ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге тарафыннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән, «Эгида+» ҖЧҖ предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча сынау проекты гамәлгә ашырылган.

Сынау проектын гамәлгә ашыру барышында түбәндәге юнәлешләр эшләнгән: 

  • Максатларны декомпозицияләү – предприятие максатларының агачы формалаштырылган; җитәкчеләр эшчәнлегенең төп күрсәткечләре эшләнгән, предприятиенең мәгълүмат үзәге гамәлгә кертелгән.
  • Агымнарны оптимизацияләү – кыйммәтләр булдыру агымына картировка эшләнгән, продукт агымының максатчан торшына ирешү буенча чаралар планы төзелгән һәм тормышка ашырылган. Сырны төргәкләү буенча эталон җитештерү участогы оештырылган һәм эшчәнлеккә анализ кертелгән.
  • Укыту – түбәндәге курслар буенча эшче төркемдә өйрәтүләр уздырылган: сакчыл җитештерү нигезләре, яхшырту проектын гамәлгә ашыру, катировкалау, эшчәнлек анализы, җитештерүдә 5С, стандартлаштырылган эш, SMED һәм ОЕЕ тиз арада көйләп җибәрү.
  • Үзгәрешләр белән идарә итү – коммуникация һәм мотивация планнары эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән, предприятие җитәкчеләре даими рәвештә производство урыннарына чыга башлаган. Яхшырту буенча тәкъдимнәр җиткерү һәм аларны гамәлгә ашыру системасы кертелгән. 

«Эгида+» ҖЧҖ предприятиесендә 3 елга хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына җитештерү һәм мәгълүмат агымнарын/процессларны җәлеп итү планы нигезендә яңа проектлар эшләү бурычы йөкләнгән проект офисы булдырылган. 

Предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проекты куелган бурычларга тулы күләмдә ирешелгән. Проектны уңышлы тормышка ашыру процесс узу вакытын 20%ка киметеп, агымдагы запасларны 15%ка киметүгә китергән, шулай ук агымдагы хезмәт җитештерүчәнлеген 30%ка арттыру мөмкин булган.

Компаниянең тәҗрибә-конструкторлык эшләре кысаларында эшләнгән «байпас» комплекслы системасы техник хезмәт күрсәтү, капиталь ремонт, реконструкция һәм авария хәлендәге электр җайланмаларын торгызу кысаларында бер тапкыр чикләнмәгән эшләр комплексын башкаруны тәэмин итә ала.

Исегезгә төшерәбез, бу этапта компаниядә 0, 4-10 кВ көчәнеше булган теләсә кайсы эш төренең локаль производствосы эшли ала. Әмма компания коллективы алдына һава линиясе участогында, кулланучыларны электр энергиясеннән мәхрүм итмичә, комплекслы эш башкару бурычы куелган булган.

Мондый чишелешләр әлегә кадәр чит илләрдә, аерым алганда, Кытай, Корея һәм Япониядә дә кулланыла иде. «Сетевая компания» командасы башкарган зур эш нәтиҗәсендә, чит ил аналогларыннан универсальлеге һәм автотранспортка бәйсезлеге белән аерылып торган техник чишелешне Татарстанда да тормышка ашыра алган.

Система ике контейнерда (нигездә, өстәмә) җыелган, алар кабельләрне карау һәм урнаштыру өчен җайланмалар, яктырту, сак видеокүзәтү һәм автоном туклану системалары белән җиһазландырылган. Җиһазлар составына вакуумлы сүндергечләр, сыгылмалы кабель, тиз күтәрелә торган муфтлар һәм эш вакытында объектта урнашкан теләсә кайсы йөк техникасында ташыла торган өстәмә җиһазлар керә.

Байпас 500 метрга кадәрге, 10 кВлы, йөкләнеше 200А кадәр булган һава линиясе, кабель линиясе өлешендә теләсә нинди эш төрләрен бер үк вакытта башкару мөмкинлеген бирә, шул ук вакытта, кулланучыларны электр белән тәэмин итүне туктатмыйча гына, иминлек дәрәҗәсе дә арта, эшнең катлаулылык дәрәҗәсе дә кими.

Тармакланган катлаулы өлешләрен дә кертеп, һава буйлап электр энергисе тапшыручы линияләрнең барлык элементларын (баганалар, траверслар, колпачоклар, изоляторлар, РЛНД, ВН, РВА, чыбыклар (500 м кадәр)) бер үк вакытта алмаштырырга мөмкинлек бирә торган эшләр комплексы да чикләнмәгән. Электр энергиясе тапшыручы кабель линияләрендә аларның бер өлешен һәм муфталарны алмаштырырга, тармакларга аерырга мөмкин. Инновацияле технология ярдәмендә, трассасын үзгәртеп, 10 кВ линияләрне үзгәртеп корырга мөмкин, шулай ук РПН методына өйрәтелмәгән персоналны электр энергиясе тапшыру линияләренең теләсә кайсы өлешенә чыгарып, эш урыннарын оештыру мөмкинлеге бар.

