Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «СиЭнЭйч Индастриал Руссия» ҖЧҖ генераль директоры Фабрицио Чеполлина белән очрашты.
Компания – күп еллык сәнәгать тәҗрибәсе, тәкъдим ителә торган продукциясенең киң ассортименты булган һәм җиһазлар җитештерү өлкәсендә халыкара танылган дөньякүләм лидер. CNH Industrial Россиядәге тарихы 1907 елда башлана. Бүген компания авыл хуҗалыгы җиһазларын, коммерция транспортын һәм төзелеш-юл техникасын сату сегментларында ныклы позицияләрне били.
Сөйләшүләр барышында «СиЭнЭйч Индастриал Руссия» ҖЧҖ махсус инвестиция контрактының агымдагы һәм перспектив проектлары турында фикер алыштылар.
Әлеге проект кысаларында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге тракторларны, Россия Федерациясендә New Holland һәм Case IH маркалы тракторлар өчен комплект җайланмалар җитештерүне җайга салу, производствоны локальләштерү, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендәге җитештерү мәйданчыгында җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын Россия базарына чыгару планлаштырыла.
Очрашу ахырында яклар машина төзелеше комплексын комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән уртак проектларны алга таба ныгытуга мәнфәгатьле булулары турында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Ассоциация утырышы Казанда югары технологияләр өлкәсендә ИТ-парк мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасына ике көнлек визит белән Гыйрак Республикасы делегациясе килде, ул нефть министры Ихсан Әбдел Җәббар Исмәгыйль җитәкчелегендәге иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Marubeni Корпорэйшн» компаниясенең БДБ буенча баш региональ операция директоры Наотако Минезаки һәм аның ярдәмчесе Екатерина Тюрленева белән очрашты.
Эшлекле очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм «Marubeni Корпорэйшн» япон компаниясе арасында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы белән Япония хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре арасында медицина, нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү өлкәләре, төзелеш тармагы бар.
Республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары арасында «Иида Сангё» компаниясен дә билгеләп үтәргә мөмкин, ул «Литтл Токио» коттедж бистәсендә йортлар төзү проектының II чиратын гамәлгә ашыра.
Очрашу ахырында яклар ике яклы хезмәттәшлекне дәвам иттерү һәм тирәнәйтү турында килеште.
Бүген «Универсаль токарь станокларында эшләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионаты финалы кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге җитәкчелеге «Ж.Я.Котин исемендәге машина төзелеше академиясе» ДБҺБУ базасында ярышлар мәйданчыгына барган.
«Ж.Я.Котин исемендәге машина төзелеше академиясе» ДБҺБУ мәйданчыгында, академия директорының беренче урынбасары Татьяна Ищенко һәм Академия директорының тәрбия эшләре һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Александр Гудков белән берлектә, ярыш мәйданчыклары, академиянең укыту-җитештерү факультеты, шулай ук оешманың матди-техник базасы белән таныштырганнар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасыннан эксперт А.П. Рыков белән дә очрашкан. Очрашу барышында ул, оештыручылар катнашучыларга кирәкле ярдәмне күрсәтә, ярышларны уздыру өчен уңайлы шартлар тудыра, дип билгеләп узган.
Очрашу ахырында Ж.Я. Котин исемендәге машина төзелеше академиясе җитәкчелеге һәм Казан политехника көллиятенең сайлап алу ярышларын оештыручылар алдынгы мәйданчыкларны карап чыккан һәм тәҗрибә уртаклашкан.
«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы һәм «Сәнәгать предприятиеләренең конкурентлылык сәләтен үстерү факторы буларак цифрлаштыру («КВЗ» АҖ мисалында)» темасына түгәрәк өстәл утырышы узган. Чарада шулай ук РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашкан.
Кунаклар өчен предприятиенең төп җитештерү цехлары һәм товар-матди кыйммәтләренең үзәк склады буенча экскурсия оештырылган. Чарада катнашучыларга КВЗда цифрлы трансформация: электрон конструкторлык документлары белән эшләү, комплектлау әйберләре хәрәкәтен оештыру һәм вертолет техникасына сатылганнан соң хезмәт күрсәтү турында сөйләгәннәр.
2020 елның сентябрендә HeliRussia Халыкара күргәзмәсендә Россия һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) Ансат вертолет тибындагы сертификатка төп үзгәрешне хуплаган. Документ кәгазь документларны интерактивка алыштырырга мөмкинлек бирә. Бу Ансат конструкциясенә үзгәрешләр кертүне тизләтә, шулай ук вертолетларга сервис хезмәте күрсәтүне һәм ремонтлауны гадиләштерә.
Кунакларга шулай ук Ансат, Ми-38, Ми-8/17 вертолетларын җыю эше күрсәтелгән. Ансат вертолетының санитар версиясе өчен медмодуль тәкъдим ителгән. Үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты белән җиһазландырылган Ансат медицина вертолетлары бөтен Россия буенча COVID-19га каршы көрәштә актив катнаша.
«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы Төрекмәнстанга беренче Ансат вертолетын, шулай ук күпмаксатлы авыр Ми-17-1В санитар очкычын җиткергән. Ике машина да зыян күрүчеләрне һәм авыручы пациентларны медэвакуацияләү өчен яңа Тәне пешкән сырхауларны халыкара дәвалау үзәгендә файдаланылачак.
Ансат һәм Ми-17-1В вертолетын китерүгә килешү Казан вертолет заводы белән «Туркменховаеллары» агентлыгы арасында 2020 елның 31 мартында имзаланган булган. Контракт нигезендә, ике вертолет та Төрекмәнстанга борттагы медмодульләр һәм медицина җиһазлары белән универсаль вариантта китерелә, өстәмә рәвештә янгынга каршы җыелмалар каралган. Машиналарның салоннары кондиционер белән җиһазландырылган.
