ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Комиссия тарафыннан төрелгән суны маркалау, Росаккредитация реестрлары ярдәмендә продукция иминлеген мөстәкыйль тикшерү тәртибе, шулай ук комиссиянең 2021 елга эш планы каралды.

Контрафакт төрелгән эчә торган суның, табигый минераль суны да кертеп, әйләнешенә каршы тору максатларында, Россия Федерациясе территориясендә 2020 елның 1 апреленнән 2021 елның 1 мартына кадәр идентификация чаралары белән маркалау буенча эксперимент үткәрелә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 мартындагы 348 номерлы карары нигезендә).

Маркировкага товарның өч категориясе эләгә:

1. Барлык төрдәге гадәти табигый су (диңгез суыннан тыш).

2. Минераль су, табигый яки ясалма су.

3. Аэрирлаштырылган яки газлы су. 

Маркалана торган товарлар исемлегенә тәмле-исле өстәмәләре булган су яки татлы су керми.

Маркалау эксперименты 2021 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң күчеш чоры булачак, шул чор дәвамында маркалау системасына тоташтыру ирекле булачак. Аннан соң маркалау барлык җитештерүчеләр, импортерлар һәм ваклап сатучылар өчен мәҗбүри булачак. Конкрет даталар әлегә билгеле түгел, алар турында сынау проекты нәтиҗәләре буенча өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясе әгъзалары 2021 елга эш планын раслады.

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе – «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) көнкүреш техникасын төяп җибәрү, саклау һәм ташу буенча алдынгы технологияләр белән яңа логистика комплексы төзелешен тәмамлаган. 15 мең кв.метр мәйданлы заманча склад комплексы бердәм мәйданда 40 мең берәмлеккә якын эре көнкүреш техникасы сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Зур заманча логистика үзәге төзелеше җитештерү күләмнәре артуга бәйле. Шулай итеп, быел медицина техникасы 2019 елга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк җыелган.

Логистика үзәге Ростех дәүләт корпорациясе тарафыннан расланган көнкүреш суыткыч техникасын һәм медицина суыткыч җиһазларын һәм Новикомбанк белән хезмәттәшлектә прогрессив технологияләр җитештерүне комплекслы үстерү инвестпрограммасы кысаларында төзелгән. Яңа объектка 2019 елның сентябрендә старт бирелгән.

Яңа объект логистика агымнарын оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, шуның аркасында сәүдә партнерларына приборларны төяү вакыты кимиячәк. Йөк төяү техникасын һәм заманча склад җиһазларын рациональ куллану эксплуатация чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта хезмәт җитештерүчәнлеге 30%ка кадәр артачак.

Суыткыч көнкүреш һәм медицина техникасы конвейердан складка бушатуның автоматлаштырылган зонасына китереләчәк. Әлегә кадәр компания конвейердан чыгарылган техниканы төрле урыннарда саклаган, бу исә дистрибьюторларга төяп җибәргәндә транспорт чыгымнарына китергән. 

Яңа комплексның төп өстенлеге – склад белән идарә итүнең цифрлы WMS-системасын гамәлгә кертү. Ул продукцияне кабул итүне, эшкәртүне һәм төяп җибәрүне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк, әмма иң мөһиме – персоналның төрле участокларда эшен тәртипкә салырга һәм җаваплылык өлкәсен нәтиҗәле бүләргә ярдәм итәчәк. Шул рәвешле, система йөкне ялгыш урнаштыру яки заказны ялгыш комплектлау мөмкинлеген булдырмый кала.

Логистика комплексын ачу тантанасы киләсе ел башында планлаштырыла.

Предприятие мөмкинлекләре чикле балаларга, сукбай хайваннар өчен приютка ярдәм итеп, хәйрия акцияләрендә катнашкан. Чара Алабуга шәһәрендә (Татарстан Республикасы) узган.

Ел саен декабрьдә Татарстанда үткәрелә торган Инвалидлар декадасы кысаларында Алабугада «Игелекле эшләр марафоны» узган. Бу ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе шәһәрнең традициясенә әверелгән. Марафонның максаты – ярдәмгә һәм дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтү. Чара Алабуга мәдәният сараенда узган, анда мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар, депутатлар, эшкуарлар, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияли торган гаиләләр катнашкан.

«Игелекле эшләр марафоны»на гадәттәгечә теләктәшлек белдергән Kastamonu компаниясе вәкилләре мохтаҗ гаиләләргә акчалата сертификатлар тапшырган. Моннан тыш, балалар төрле хәйриячеләрдән дарулар, медицина җиһазлары, музыка кораллары, спорт снарядлары, велосипедлар, һәм башка бик күп кирәкле әйберләр дә алган.

Соңгы вакытта Kastamonu шулай ук «Җылылык бүләк ит» хәйрия акциясенә дә теләктәшлек белдергән, әлеге чара йорты булмаган хайваннар өчен «Верность» приютына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.  Приют Алабуга территориясендә 2012 елдан бирле эшли, ул коммерцияле булмаган предприятие һәм бары тик битараф булмаган гражданнар һәм шәһәр халкы хисабына гына яши.

