ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында «Һөнәре буенча иң яхшысы» дигән традицион завод конкурсына йомгак ясалган. Мактаулы исем өчен 30 катнашучы көрәшкән, аларның эшен 21 эксперт бәяләгән.

Конкурс алты компетенция буенча үткәрелгән: «Авиация техникасы эшләнмәләрен җитештереп җыю», «Хезмәт сагы», «Инженер-технолог», «Очу аппаратларының электр җиһазларын монтажлау», «Төркемле производство», «Электромонтаж».

Тәкъдим ителгән компетенцияләрнең иң яше – «Хезмәт сагы». Анда үз бүлекчәләрендә хезмәтне саклау өчен җавап бирүче инженер-техник хезмәткәрләр катнашкан.

Һөнәри осталык конкурсында катнашу – ул һөнәри күнекмәләрне камилләштерү генә түгел, ә хезмәттә алга бару мөмкинлеге дә. Призлы урын алучыга чираттагы квалификация разряды автомат рәвештә бирелә, әгәр тиешле вакантлы штат берәмлеге булса. Әгәр андыйлар юк икән, «Һөнәре буенча иң яхшысы» исеменә ия булган кеше вазыйфада үстерүгә беренче дәгъвачы була.

Конкурс нәтиҗәләре буенча экспертларның югары бәясен Илмир Гыймадиев («Авиация техникасы эшләнмәләрен җитештереп җыю»), Илья Петров («Электромонтаж»), Александр Еремин («Хезмәт сагы»), Дмитрий Сычев («Очу аппаратларының электр җиһазларын монтажлау») алган. «Төркемле производство» компетенциясендә Андрей Лаврентьев, Сергей Скотнов, Владимир Григорьев, Сергей Егоров командасы җиңү яулаган. «Инженер-технолог» компетенциясендә Сергей Нестеров, Мария Ефимова, Алла Графская составындагы команда иң яхшысы дип табылган. Җиңүчеләргә дипломнарны Казан вертолет заводының идарәче директоры Алексей Белых тапшырган.   


1
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2020 елның 29 декабрендә Үзбәкстан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге инициативасы белән Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның очрашуы узды, анда Узбәкстанда Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлап чыгучыларның Республика иҗтимагый берләшмәсе эшенә йомгак ясалды.

Чарада Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелегенең киңәшче-илчесе Вадим Митрофанов, Үзбәкстан Республикасында Росотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Михаил Вождаев, Үзбәкстанның Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның Республика иҗтимагый берләшмәсе рәисе Сайёра Ходждаева, Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы илчелеге вәкилләре, Үзбәкстандагы Татарстан Республикасы вәкиллеге, Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның республика берләшмәсе идарәсе әгъзалары, рус, татар, башкорт һәм Кырым-татар милли-мәдәни үзәкләре рәисләре һәм активистлары, иҗади һәм фәнни интеллигенция, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Сайёра Ходждаева Үзбәкстан Республикасындагы Россотрудничество хезмәттәшлеге вәкиллегенә берләшмәнең эшчәнлегенә һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, узган елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар турында сөйләде, катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләде.

Кичәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Вадим Митрофанов һәм Михаил Вождаев мөрәҗәгать итте, мондый очрашулар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Шуның аркасында җәмәгатьчелек вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чараларының очрашу, аралашу һәм узып барган ел нәтиҗәләре турында фикер алышу мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтелде.

Кичә ахырында истәлекле бүләкләр, дипломнар, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, «Согдиана» дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Фирүзә Габдерахимова, «Россия Сегодня» һәм «Sputnik» халыкара мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Рәмиз Бәхтияров Россотрудничество дипломнары белән бүләкләнде.

Үзбәкстанда Россотрудничество вәкиллеге грамоталары белән Үзбәкстанның Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның Республика иҗтимагый берләшмәсе башкарма директоры Махбула Мамадалиева, Үзбәкстанның Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның Республика иҗтимагый берләшмәсе идарәсе әгъзалары Рәхимҗан Солтанов һәм Равшан Назаров, Үзбәкстан Республикасында «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалының корреспондент пункты махсус хәбәрчесе Сәрвиназ Кәримова бүләкләнде.