Беренче тапкыр электр җайланмасы Алексеевск районының Алексеевск бистәсендәге тораклар өлешендә Алексеевск ПС 10 кВ (Ф-19) ике тамырлы һава линияләрен комплекслы үзгәртеп кору барышында кулланылган. Бистәнең уртак урамнары аша уза торган һава линиясендә «Электронефтегаз» ҖЧҖ подрядчы оешма тарафыннан чыбык алмаштыру һәм реклоузер – бүленеш челтәрләренең автоматлашу дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк җайланма урнаштыру эшләре алып барыла, димәк әлеге торак пунктта электр энергиясеннән файдаланучылар өчен ышанычлылык дәрәҗәсе арта дигән сүз.

Әлеге һава линиясе участогын үзгәртеп кору эшләре барышында Алексеевск үзәк район хастаханәсен тукландыручы трансформатор подстанциясен электр белән тәэмин итүне ике көнгә туктатып тору таләп ителгән булган.

Системаны куллану буенча беренче тәҗрибә Алексеевск шәһәр тибындагы поселогының үзәк өлешендә чикле шартлар булган катлаулы участокка туры килсә дә, биредә автотранспорт хәрәкәте һәм җәяүлеләр гел йөреп тору, күп сандагы биналар һәм коймалар булуына карамастан, ЧЭС персоналы куелган бурычны уңышлы үти алган. Әлеге системаны куллану нәтиҗәсендә 91 урында (алар арасында мәктәп һәм балалар бакчасы кебек социаль әһәмиятле объектлар да бар) электр белән тәэмин итүне  ике көнгә туктатып тормыйча гына, челтәрләрне комплекслы модернизацияләү мөмкин булган.

2021 елның 20 апрелендә 10:30 сәгатьән 14:00 сәгатькә кадәр METRO Cash&Carry Татарстан Республикасының локаль тәэмин итүчеләре өчен конференция үткәрә.

Конференция ике өлештән торачак. Беренче өлеше – METRO Cash&Carry агымдагы стратегиясен һәм өстенлекләрен, шулай ук компаниянең товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлегенең төп алымнарын тәкъдир итү; икенче өлеше – сатып алу сессиясе.

Конференциядә катнашучылар алдында шулай ук Metro партнеры – «КУЭ» корпорациясе» АҖ чыгыш ясаячак. КУЭ корпорациясе вәкиле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең гамәлгә ашырыла торган чаралары турында сөйләячәк.

Сатып алу сессиясендә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк:https://www.metro-cc.ru/sotrudnichestvo/postavschikam/konferencii/form-konf. Игътибар итегез, 2021 елның 16 апреленә – 18:00 сәгатькә кадәр генә теркәлеп була. Форматы – сатып алулар бүлеге вәкиле белән индивидуаль аралашу.

Конференциядә катнашу – бушлай. Үткәрү урыны: «Мираж» кунакханәсе, Мәскәү урамы, 5, Казан шәһәре.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче тапкыр Россиядә индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары үсешенең рәсми статистикасын бастырып чыгарган. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, Россия Федерациясенең 85 субъекты арасында 2 нче урын алган. Республикада барлыгы 23 индустриаль парк һәм 4 технопарк бар.

Татарстан Республикасы индустриаль парклар үсешенә зур игътибар бирә. Парклар инфраструктурасы төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме 10 млрд. сум тәшкил итә. Индустриаль парклар резидентларының табышы елына 150 млрд. сумнан артып китә. Индустриаль паркларда 21 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Иң уңышлысы – Алабуга, Химград, КИП Мастер индустриаль парклары.

2020 елда Татарстан Республикасының индустриаль паркларына 29 яңа резидент җәлеп ителгән. Шул исәптән, «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә, Россиядә беренче «МС-21» самолеты өчен полиакрилнитриль җепләр заводы төзү буенча әһәмиятле уртак проект та гамәлгә ашырылган. Андагы җайланмаларга шәхси инвестицияләр күләме 6,9 млрд сум тәшкил итә. Үсемлекләрне саклау чараларын җитештерү буенча «Август-Алабуга» заводын эшләтеп җибәрүдә хосусый инвестицияләр күләме 4,8 млрд.сум тәшкил итә.