Kastamonu компаниясе приютка зур җылы урын, бүрәнәләрдән һәм хайваннар өчен яңа йортлар төзүгә такталар бүләк иткән, шулай ук этләрне ашату өчен акча күчергән. «Җылылык бүләк ит» акциясе җәмәгатьчелек игътибарын сукбай хайваннар проблемаларына җәлеп итү, яшь буын тарафыннан игелекле һәм еш игътибар бирү максатында оештырыла.

Компания даими рәвештә хәйрия акцияләрендә катнаша. Элегрәк предприятие «Круг жизни» бөтенроссия экологик акциясенә кушылган иде, 600 килограммнан артык икенчел чимал тапшырып, Алабугада Яшел сквер өчен үсентеләр сатып алуга акча бүлеп биргән. Агымдагы елның октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында предприятие хезмәткәрләре Алабуга муниципаль районы ветераннарына һәм пенсионерларына азык-төлек җыелмалары тапшырган.


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 21 декабрендә Зәй районында Актаныш, Зәй, Минзәлә һәм Нурлат районнары автомобильчеләре файдалана алачак дүрт заманча газ өстәмә компрессор станциясен ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Зәй, Минзәлә, Актаныш һәм Нурлат районнары башлыклары катнашты.

«Барыгызны да яңа ел алдыннан республикада газ белән тәэмин итә торган яңа тагын 4 станция ачылуы белән котлыйсым килә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Икътисадта пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, газ һәм газ-мотор ягулыгын куллану дәрәҗәсе арта бара. «Газпром» компаниясенә һәм аның «Газпром газ-мотор ягулыгы» бүлекчәсенә әлеге проектларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Шулай ук ул газ-мотор ягулыгын куллану – бу әле икътисадый яктан максатчан да, дип ассызыклады. Шулай итеп, бүген республика территориясендә автомобильләрне газ белән тәэмин итә торган 28 компрессор станциясе (АГНКС) һәм Менделеевск районында газ белән тәэмин итү буенча 1 күчмә җайланма урнашкан.


18
декабрь, 2020 ел
җомга

2020 елда Татарстанда барлыкка килгән санитар-эпидемиология вәзгыяте сәбәпле,  2020 елның августыннан октябрь аена кадәр  социаль кампания форматында  #ВместеЯрче Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестивале узды.

2020 елда #ВместеЯрче фестиваленә ярдәм итү буенча социаль кампания чаралары республиканың 27 муниципаль районында узды, шул исәптән аларда 146 мәктәп һәм 27659 укучы, 5 югары уку йорты һәм 1000нән артык урта махсус һәм югары белем бирү учреждениеләрендә укучы һәм 6 ягулык-энергетика комплексы компаниясе катнашкан.

Фестиваль 2016 елдан бирле Россия Энергетика министрлыгы, Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм табигатькә һәм ягулык-энергетика комплексы һөнәрләренә сакчыл караш популярлаштыруга, тулаем алганда, халыкның энергоэффектив фикерләү рәвешен формалаштыру өчен үткәрелә.


17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы – илнең әйдәп баручы судно төзү предприятиесе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводының 125 еллыгына багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

2021 елның 1 февраленә кадәр әйләнештә катнашучыларның барысы да 2021 елның 1 гыйнварына кадәр сатылмаган товар калдыкларын маркаларга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан җиңел сәнәгатьнең маркаланмаган товарларын әйләнештә йөртү тыелачак.

Түбәндәге җиңел сәнәгать товарлары идентификация чаралары белән мәҗбүри маркаланырга тиеш:

- кием-салым предметлары, шул исәптән натураль яки композит күннән ясалган эшче киемнәре;

- машинада яки кул белән бәйләнгән хатын-кызлар яки кызлар өчен трикотаж блузалар, блузоннар;

- пәлтә, ярымпәлтә, өске кием-япма, плащлар, курткалар (шул исәптән чаңгыда йөрү өчен дә), җиңелчә куртка, штормовка һәм шуңа охшаш әйберләр;

- урын-җир, ашханә, бәдрәф һәм кухня өчен кирәк-ярак кием.

Җиңел сәнәгать товарларын маркалау турында белешмә мәгълүмат Дәүләт маркировкалау системасының рәсми сайтында һәм тикшереп тору буенча Честный ЗНАК сайтында басылган, түбәндәге адрес буенча:  https://честныйзнак.рф/business/projects/light_industry/, Техник ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат үзәге белешмәләре: e-mail: support@crpt.ru, тел.: 8 (800) 222 1523.

Товарларны маркалау һәм күзәтү турындагы бүлек Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының  https://minpromtorg.gov.ru/activities/markirovka/ рәсми сайтында.

Мәгълүмат кампаниясе кысаларында  Честныйзнак.рф сайтында мәҗбүри маркаланырга тиешле товарлар әйләнешендә катнашучылар өчен укулар уза.