Михаил Вождаев рус, татар, башкорт һәм Кырым-татар мәдәни үзәкләре активистларын котлады һәм мәдәни һәм рухи элемтәләрне саклап калуга һәм үстерүгә, Россия белән Үзбәкстан халыкларының тынычлыгын, дуслыгын һәм татулыгын ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Аннары кичә кунаклары аралаша һәм Яңа ел котлаулары белән алмаша алды.

Кичә ахырында катнашучылар оештыручыларга матур бәйрәм өчен һәм формаль булмаган аралашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр.

Чара Ташкентта ТНВ-Планета корпункты ярдәмендә яктыртылды.


31
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре якыннары һәм туганнары белән аралашу шатлыгының якты минутларын һәм бәхет алып килә, берләштерә, яхшы кәеф һәм якты өметләр белән тулыландыра. Курантларның көчле сугышын көткәндә, без киләсе елга иң яхшыга ышанабыз.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов коллективка яңа министрны тәкъдим итте. Ул-Министрлыкның машина төзелеше комплексын үстерү бүлеге башлыгы Иван Колчин.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов 2020 елда яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча эш йомгаклары турында эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре һәм сәүдә-ваклап сату челтәрләре җитәкчеләре катнашты.

– «Билгесезлек шартларында сыгылмалы булу сәнәгатьнең төрле тармак предприятиеләрен кирәкле продукция чыгаруга тиз һәм нәтиҗәле итеп үзгәртү мөмкинлеген бирде», – диде ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы үз чыгышында. – Бүген барлык сәнәгать предприятиеләре, сәүдә челтәрләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм башка ведомстволарның бик зур команда эше башкарылды, бу халыкны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү генә түгел, ә беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларына кытлыкны булдырмаска да мөмкинлек бирде. Бу эш бүген дә дәвам итә».

Татарстан Республикасында тукылмаган материал җитештерү буенча ике предприятие – «Полиматиз» АҖ һәм «Эластик» ҖЧҖ урнашкан. Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, предприятиеләр медицина эшләнмәләре өчен тукылмаган материал җитештерү күләмен 2,5 тапкырга диярлек 1400 тоннага кадәр арттырды. Аларның тырышлыгы һәм җитештерүне диверсификацияләү нәтиҗәсендә без Татарстан Республикасында шәхси саклану чараларын җитештерүчеләрне кирәкле материал белән тәэмин итә, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә җитештерүчеләргә ярдәм итә алдык.

Республикада бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, ресираторлар һәм вируслы авырулар белән зарарлануны булдырмау өчен җиһазлар җитештерү производствосы юк иде.

Бүгенге көндә предприятиеләр тарафыннан 60 миллионнан артык бер тапкыр кулланыла торган битлек җитештерелгән.

«КАМАЗ» ГАҖ һәм «ФармМедПолис Республики Татарстан» ҖЧҖдә 3 класслы ресираторлар җитештерү эшчәнлеге оештырылган.

Тегү цехлары булган җиңел сәнәгать һәм башка тармак предприятиеләре тарафыннан тукыма гигиена битлекләрен җитештерү буенча оператив эш оештырылган. Көненә, җыеп исәпләгәндә, 310 мең эшләнмә чыгарыла. Әлеге эшкә барлыгы 80нән артык предприятие җәлеп ителгән. Шулай ук әлеге предприятиеләр тарафыннан кыска вакыт эчендә республиканың дәвалау-профилактика оешмаларын тәэмин итү өчен билгеләнгән көненә 20 мең комплектка кадәр бер тапкыр кулланыла торган саклагыч кием-салым чыгару эше дә оештырылган.