Ми-17-1В вертолетында очышларның ераклыгын арттыру өчен өстәмә ягулык баклары урнаштырылган. Шулай ук очкыч СЛГ-300 борт угы, очкычны утырту өчен эзләтү фарасы һәм зур габаритлы йөк ташу өчен 4 тоннага исәпләнгән тышкы элмәк белән җиһазландырылган.
«Туркменховаеллары» агентлыгы белән килешү кысаларында КВЗның авиациягә укыту үзәгендә 30 очучы һәм эксплуатацияләүче оешманың инженер-техник составы белгечләре өйрәнүләр узган. Программа теоретик һәм практик әзерлекне, шул исәптән Ансат вертолетының яңа тренажерында дәресләр уздыруны үз эченә алган. Курсантлар укуларын уңышлы тәмамлаган һәм сертификатлар алган.
Казан вертолет заводының Төрекмәнстан белән күп еллык хезмәттәшлек тарихы бар. 2009 елдан алып 2015 елга кадәр бу илгә КВЗ тарафыннан җитештерелгән 11 вертолет кайтартылган.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин бүген «УрИц» ҖЧҖ Чиләбе предприятиесе җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы предприятиеләре вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
Урал инжиниринг үзәге Россиядә беренчеләрдән булып аутсорсинг яки сервис хезмәте күрсәтүгә нигез салучы, бу сервис бүлекчәләрен предприятие комплексыннан бүлеп чыгару дигән сүз.
Киңәшмәдә «Cheltec» фәнни-җитештерү холдингы («Урал инжиниринг үзәге» ҖЧҖ идарәче компаниясе) президенты Валерий Бодров, техник директор Леонид Шнайдер, куркынычсызлык буенча директор урынбасары Владислав Луганский, проектларның баш инженеры Иван Бухаров, министрның беренче урынбасары Михаил Кнауб җитәкчелегендәге Чиләбе өлкәсе Сәнәгать, технологияләре һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының алдынгы предприятиеләре (шул исәптән «Әлмәт торба заводы» АҖ, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «Татнефть» ГАҖ) вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, аерым алганда, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре өчен «Урал инжиниринг үзәге» ҖЧҖнең технологик һәм җитештерү компетенциясен карау буенча фикер алышты.
POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе - «Техмаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге хезмәттәшлек турында килешү имзалаган.
Кан һәм аның компонентларының массакүләм ирекле донорлыгын үстерү турында килешүгә Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан региональ бүлеге рәисе, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов һәм «ТР ССМ РҮК» ДАССУ баш табибы Рамил Тураев кул куйган.
Әлеге килешүнең максаты – Татарстанда машина төзелеше тармагы хезмәткәрләрен «Кан хезмәте» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында донорлык, хәйрия һәм үзара ярдәм итү идеяләре белән берләштерү.
«ПОЗиС» АҖендә донация күптән инде күркәм традициягә әверелгән. Россия машина төзүчеләр берлеге эгидасында уза торган Донор көннәрен предприятие 2017 елдан бирле оештыра. Бу чорда компания хезмәткәрләре ярдәме белән кан банкы 150 литрдан күбрәк күләмдә тулыландырылган.
Шулай ук визит барышында «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ вәкилләре компаниянең фәнни-җитештерү потенциалы һәм уникаль медицина суыткычы һәм йогышсызландыру продукциясен әзерләү буенча алдынгы технологияләре белән дә танышкан. Түбән һәм югары температураларда кан компонентларын саклау өчен перспектив прибор эшләнмәләре кунакларда зур кызыксыну уяткан.
POZIS компаниясе дәвалау-профилактика учреждениеләрен югары технологияле продукция белән системалы рәвештә тәэмин итә. «ТР ССМ РҮК» ДАССУ медицина техникасының 25% артыгы – POZIS җитештергән җиһазлар.
«Совет рынка» КП ассоциациясе ел саен гарантияле тәэмин итүче статусына ия булган энергия сату компанияләре эшчәнлегенә бәя бирә, аның нәтиҗәләре буенча «Сату компанияләре: күпләп һәм ваклап сату базарларында исәп-хисаплар» рейтингы төзелә.
Рейтингны төзү максаты – электр энергиясен күпләп һәм ваклап сату базарларында исәп-хисапларны бәяләп, иң яхшы гарантияле тәэмин итүчеләрне һәм энергия сату компанияләрен билгеләү.
Әлеге рейтинг ел саен түбәндәге төр сату компанияләре өчен төзелә:
«1 нче дәрәҗә» гарантияле тәэмин итүчеләр рейтингы:
|
Рейтингтагы урыны (ранг) |
Компаниянең исеме |
|
1 |
«Новосибирскэнергосбыт» АҖ |
|
2 |
«Петербургская сбытовая компания» АҖ |
|
3 |
«Татэнергосбыт» АҖ |
|
4 |
«Газпром энергосбыт Тюмень» АҖ |
|
5 |
«Тамбовская энергосбытовая компания» ГАҖ |
* Рейтинг 2020 ел өчен мәгълүматлар нигезендә төзелгән.
«Татэнергосбыт» АҖнең «Совет рынка» КП рейтингында югары урыны компаниянең электр энергиясен гамәлгә ашыру һәм сату өлкәсендә ышанычлы партнер буларак эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тагын бер кат раслый.
«Татэнергосбыт» АҖ – Татарстан Республикасы энергетикасының финанс тотрыклылыгы гаранты. Өзлексез энергия белән тәэмин итү, югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү, барлык кулланучылар өчен максималь уңайлы шартлар тудыру компания эшендә өстенлекле юнәлешләр булып кала бирә.