ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тыл ветераннарын котлады

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Җиңү көне – ата-бабаларыбызның мәңгелеккә истә калачак батырлыклары өчен горурлык хисендә халыкны бердәм иткән иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе.  Ул дәһшәтле елларның вакыйгалары һәр гаиләгә, һәр кешегә кагыла.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Перекресток» һәм «Пятерочка» сәүдә челтәрләре белән берлектә, тыл ветераннарын котлады.

«Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән игелек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!» – диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовның котлау открыткасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International