2020 ел өчен статистика Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының геомәгълүмат системасы (www.gisip.ru) ярдәмендә тупланган, паркларның идарәче компанияләре тутырган анкеталарның белешмәләре алынган, аларның дөреслеге Россия Индустриаль парклары ассоциациясе һәм Россия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе тарафыннан тикшерелгән, әлеге мәгълүматлар Росстат рәсми сайтында бастырып чыгарылган. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Росстат белән берлектә, индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары эшчәнлегенең 16 статистик күрсәткече килештерелгән һәм аларны исәпләү буенча бердәм методика эшләнгән.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә оешмаларның кадрларга булган ихтыяҗын билгеләү һәм һөнәри квалификацияләрнең үсеш перспективаларын ачыклау буенча тикшеренү үткәрә.

Сораштырулар 15 апрельдән 15 майга кадәр онлайн-анкета режимында узачак. Анкетаны тутыру өчен  https://itsecurity2021.vcot.info/ адресы буенча узарга һәм сораштыруда катнашучының шәхси кабинетын теркәргә кирәк.

Тикшеренү нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге белем бирү һәм белгечлек өлкәсендәге мәгълүмати куркынычсызлык, аларның һөнәри әзерлек күләмнәрен фаразлау өчен файдаланылачак.

Консультация ярдәме өчен Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элемтә өчен мәгълүмат – Баргоякова Ирина Игоревна, +7(495)917-59-04, ITsecurity@vcot.info.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

POZIS компаниясе («ПОЗиС» АҖ Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы – «Техмаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ идарәсе контурына керә) яшьләр сәясәте өлкәсендә обороначылар профсоюзының практик гамәлләре программасын гамәлгә ашыруда эшне иң яхшы оештыру буенча тармак смотр-конкурсында җиңүче булган.

Инде 6 ел рәттән Россия сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы (РОСПРОФПРОМ) POZIS предприятиесенең яшьләр оешмасын Россиядә иң көчлесе дип таный. Ә аның лидеры Александр Спирин чираттагы тапкыр, тармак профсоюзы версиясе буенча, яшьләр хәрәкәтен иң яхшы оештыручыларның берсе булган.

«ПОЗиС» АҖ яшьләр оешмасының горурланырлык нәрсәләре бар. Күп еллар дәвамында команда «Киләчәк инженерлары» рейтинг халыкара форумында иң көчлеләреннән берсе булып кала һәм, анда актив катнашып, башка катнашучылар өчен белем бирү һәм эшлекле сервислар да оештыра.

2020 елда POZIS яшьләр командасы «Тормыш циклына идарә итү» компетенциясендә һөнәри осталык корпоратив сайлап алу чемпионатында җиңүче булган һәм, «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Илкүләм чемпионатта лаеклы чыгыш ясап, Ростех җыелма командасы составына кергән.

POZIS спортчылары «Технодинамика» АҖ холдингы командасы составында Казан шәһәрендә Идел буе федераль округының регионара корпоратив уеннары нәтиҗәләре буенча ТОП-3 исемлегенә эләккән.

POZIS Завод яшьләре берлеге компания җитәкчелеге инициативасы белән 1999 елда оештырылган. Ул 35 яшькә кадәрге яшьләрне берләштерә. Предприятие персоналының 30% артыгы – яшь кешеләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Босния һәм Герцеговинага эш визиты белән килде.

Сараевога эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина комиссиясе рәистәше, тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац белән очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, Татарстан делегациясенең визиты яклар арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген киңәйтү ниятенә бәйле. Республика өчен шулай ук яңа элемтәләр урнаштыру да мөһим.

Сташа Кошарац, үз чиратында, ике илдәге җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты Босния һәм Герцеговина белән сәүдә номенклатурасын һәм күләмнәрен киңәйтүдә мәнфәгать булуына игътибар юнәлтте. Аерым алганда, вертолетлар белән тәэмин итү кебек юнәлеш буенча. Хәзерге вакытта «Вертолеты России» холдингы Сербия Республикасы Эчке эшләр министрлыгына (Босния һәм Герцеговина регионнарының берсе) Казанның 3 яңа Ансат вертолетын китертүдәге контрактны уңышлы үти.

Моннан тыш, Татарстан белән Босния һәм Герцеговинаның эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы да узды, анда хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы белән Босния һәм Герцеговина арасында товар әйләнеше узган ел $9 млн тәшкил иткән, үсеш – 14,6 тапкыр. Татарстан Президенты Татарстанның нефть химиясе һәм машина төзелеше тармаклары продукциясен китерү, инвестиция һәм инновация-җитештерү өлкәсендә, югары технологияләр, суднолар төзелеше һәм автомобиль төзелеше, җитештерү процессларын автоматлаштыру, сәламәтлек саклау, медицина продукциясе һәм фармацевтика препаратлары җитештерү, агросәнәгать комплексы кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтү потенциалын билгеләп үтте. Шулай ук мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендәге элемтәләрне ныгыту өчен дә барлык мөмкинлекләр бар.