Дезинфекция чаралары, гигиена гельләре, спрей, сыеклык һәм лосьоннар җитештерүче предприятиеләр саны 3 тапкырга диярлек арткан, бүгенге көндә республикада 17 предприятие бар. «Аромат» АҖ предприятиесе антисептиклар җитештерү күләмен 17 тапкыр арттырган.

«НТЦ А2И» ҖЧҖ апрель аенда COVID-19 вирусы йоктырган пациентларны транспортлау өчен Россия өчен уникаль булган саклау бокслары җитештерүне оештырган.

«Эвотек Мирай Геномикс» ҖЧҖ инновацион Россия-Япония компаниясе COVID-19 экспресс-диагностикасының эксклюзив технологиясе булган портатив мини-лабораторияләр җитештерү проектын тормышка ашырган.

Бүгенге көндә Татарстанда һаваны зарарсызландыру өчен рециркуляторлар җитештерү эше җайга салынган, ул «Татэлектромаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ААҖ һәм «ПОЗиС» АҖ предприятиеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла. Айлык җитештерүчәнлек якынча 10 мең берәмлек тәшкил итә.

Составына Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары кергән социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә ваклап сату бәяләрен мониторинглау мәсьәләсе буенча даими эш алып барыла, шул исәптән республиканың эре федераль һәм региональ челтәрләрендә, шулай ук барлык муниципаль берәмлекләрдә «У дома» кибетләрендәге бәяләргә ясалган мониторинг анализлана.

Киләсе елга төп бурычлар – шәхси саклану чараларын һәм алар өчен чималны сәнәгый җитештерүнең ирешелгән темпын саклап калу, базар вәзгыятендәге үзгәрешләргә тиз арада җавап бирергә әзер булу, халык, медицина һәм эшчәнлекнең башка өлкәләре өчен җитештерелә торган продукция күләмен арттыру, беренче чиратта социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләрне тотрыклыландыру, хезмәт ресурсларын яңадан җитештерү системасын үстерү, кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү.

Очрашу ахырында Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 24 декабрендә «Казан энергетика көллияте» ДАҺБУ базасында энергетика хакатоны узган.

Хакатон Идел буе федераль округында Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм фонды ярдәме ярдәмендә «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Казан энергетика көллияте» ДАҺБУ тарафыннан уздырылган.

Хакатон 2 этапта үткәрелгән. 7 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр узган читтән торып үткәрелгән этапта Казан энергетика көллияте, 5 нче лицей, Казан шәһәре Идел буе районының 42 нче урта мәктәбе, М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназия, 75 нче гимназия студентлары һәм укучылары катнашындагы 100 кешедән 38 проект тәкъдим ителгән. Финалга 10 команда үткән. 8 декабрьдә катнашучылар өчен проектлар язу буенча консультация уздырылган.

24 декабрьдә көндезге этап узган, анда командалар үзләренең визиткаларын, өй биремнәрен күрсәткән, шулай ук «Эрудит» интеллектуаль викторинасы да үткәрелгән. Катнашучылар энергетика тармагының эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар әзерләгән. Алар үз проектларын агитбригада, квн, видеороликлар, презентацияләр һәм макетлар стилендәге иҗади номерлар рәвешендә күрсәткән. Командаларны жюри әгъзалары – энергетика предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәм ТР Электр энергетикасы һөнәр берлеге вәкилләре бәяләгән.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары М.Ф. Миңнебаев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәүче киңәшчесе Д.Р. Гыйльмиев, «КДЭУ» ФДБМУ Өзлексез белем бирү департаменты директоры В.И. Ильин, «КЭК» ДАҺБУ директоры А.И.Хәбибуллин һ.б. катнашкан.

Җиңүчеләр 1, 2 һәм 3 урыннар өчен дипломнар һәм һәр катнашучыга 2500, 2000 һәм 1500 сумлык бүләк сертификатлары белән бүләкләнгән.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Ел җитәкчесе» конкурсы – хезмәт коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә Татарстан икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерүдә яхшы мөмкинлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2020» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемиягә бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне саклый. Республикада масштаблы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, социаль һәм транспорт инфраструктурасы үсә. 