Вебинарлар программасы белән тулырак итеп әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Алексей Белых Казан вертолет заводы директорлар советы карары белән предприятиенең идарәче директоры итеп билгеләнде. 2018 елның февраленнән КВЗны җитәкләгән Юрий Пустовгаров яклар килешүе буенча посттан китте һәм бүген «Вертолеты России» холдингы генераль директоры киңәшчесе вазыйфасын били.

КВЗның яңа идарәче директоры Алексей Белых «Улан-Удэ авиация заводы» АҖдә төрле җитәкче вазыйфаларда эшләгән, шул исәптән, үсеш һәм сакчыл җитештерү буенча идарәче директор урынбасары да булган. 2017 елдан 2020 елга кадәр ул Новосибирск Авиаремонт заводын («НАРЗ» АҖ) җитәкли. 2020 елның мартында Алексей Белых Казан вертолет заводы идарәчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.

КВЗда 2023 елга кадәр каты план кабул ителгән, анда Ми-8 вертолетлары буенча тотрыклы йөкләнеш, Ми-17В-5 экспортка җибәрү, Ансат һәм Ми-38 вертолетларын китертү үсеше билгеләнгән. 3 ел эчендә барлыгы 180 артык винт канатлы машинаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәге тарафыннан,  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән, Россиядә парфюмерия һәм косметика продукциясе җитештерүче алдынгы предприятиеләрнең берсе – 1942 елда нигезләнгән «Аромат» АҖендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча сынау проект гамәлгә ашырылган.

Сынау проекты итеп парфюмерия продукциясе җитештерү агымы сайланган.

Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары предприятиедә төзелгән энергияле белгечләр командасына сынау агымында вакытлыча югалтуларны ачыкларга ярдәм иткән һәм җитештерү процессын, хезмәт чыгымнарын киметеп, ничек яхшыртырга кирәклегенә юнәлдергән. Бергәләп, сакчыл җитештерү принципларын кертеп, юл картасын ясаганнар. 

5С системасы ярдәмендә цехта һәм документаль исәптә тәртип урнаштырылган, җитештерү линиясе операцияләрне башкару буенча үз стандартларын, көйләү һәм хезмәт күрсәтү буенча кулланмалар эшләгән. Болар барысы да продукция җитештерүгә тотылган вакытны шактый киметергә ярдәм иткән. 

Шулай ук җитештерүгә анализ ясала башлаган, агымдагы, идеаль һәм максатчан халәт карталары төзелгән, «спагетти» диаграммалары төзелгән, операцияләрдә стандартлаштырылган эш башкарылган, эталон участогы булдырылган, проблемалар ачыкланган һәм аларны бетерү буенча чаралар планы эшләнгән.

Предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проекты куелган бурычларга тулы күләмдә ирешелгән. Аны уңышлы гамәлгә ашыру сынау агымында җитештерү процессының үтү вакытын 41%ка киметү һәм эшләп чыгару дәрәҗәсен 30%ка арттыру мөмкин булган.


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан ел саен үткәрелә торган #ВместеЯрче Бөтенроссия энергия саклау һәм экология фестивале конкурсларының финал өлешенә узган. Жюри энергияне сак тоту темасына видеоролик-флешмоб һәм фестивальнең яңа гимнын сайлаган, аларны Казан дәүләт энергетика университеты тәкъдим иткән.

Быел, юбилей елында, флешмоблар конкурсына Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек 95 эш тапшырылган. Жюри хөкеменә 4212 кеше, шул исәптән мәктәп укучылары, укытучылар, югары уку йортлары һәм көллият студентлары, ягулык-энергетика компанияләре хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында 95 видеоролик тәкъдим ителгән. #ВместеЯрче фестиваленең яңа рәсми җырын итеп иҗат итү конкурсына 27 эш алынган. Татарстан Республикасы ике проектта да иң актив катнашучыларның берсе булган.  

#ВместеЯрче Бөтенроссия энергия саклау һәм экология фестиваленең федераль оештыру комитеты конкурсларның финал этабында катнашу өчен 30 флешмоб һәм 10 җыр сайлап алган.

2020 елда ярышлар узачак яңа шартларга бәйле рәвештә, эпидемиологик вәзгыять аркасында, җиңүчеләрне сайлап алу сроклары үзгәргән. Нәтиҗәләр Энергетиклар көненнән дә соңга калмыйча – 22 декабрьдә игълан ителәчәк. 

Финалистларның, шул исәптән Казан дәүләт энергетика университетының барлык роликлары фестивальнең YouTube каналында «Плейлисты» бүлегендә урнаштырылган.

Татарстанга теләктәшлек күрсәтик! КДЭУга җиңү яуларга булышыйк!

Конкурс эшләренә ярдәм итү өчен:

1. КДЭУ студентлары төшергән «#ВместеЯрче_Песня2020» https://youtu.be/wJJDxHRt1jQ  ролигына ЛАЙК👍куярга.

2. КДЭУ студентлары төшергән «#ВместеЯрче Флешмоб2020 8» https://youtu.be/XInN0i5khqs  ролигына ЛАЙК👍куярга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International