Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы Вәкиллегенең Үзбәкстан ССП җитәкчелеге белән очрашуы

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

2021 елның 22 февралендә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле А.А.Әхтәриев Үзбәкстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе А.И.Икрамов белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрнең торышы һәм перспективалары, шулай ук 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның Үзбәкстан Республикасына визиты барышында сөйләшенгән уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышынды.

А.А Әхтәриев һәм А.И.Икрамов Татарстан Республикасы делегациясенең 2021 елның 5-7 апрель көннәрендә Ташкентта узачак  «Иннопром. Үзбәкстанда зур сәнәгать атнасы» халыкара күргәзмәсендә катнашуы турында сөйләште. Үз чиратында, Сәүдә-сәнәгать палатасы әлеге күргәзмә кысаларында Татарстан һәм үзбәк эшкуарларының бизнес-очрашуын үткәрүдә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Очрашу дустанә һәм конструктив шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International