Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2020 елның 14 декабреннән башлап мотор ягулыгы сыйфатында транспорт чараларын куллану өчен транспорт чараларын җиһазлау эшен башкаручы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга, яңадан җиһазлый торган затларга күрсәтелгән эшләргә ташламалар бирү сәбәпле, алынмаган табышларны каплау максатларында, Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү турында гаризалар кабул итүнең тәмамлануы турында хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре кысаларында Чаллы «Хортум» ФҖП ҖЧҖ заводында булды.
Альберт Кәримов визит барышында җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты, шулай ук яңа заманча җиһазлар белән җиһазландырылган җитештерү линиясен дә карады.
Сильфонлы компенсатор – корыч торбаүткәргеч системалар һәм газ юллары күләмен үзгәртүне куркынычсыз компенсацияләү өчен билгеләнгән торбаүткәргечләрнең хәрәкәтчән ялганышы. Эшләнмәләр сәнәгатьнең төрле тармакларында (энергетика, нефть химиясе, химия) һәм коммуналь өлкәдә киң кулланыла.
«Хортум» заводы директоры Айрат Харисов хәбәр иткәнчә, җитештерелә торган компенсаторлар тулысынча үзебезнең комплект әйберләреннән тора. Ә үз конструкторлык бүлегенең булуы стандарт булмаган ясалыштагы компенсаторларны эшләргә мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов җитештерүнең югары дәрәҗәдә оештырылуы хакында билгеләп үтте һәм яңа юнәлешләрне үзләштерергә тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне COVID-19 инфекциясе таралу хәтәре югары дәрәҗәдә булуга бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануы аркасында башка вакытка күчерелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Россия Президенты Идарәсе тарафыннан срокларны күчерү турында карар кабул ителгән.
Татарстан эшкуарларын 15 декабрьдә Тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында вебинарда катнашырга чакыралар.
Россия Банкы һәм Түләү карталарының илкүләм системасы экспертлары сәүдә компанияләре өчен Тиз түләүләр системасы үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләячәк. Үз тәҗрибәләре белән шулай ук Тиз түләүләр системасын куллана торган банк һәм бизнес вәкилләре дә уртаклашачак.
Семинар-уку Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башлана. Ул Россия Банкының YouTube каналында һәм Facebook битендә трансляцияләнәчәк. Сорау бирү өчен теркәлергә кирәк.
8 декабрьдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашында, шулай ук Дәүләт Думасының фармацевтика һәм медицина сәнәгате биотехнологияләрен үстерү буенча эксперт советы, Югары технологияле медицина үсеше һәм сәнәгать предприятиеләрендә сәламәтлек саклау буенча алдынгы тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча комитет ярдәмендә Оборона предприятиеләренә ярдәм итү лигасы комиссиясе утырышы булды.
Дәүләт Думасының Оборона-сәнәгать комплексы буенча комиссиясе рәисе, Оборона предприятиеләренә ярдәм итү лигасы президенты Владимир Гутенев үз чыгышында Владимир Путинның «Оборона-сәнәгать комплексы эшчәнлегенең өстенлекләреннән берсе – алдынгы медицина техникасы һәм медицина әйберләре җитештерү» дип берничә тапкыр билгеләп үтүенә игътибар итте. СоюзМаш һәм Оборона предприятиеләре лигасы составына керүче сәнәгать предприятиеләре пандемия чорында диверсификация шартларында югары нәтиҗәлелек булуын күрсәткән.
Владимир Гутенев искәртеп узганча, Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә, кешеләр күпләп була торган урыннарда һәркем өчен мөмкин булган дефибрилляция программасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән закон проекты инициативасы бар. Бүгенге көндә әлеге закон чыгару тәкъдиме меңләгән кеше гомерен саклап калу буенча үз вакытында һәм мөһим социаль аспект булып кына калмый, ә сизелерлек икътисадый нәтиҗәгә дә ия.
РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Виктор Фисенко үз чыгышында ассызыклаганча, илебез сәнәгатендә, шул исәптән дәүләт корпорацияләре арсеналында югары технологияле медицина җиһазлары бар, ул коронавирус йогышын гына түгел, онкология авыруларын да тиешле дәрәҗәдә диагностикалау һәм дәваларга мөмкинлек бирә.
Фармацевтика һәм медицина сәнәгатенең биотехнологияләрен үстерү буенча эксперт советы рәисе, Россия Федерациясе сәнәгать министрының беренче урынбасары Сергей Цыб пандемия шартларында сәнәгать предприятиеләренә дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.
