Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.
Юрий Борисов билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Россия дөнья кризисыннан аз югалту белән котылды.
«Бу республика җитәкчелегенең һәм сезнең урыннарда дөрес ориентлашуыгыз һәм ихтыяҗ кимегәндә булган хәтәрләрне алдан күрә белүегез турында сөйли», – диде ул.
Россия Федерациясе вице-премьеры сүзләренә караганда, республикада сәнәгый җитештерү индексы, 2019 ел белән чагыштырганда, объектив сәбәпләр аркасында кимегән һәм гомуми статистика кысаларына сыеша. Ул билгеләп үткәнчә, пандемия бетеп бара һәм җитештерү күрсәткечләрен арттырырга өндәде.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, агымдагы елга бурыч – сәнәгый җитештерү индексын 105,2% җиткерү. Шулай ук ул нефть чыгару компанияләре өчен салым режимының үзенчәлекләренә дә игътибар итте:
«Без бу теманы күтәрергә мәҗбүр, чөнки стандарт ятмаларның һәм югары эшкәртелгән ятмаларның, шулай ук югары үзле нефть ятмаларының салым салу шартлары бертөрле була алмый».
Республикада Танеко һәм Таиф-НК яңа җайланмаларны гамәлгә кертү буенча системалы эш алып барыла, дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча кече һәм урта тоннажлы химияне үстерү өлешендә дә.
Президент республиканың зур булмаган муниципалитетларында машина төзелешен үстерү кирәклеген билгеләп үтте.
«Бездә андый мисаллар бар. Биектау районында «Казансельмаш» эшли. «Агромастер» компаниясе бар. Мондый мисаллар һәр районда заманча производстволар булдыра алуыбыз турында сөйли. Бездә 100 мәйданчык диярлек бар: индустриаль, сәнәгать, МИЗ. Болар барысы да җитештерүчеләр файдасына эшләргә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Коллегиядә катнашучылар экспорт үсеше һәм төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә ярдәм итү турында фикер алышты. Бүген республиканың экспорт структурасында нефть һәм нефть продуктлары 69% өлешен алып тора. Машина төзелеше, нефть химиясе һәм агросәнәгать продукциясе экспортын арттыру курсы алынган.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы предприятиеләренә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2020 елда субсидияләр ярдәмендә 36 млрд.сумнан артык ярдәм күрсәтелгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк.
«Соңгы 5 елда Сәнәгатьне үстерү фонды аша Татарстан предприятиеләреннән 9 млрд. сумга 36 проект финансланды. Аерым билгеләп үтәм, 2020 елда гына да 2 млрд.сумга якын 7 проект финансланды, шуның 3 займы «Эпидемия авыруларына каршы көрәш» дигән яңа программага туры килә», – дип өстәде Михаил Иванов.
Шуның белән бергә, министр урынбасары Татарстан Республикасын 2022 елда федераль бюджет акчалары исәбеннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның II кварталында игълан ителәчәк 194 номерлы карары нигезендә сайлап алуда катнашырга чакырды.
«Инвестицияләргә ярдәм итүнең барлык мөмкинлекләреннән дә файдалану мөһим: СПИК, СЗПК, Россия Хөкүмәтенең 1704 нче карары. Бу – салым шартларын тотрыклы итү һәм инфраструктурага кертемнәрне субсидияләү. Безнең бурыч – сәнәгатьтә яңа проектларны бу инструментларга максималь рәвештә тоташтыру», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.