Татарстан Республикасы делегациясе Босния һәм Герцеговина Президиумы рәисе Милорад Додик һәм Президиум әгъзалары Шефик Джаферович һәм Желько Комшич белән дә очрашты.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре 2021 елның 1 апреленнән 28 маена кадәр уза торган IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатының сайлап алу ярышлары мәйданчыкларын карауны дәвам иттерә.

Ярымфиналлар Россия Федерациясенең 31 төбәгендә 135 «Ворлдскиллс» компетенциясе  һәм 81 «Ворлдскиллс юниорлар» компетенция буенча узачак, аларда 80 артык төбәк катнашачак. Татарстан Республикасы «Ворлдскиллс» ярышларында 117 компетенциядә һәм «Ворлдскиллс юниорлар» ярышларында 72 компетенциясендә катнаша.

Узган атнада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионатының «Йөк техникасына хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча ярымфиналы кысаларында «Ульяновск авиация көллияте – Төбәкара компетенцияләр үзәге» ДАҺББУ сайлап алу ярышларында булды.

Шулай ук Министрлык вәкиле «Лазер технологияләре» компетенциясе буенча барган сайлап алу ярышларын карау һәм конкурсантларга ярдәм итү максатында П.М. Вострухин исемендәге 54 нче элемтә көллиятендә дә булды.

Ярминкәдә 20 артык фермер хуҗалыгы катнашачак. Иң яхшы фермер хуҗалыклары тарафыннан сату нәтиҗәләре буенча сәүдә челтәре контрактлар төзергә ниятли.

Чара 17-18 апрельдә Җиңү Проспекты, 91 адресы буенча урнашкан АШАН Южный гипермаркетында узачак. Кибет территориясендә махсус зона бүлеп биреләчәк, анда һәр фермер үз ассортиментын тәкъдим итәчәк. Ярминкә барлык санитар кагыйдәләрне үтәп узачак.

Чарада Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сатып алулар бүлеге һәм АШАН Южный гипермаркеты дирекциясе белән берлектә сайлап алынган 20дән артык фермер хуҗалыгы катнашачак. Азык-төлек сегментында клиентларга сөт, ит гастрономиясе, туңдырылган ярымфабрикатлар, сәламәт яшәү рәвеше продукциясе, милли десертлар, бакалея товарлары һәм эчемлекләр тәкъдим ителәчәк. Азык-төлек булмаган сегментта – текстиль һәм аяк киеме. Иң яхшы фермер хуҗалыклары тарафыннан сату нәтиҗәләре буенча сәүдә челтәре контрактлар төзергә ниятли.

Бер атнадан соң, 24-25 апрельдә, Казан шәһәре, Хөсәен Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча урнашкан АШАН Парк Хаус гипермаркетында икенче фермер ярминкәсен уздыру планлаштырылган.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Базарларда эшкуарлык эшчәнлеген башкарганда намуссыз эш итүне чикләү буенча тармак проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шул исәптән Татарстан Республикасы салым органнары тарафыннан контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын үтәү өлешендә дә, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан базарларга һәм сәүдә мәйданчыкларына инвентаризация уздырылды.

Исегезгә төшерәбез, проектның максаты – ваклап сату базарларының күләгәдәге әйләнешен киметү һәм бизнесны алып баруның тигез, конкурентлы шартларын булдыру.

Кулланучылар хокукларын яклауга да игътибар ителә. Касса чегы – сатуның легаль булуын раслый торган документ. Ул, кирәк булганда, сыйфатсыз товар яки хезмәт күрсәтүгә дәгъва белдерергә мөмкинлек бирә. Контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарны бозучы салым түләүчеләр салым хезмәте тарафыннан тикшерүләр объекты булачак.

Проектны гамәлгә ашыру барышында килеп туган сорауларны оператив хәл итү өчен, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе каршында эшче төркем төзелгән.  2021 елның 1 апрелендә чираттагы киңәшмә үткәрелде, чарада катнашучыларга 2021 елның 1 апреленнән базарларда һәм сәүдә үзәкләрендә гамәлдәге законнарны бозып эшчәнлек алып баручы эшкуарларны һәм оешмаларны тикшерә башлау турында мәгълүмат җиткерелде.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе искәртеп узганча, контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.5 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартуга сәбәпче була.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International