Рөстәм Миңнеханов Кытайның Complant компаниясе җитәкчелеге белән онлайн-очрашу уздырды

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Complant (Кытай) компаниясе җитәкчелеге белән онлайн-очрашу уздырды. Очрашуда Премьер - министр урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Complant – транспорт, электроэнергетика, экология, металлургия, сәнәгатьнең төрле төрләре буенча дөньяның төрле илләрендә үзенең подрядчы проектлары белән танылган эре Кытай корпорациясе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика Кытай белән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә, алар Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

«Татарстан КХР партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда безнең элемтәләр аеруча интенсив булды. Республикада Хайер, Вейчай, Хуавей, ДиДи, Сычуань Голден Элефант һәм башка эре компанияләр белән берничә уртак икътисадый проект гамәлгә ашырыла», - дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика Complant белән, шул исәптән экология өлкәсендә дә, хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Перспектив проектларның берсе – Идел елгасы бассейнын сәламәтләндерү. Шулай ук планнарда – каты калдыкларны эшкәртү һәм электр энергиясе эшләп чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек, явым-төшемнәр өлкәсендә, агып чыгучы суларны чистарту буенча эш. «Безнең өчен әлеге мәсьәләләр бик актуаль, без барлык бу юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек итәргә әзер», - дип өстәде ТР Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International