ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә «Ел инженеры» республика конкурсын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. 

Утырышта Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, «Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм оешмаларның эшче яшьләр берлеге» төбәк бүлеге советы рәисе Айдар Сәгетдинов, Казан ачык талантлар университеты 2.0 директоры Айдар Акмалов, 2019 елда конкурс комиссиясе рәисе Ибраһим Хисамиев, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин, тармак министрлыклары һәм Казанның әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында 2021 елда «Ел инженеры» II республика конкурсын үткәрүнең оештыру мәсьәләләре, шулай ук 2019 елда «Ел инженеры» I республика конкурсында җиңүчеләр өчен стажировка үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2020 ел дәвамында конкурс комиссиясе рәисе (И.Г. Хисамиев) тарафыннан «Ел инженеры – 2019» беренче республика конкурсы. Конкурста җиңүчеләр» дигән китап бастырып чыгару өчен әзерләнгән. Анда һәр җиңүчегә тасвирлама бирелгән – фотопортрет, кыскача биографиясе, хезмәт эшчәнлеге, алынган бүләкләре, конкурска тапшырылган һәр эш (хезмәт) турында бәян ителгән. 

Белешмә өчен: «Ел инженеры» республика конкурсы 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә куелды. Конкурс уңай позицияне үстерүгә һәм массакүләм аңда инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, шулай ук төбәк икътисадының төп тармакларындагы төп предприятиеләрне квалификацияле инженер-техник персонал белән тәэмин итүгә зур өлеш кертергә тиеш.

2019 елда конкурс 12 номинация буенча өч яшь категориясендә уздырылды:

1. Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.);

2. Радиоэлектроника, элемтә, оптика;

3. Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;

4. Нефть сәнәгате;

5. Газ сәнәгате;

6. Энергетика;

7. Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;

8. Медицина сәнәгате;

9. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;

10. Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;

11. Транспорт, юл хуҗалыгы;

12. Авыл хуҗалыгы.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

«ИННОПРОМ. Үзбәкстанда зур сәнәгать атнасы» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгында Татарстан белән Үзбәкстан арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркемнең икенче утырышы узды.

Татарстан Республикасы ягыннан рәистәш – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасы рәистәше, Үзбәкстан Республикасы инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев белән очрашты.

Үзбәкстанда эшче төркем утырышында Татарстанның 13 предприятиесе һәм республика вәкиллеге актив катнашты.

Утырыш Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркемнең икенче утырышы беркетмәсенә кул кую тантанасы белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, үзгәртеп корудан соң, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасында Вәкиллеген ачу тантанасында катнашты. Чара кысаларында ул шулай ук Үзбәкстанда яшәүче ватандашлар белән дә очрашты.

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге 1992 елдан бирле эшли. Аның җитәкчесе – 2020 елдан башлап Айдар Ахтәриев.

Вәкиллек – Үзбәкстан Республикасы белән сәүдә-икътисад, фән-техника, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне һәм багланышларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының даими эшләүче органы. Үз эшчәнлеген Вәкиллек турындагы нигезләмәгә туры китереп башкара.

Бүген Wyndham Tashkent отелендә Татарстан белән Үзбәкстан предприятиеләренең бизнес-форумы узды. Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды. 

Бизнес-форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Үзбәкстан ССП рәисе Әдһәм Икрамов, Үзбәкстанның инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, шулай ук Татарстан һәм Үзбәкстан предприятиеләре җитәкчеләре, 200 артык кеше катнашты. 

Форум кысаларында яклар сәүдә-икътисад һәм инвестиция хезмәттәшлеген алга таба киңәйтүнең актуаль һәм перспектив мәсьәләләре турында фикер алышты. Шулай ук «B2B» форматында Татарстан белән Үзбәкстанның эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында очрашулар да узды.

Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә уңышлы үсә.

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсендәге «Техмаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ керә) «ИННОПРОМ – Үзбәкстанда зур сәнәгать атнасы» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә медицина суыткычы һәм дезинфекцияләү техникасы, аерым алганда, вакциналарны саклау өчен җиһазлар, шулай ук рециркулятор-нурландыргычлар тәкъдим итте.

Бүгенге көндә «ПОЗиС» температура йогынтысына бәйле булган дару препаратларын, реагентларны, медикаментларны һәм вакциналарны транспорт белән күчерү һәм саклау, шулай ук кан, плазма саклау өчен дә, куркынычсызлык өчен җавап бирә торган,  «Холодовая цепь» стандарты буенча тулы температура циклына җавап бирә торган махсус җиһазлар җитештерүне үзләштергән Россиядә беренче медицина техникасы җитештерүче завод булып тора.

«ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка, Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының инвестицияләр һәм тышкы икътисадый багланыш мәсьәләләре буенча урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаковка һәм Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка компаниянең күргәзмә стендын тәкъдим итте.