ТР Президенты катлаулы эпидемиологик һәм икътисадый шартларда халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калган һәм күпләп эштән китүгә юл куймаган, шулай ук үз хезмәткәрләренә карата сакчыл карау нәтиҗәсендә предприятиеләрдә авыруның эре нокталарыннан котылып кала алган предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Үз чыгышында Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, конкурста катнашу өчен икътисадның төрле тармакларындагы 120 предприятие һәм оешма җитәкчесе тәкъдим ителгән. Конкурсның номинантлары – 2020 елда предприятие күрсәткечләренең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 82 җитәкче. 

Минтимер Шәймиев, үз чиратында, катлаулы елларда хәзерге Татарстан икътисадын торгызганда республиканың төрле предприятиеләрен һәм оешмаларын җитәкләгән җитәкчеләрне билгеләп үтте.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Казан Экспо» коммерциясез автоном оешмасының Күзәтчелек советы утырышы узды.

Утырыш эшендә Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм «Казан Экспо» АКБ генераль директоры Роберт Миңнегалиев катнашты.

Очрашуда катнашучылар финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында фикер алышты, киләчәк үсешнең өстенлекле юнәлешләрен, шулай ук «Казан Экспо» халыкара инвестиция-венчур фонды территориясендә уздыруга планлаштырылган яңа проектлар идеяләрен билгеләде.

«Технотрон» җитештерү сәүдә-финанс компаниясе» АҖ Чаллыда КАМАЗ, газ һәм йөк автомобильләре өчен интерьер, экстерьер һәм автокомпонентлар детальләре җитештерә башлаган.

Сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы кредитлар җәлеп итеп, предприятие К5 сериясе Камазының яңа йөк автомобильләре экстерьеры һәм интерьеры детальләрен җитештерүне җайга салган.

Бүгенге көндә, компания мәгълүматларына караганда, кабиналарны җыю вакытында чит ил җитештерүчеләренең бамперлары һәм панельләре кулланыла. Яңа производствоны эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә импорт өлеше кимиячәк.

Компания шулай ук мондый автокомпонентлар җитештерүне киңәйткән һәм үзләштергән дә. Җитештерү куәте елына 15 меңнән артык деталь тәшкил итә.

Элегрәк Сәнәгатьне үстерү фонды предприятиегә «Комплектлау әйберләре» программасы буенча 272 млн сумлык ике ташламалы кредит биргән булган, ул беренче өч елда 1% һәм калган займ вакытына 5% тәшкил итә. Яңа производстволар булдыруга инвестицияләрнең гомуми күләме 400 млн сумнан артып киткән.

Сәнәгатьне үстерү фонды акчалары заманча җиһазлар сатып алуга киткән.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында «МедиаТЭК» Бөтенроссия чарасы кысаларында 2020 елда ТЭК эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2021 елга бурычлар билгеләү буенча матбугат конференциясе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиев, «Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары – техник директоры Илшат Галимҗанов, генераль директор урынбасары – «Татнефть» ГАҖнең Казан шәһәрендәге департаменты директоры Дамир Мөхәммәтшин, «СО ЕЭС» АҖ филиалы директоры Андрей Большаков, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге» ДАУ директоры Марат Әхмәров, Казан дәүләт энергетика университетының Үсеш һәм тышкы багланышларны үстерү департаменты директоры Эмил Шәмсетдинов, шулай ук энергетика тармагы компанияләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Альберт Кәримов матбугат конференциясендә 2020 елда ягулык-энергетика комплексы эшенең төп нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде.

Быел, бүленгән генерация объектларын исәпкә алып, республикада 23 672 млн. кВт/сәг күләмендә эшләнелгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 18% кимрәк. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында электр энергиясен куллану 28 961 млн. кВт/сәг дәрәҗәсендә көтелә (2019 елда – 30 590 млн.кВт/сәг).

Республикада яңартыла торган энергия чыганакларын кулланып, , аерым алганда, җил энергиясе нигезендә альтернатив энергетиканы үстерүгә зур игътибар бирелә.

