлия Грищенкова катнашты

Белешмә өчен: Germantech – Германия Федератив Республикасының (BMU) Әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьне саклау һәм атом-төш куркынычсызлыгы федераль министрлыгы ярдәмендә оештырылган электрон мәгълүмати-технологик платформа. Бу инициатива экологик машина төзелеше һәм инжиниринг өлкәсендә эшләүче алдынгы алман фирмаларын Россиядә җитештерү һәм технологияләр трансферы процессларына җәлеп итү инструменты буларак карала, алман һәм Россия компанияләре арасында калдыклар белән эш итү өлкәсендә элемтәләр урнаштыруга хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International