«Оборона предприятиеләренә ярдәм итү лигасы» ассоциациясе бюросы әгъзасы, сәнәгать предприятиеләрендә югары технологияле медицина үсеше һәм сәламәтлек саклауның алдынгы практикаларын гамәлгә кертү комитеты рәисе, Коми Республикасы башлыгы Владимир Уйба медицина җиһазларын тизләтелгән теркәү Төньяк икътисад районында, аерым алганда Коми Республикасында сәламәтлек саклау үсешенә яңа импульс бирде, дип ассызыклады.
Утырышта катнашучы ОСК буенча комиссия әгъзасы, Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко докладларда тәкъдим ителгән медицина җиһазларына югары бәя бирде. Ул ассызыклаганча, хәзер үк инде сәнәгать өчен булачак заказлар формалаштыруга ориентлашырга кирәк.
Геннадий Онищенко сүзләрен раслап, табиб-кардиохирург, югары технологияләр медицинасын үстерү дәүләт программасы җитәкчесе, РФА академигы Ренат Акчурин чыгыш ясады, ул коронавирус йогышын нәтиҗәле дәвалау өчен инновацияле комплекс эшләү турында сөйләде. Әлеге проектны гамәлгә ашыру барышында, илебезнең технологик ноу-хау кулланып, тулысынча Россия җиһазлары булдыру планлаштырыла.
Утырыш барышында алдынгы оборона предприятиеләре вәкилләре үзләренең инновацияле медицина продукциясен, аерым алганда, транспортта биоиминлек аспектына аерым игътибар бирде: проектны Россия СоюзМаш бюросы әгъзасы, Транспорт-машина төзелеше комитеты рәисе, «Трансмашхолдинг»АҖ генераль директоры Кирилл Липа тәкъдим итте.
Дәүләт Думасының оборона-сәнәгать комплексы буенча комиссиясе эше тәмамланганнан соң, Владимир Гутенев утырышта катнашучыларга һәм экспертларга кыска вакыт эчендә РФ Хөкүмәте икътисадның реаль секторына күрсәткән ярдәм чараларын саклауның максатчанлыгына бәя бирергә, яңа механизмнар буенча тәкъдимнәр кертергә тәкъдим итте.
Бүген Корстонда «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацияле идея» XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Ел саен катнашучылар саны арта бара. Шул ук вакытта ТР хисабына гына түгел, Россиянең төрле төбәкләре, шулай ук чит илләр хисабына да. Катнашучыларның киң географиясе Татарстанга иң яхшы проектларны һәм аларны булдыручыларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. ТР Президенты катлаулы чорда конкурс партнерлары булып чыгыш ясаган һәм катнашучыларга стипендия ярдәме күрсәткән компанияләргә аерым рәхмәт белдерде. Болар – АкБарсБанк, Татнефтехиминвестхолдинг, Связьинвестнефтехим, Химград, Татнефть һәм ИТ-парк. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов конкурс призерларын бүләкләде.
Шулай ук чара кысаларында Альберт Кәримов Чуваш Республикасы сәнәгать һәм энергетика министры Евгений Герасимов белән очрашты һәм ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцын рәислегендә ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм МедиаТЭК 2020 конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган Бөтенроссия чарасын оештыру буенча Россия төбәкләре белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында Бөтенроссия чарасына әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Бөтенроссия чарасы 2020 елның 23 декабрендә, Россиянең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге буенча 2020 елга йомгак ясауга һәм энергетика тармагы эшен яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләүгә багышланачак. Чараның онлайн трансляциясе «Россия сегодня» МА мәгълүмат агентлыгы сайтында үткәреләчәк.
Программада шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының VI Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне, «МедиаТЭК» төбәк администрацияләре һәм ТЭК компанияләре матбугат хезмәтләрен һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеген яктыртуда катнашучы журналистларны бүләкләү булачак.
Матбугат конференциясендә катнашучыларга сорауларны электрон формадан файдаланып җибәрергә мөмкин, ул http://pressmia.ru/pressclub сайтында Бөтенроссия чарасы битендә 15 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр урнаштырылачак.
POZIS компаниясенең 75 артык хезмәткәре («НПК «Техмаш» АҖ идарәче оешмасы – Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе контурына керә) традицион донор акциясендә катнашкан.
Донор көннәрен предприятие 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге белгечләре (РҮК) белән бергә уздыра. Шушы елларда завод коллективы хәйрия акциясендә актив катнаша.