«Энел Россия» ГАҖ белән яңартыла торган энергия чыганакларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган, «НоваВинд» АҖ, «Энел Россия» ГАҖ белән җил электростанцияләрен төзү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыруга әзерлек буенча юл картасы имзаланган.

«Ветропарки ФРВ» ҖЧҖ һәм «Новавинд» АҖ компанияләре Татарстан Республикасының Чистай районындагы мәйданчыкларга карата кызыксыну белдергән. «Новавинд» АҖ җил электростанциясен урнаштыру буенча потенциаль мәйданчыклардан файдалану мәсьәләләрен тикшерә.

Электр челтәре хуҗалыгы объектларын төзү буенча эшләр дәвам итә. 2020 елның августында «Сетевая компания» АҖнең Буа электр челтәрләре филиалында Югары Осланның 110 кВ подстанциясен файдалануга тапшыру һәм Югары Ослан район электр челтәренең яңа җитештерү базасын ачу тантанасы булган иде. Түбән Кама электр челтәрләре филиалында Актаныш район электр челтәренең яңа җитештерү базасы ачылды.

2020 елның 24 августында Зеленодольск шәһәрендә ТАССР оешуның 100 еллыгы исемендәге 220 кВ подстанциясе реконструкцияләүдән соң тантаналы рәвештә файдалануга тапшырылды.

Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү үсешенең төп юнәлешләре 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясендә билгеләнгән.

2020 ел нәтиҗәләре буенча 32 млн.тоннадан артык нефть чыгару көтелә, бу 2019 елга караганда 10,8% кимрәк. Шул ук вакытта «Татнефть» 25,7 млн тонна нефть чыгаруны фаразлый. Кече компанияләр 2020 елда 6,9 млн тонна нефть чыгарыр дип көтелә. 2020 елда эшкәртелмәгән нефть чыгару буенча төяп җибәрү күләме 569,8 млрд. сум дәрәҗәсендә көтелә.

Татарстан Республикасының нефть эшкәртү заводларында 2020 ел нәтиҗәләре буенча 18,6 млн.тонна углеводород чималын эшкәртү көтелә, бу алдагы ел дәрәҗәсендә. 2020 елда тармак предприятиеләре тарафыннан 529,4 млрд. сумлык продукция төяп җибәрү көтелә.

2020 елның декабрендә «ТАНЕКО» комплексында урта дистиллятларны гидрочистарту җайланмасы файдалануга тапшырылган.

«ТАНЕКО» АҖдә 2021 елда дизель ягулыгын изодепарафонизацияләү җайланмасын, водород җитештерүне, гудроннар гидроконверсиясенең сынау-сәнәгый җайланмасын һәм газ фракцияләүче җайланманы файдалануга тапшыру планлаштырыла.

2020 елда «ТАИФ-НК» АҖдә КГПТО комплекслы сынау төгәлләнәчәк, 2021 елда комплексның проект егәрлегенә чыгу планлаштырыла.

Ягулык-энергетика комплексының барлык тармаклары өчен уртак эш юнәлешләре арасында Альберт Кәримов эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертүне атады.

Чара кысаларында VI Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат хезмәтләре һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләренең вәкилләрен бүләкләделәр. Шулай ук Татарстан Республикасында ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеген яктыртуда катнашучы журналистлар да бүләкләнде.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тапшырды. Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Ил өчен яңа энергия һәм ягулык-энергетика комплексын үстерү» номинациясендә «Реальное время» интернет-газетасы иң яхшысы дип табылган. «МедиаТЭК-2020» Экспертлар советының махсус бүләге «Энергиягә сакчыл караш тәрбияләү буенча балалар арасында күп еллар эшләгән өчен» – «Татэнергосбыт» АҖ оешмасына, ә башкаланың үзендә «Иң яхшы корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары» конкурсы номинациясендә «Татнефть» ГАҖнең «Нефтяные вести» газетасы бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International