20 февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак

2021 елның 19 феврале, җомга

2021 елның 20 февралендә 11.00 сәгатьтә «Казан мотор төзү-җитештерү берләшмәсе» АҖдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «2020 елда Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм куллану базарын үстерү йомгаклары, 2021 елга бурычлар, икътисад үсеше резервлары» темасына йомгаклау коллегиясе утырышы була.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ю.И.Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Коллегия утырышы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәсе оештырылачак. Моннан тыш, КМПО территориясендә төзелгән газ-турбина энергетика җайланмасын ачу тантанасы да булачак. Ул предприятиенең үзен генә түгел, ә тышкы кулланучыларны да җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итәчәк. ГТЭУ-18 «Волга» уйлап табучы һәм әзерләүче – «КМПО» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International