POZIS хезмәткәрләре, эштән китмичә, донор була алган: предприятие территориясендә кан алу үзәк сәламәтлек саклау пункты базасында башкарылган. Завод хезмәткәрләре ярдәме белән кан банкы 34 литрдан артык кан белән тулыландырылган.
Донорлар арасында чиктән тыш ашыгыч хәлләрдә табуы авыр булган тискәре резус-факторлы 3 кеше дә табылган.
Чара Россия машина төзүчеләр берлеге эгидасы белән узган, ул канның массакүләм ирекле донорлыгын үстерү программасын хуплаучы булып тора.
8 декабрьдә Казан дәүләт энергетика университетында Татарстанда беренче «Кайнау ноктасы» ачылган.
«Кайнау ноктасы» проект офислары челтәре – ул Стратегик инициативалар агентлыгының илкүләм технологик инициативаның төп бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән федераль проекты. Әлеге киңлекләр галимнәр, бизнесменнар һәм технологик эшкуарлар, дәүләт хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар һәм һөнәри берләшмәләр әгъзалары һәм студентлар өчен билгеләнгән.
Казанда проект узган елның маенда – IT-паркта старт алган. Ә хәзер КДЭУда Татарстанда беренче университет «Кайнау ноктасы» эшли башлаган. Тантаналы ачылыш 8 декабрьдә гибрид форматта – онлайн-катнашучылар катнашында узды.
Россия Федерациясе Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле, СИАның «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Дмитрий Песков бу чарага онлайн-форматта кушылды. Ул Татарстанда беренче университет «Кайнау ноктасы»ның нәкъ менә КДЭУда ачылуын уңай бәяләде.
КДЭУның «Кайнау ноктасы» лидеры-кураторы, югары уку йортының үсеш һәм тышкы багланышлар департаменты директоры Эмиль Шәмсетдинов университет «Кайнау ноктасы»ның көн тәртибенә берничә стратегик юнәлеш – төбәкләр үсеше, илкүләм технологик инициатива, яшь профессионаллар, икътисад һәм эшкуарлык, талантлар һәм киләчәк мәгарифе керә, дип билгеләп үтте.
Чарада катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев та сәламләде.
Любовь Кириенко һәм Эмиль Шәмсетдинов, чарада катнашучыларның алкышлары астында, якларның алга таба хезмәттәшлеге белән, университет «Кайнау ноктасы»н ачу турында рәсми килешүгә кул куйды.
Чарада катнашучылар эшлекле программа кысаларында эшне дәвам иттеләр. Эмиль Шәмсетдинов «Циркуляр икътисад – территорияләрнең тотрыклы үсеше проблемасына яңача якын килү» пленар дискуссиясенең модераторы булды.
9 декабрьдә Мәскәүдә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы узачак. Форумны «Россия экспорт үзәге» АҖ оештыра. 2020 елда форумның төп темасы: «Яңа унъеллык чакырулары».
Форум 2012 елдан бирле үткәрелә һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында экспорттагы көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышуда төп мәйданчык статусына ия булды.
Быел форум онлайн режимда узачак. Төп спикерлар реаль вакыт режимында ВКС буенча, шул исәптән Стратегик инициативалар агентлыгының, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм ТЭҮ чит ил вәкиллекләренең «Кайнау нокталарыннан» тоташтырылачак.
Форумның эш программасына 6 тематик түгәрәк өстәл, пленар сессия һәм Халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә «Ел экспортеры» бөтенроссия премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кертелгән.
Форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук Россия һәм халыкара экспертлары белән экспортерларның актуаль проблемалары буенча фикер алышу булачак. Форумда катнашучыларга экспорт эшчәнлеген үстерү өчен яңа бизнес-чишелешләр, шулай ук «Бер тәрәзә» мәгълүмат системасы тәкъдим ителәчәк. Форум мәйданчыгында экспорт эшчәнлеген оештыру һәм чит илләрдә потенциаль сатып алучыларны эзләү буенча мастер-класслар оештырылачак.
Форумда Россия һәм чит ил компанияләре җитәкчеләре, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, Россия банклары, экспортка ярдәм итүнең төбәк үзәкләре, профильле ассоциацияләр һәм берләшмәләр, эшлекле ММЧ һәм әйдәп баручы экспертлар катнашачак.
Утырышларның турыдан-туры трансляциясен Форумның рәсми сайтында карарга була: forum.exportcenter.ru.