«ПОЗиС» компаниясе диверсификация программасы кысаларында медицина техникасы һәм дезинфекция җиһазлары җитештерү күләмен системалы рәвештә арттыра. 2020 елда бактерицид нурландыргыч-рециркуляторлар чыгару – 8,5 тапкырга, медицина суыткычы техникасын җитештерү күләме 2 тапкыр диярлек арттырылган. POZIS махсус суыткыч җиһазларының бөтен линейкасы Евросоюз илләре сыйфат стандарты таләпләренә туры китереп сертификацияләнгән һәм «СЕ» билгесе белән тамгалана.

«Идел» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы яшь рационализаторларының һәм уйлап табучыларының XIII белем бирү форумы узды. Форумда «Казаноргсинтез» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ, «Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «НПО ГИПО» АҖ, «Танеко» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ кебек республиканың 37 предприятиесе һәм оешмасыннан эшләүче яшьләр катнашты. Форумга гаризалар саны елдан-ел арта, 2019 елда 47 катнашучы булса, 2020 елда – 93, 2021 елда – 100 кеше.  

Форумның максаты – предприятиеләрдә һәм оешмаларда рационализаторлыкны һәм уйлап табучанлыкны үстерү мәсьәләләрен хәл итү өчен уникаль белем бирү мәйданчыгы оештыру. Форум талантлы яшьләр арасында укыту, проектлау, хезмәттәшлек һәм коммуникацияләр булдыру мохите булып тора. Соңыннан катнашучылар «Интеллектуаль милек объектларын яклау һәм аларны нәтиҗәле файдалану» программасы буенча квалификация күтәрү турында сертификатлар алды.

Белем бирү программасы кысаларында катнашучылар рационализаторлык һәм уйлап табу эшчәнлеге белән бәйле: Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эш оештыру, эшчәнлекне стимуллаштыру ысуллары, конкурсларга гаризалар рәсмиләштерү, финанс грамоталылыгы, хокукый мәсьәләләр турында мәгълүмат алды. «Уңышка ирешү инструменты буларак үзүсеш», «Проектларны цифрлаштыру», «Проблеманы кайдан табарга?», «Идеяләр генерациясе» дигән дискуссия мәйданчыклары оештырылган. Форум кысаларында «Татарстан Республикасының яшь новаторы һәм уйлап табучысы - 2020» конкурсында җиңүчеләр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продукциясенә хәзер «Яндекс» компаниясе сервисы ярдәмендә дә заказ бирергә мөмкин.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты ризыклар китерү белән шөгыльләнә торган федераль «Яндекс.Лавка» сервисы белән эшли башлаган.  Татарстан – сервис эшли башлаган алтынчы төбәк.

«Яндекс.Лавка» – заказларны оператив китерү өчен «йорт янында» форматындагы азык-төлек складлары. Казанда Вахитов, Совет, Авиатөзелеш, Идел буе һәм Мәскәү районнарында 11 склад ачылган, анда 2500 позиция сатыла, шуларның бер өлеше – «ЗМК» АҖ продукциясе. Компания планнарында – бөтен шәһәрне колачлау.

«Яндекс.Лавка» аша эремчек, кефир, сөт, май һәм «Очень важная корова», «Обнимама» и «Васькино счастье» брендларының башка продуктларын сатып алырга мөмкин. Хәзерге вакытта сервис 7:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр эшли, соңрак исә «ЗМК» АҖ продукциясен өйгә тәүлек буе да китерттереп булачак.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе составында 130 артык кеше  «ИННОПРОМ. Үзбәкстанда зур сәнәгать атнасы» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә актив катнаша. Катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Әхтәриев, Татарстанның 50 артык предприятиесе җитәкчеләре. 

Татарстан Республикасы стендында республиканың төрле тармакларындагы 32 предприятие – «КЭР-Холдинг» ИК» ҖЧҖ, «ЕлАЗ ҖБ» АҖ, «НТЗ «ТЭМ-ПО» АҖ, Казан вертолет заводы, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «Казан мотор төзү- җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Инженерлык-җитештерү үзәге» ҖЧҖ, «Питон Кама» ҖЧҖ һәм башкалар үз продукцияләрен тәкъдим итте. 

Күргәзмә эшенең беренче көнендә Альберт Кәримов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка, Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаковка, Ташкент мэры Джахонгир Артыкходжаевка һәм «РЭЦ» АҖ генераль директоры Вероника Никишинага Татарстан Республикасы стендын тәкъдир итте.

Эш программасы кысаларында Альберт Кәримов «Үсеш драйверларын эзләгәндә дөньяда сәнәгый эшчәнлек» дигән төп стратегик пленар сессиясендә катнашты. Пленар сессиядә билгеләнгән төп векторлар – Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеген һәм башка илләр белән кооперацияне киңәйтү, сәнәгать үсешенең яңа нокталарын билгеләү, бизнес-элемтәләр булдыру һәм аларны ныгыту, уртак производстволар булдыру. 

Программа кысаларында Альберт Кәримов Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе хәкиме Даврон Хидоятов белән очрашты, очрашуда шулай ук «Татнефть» ГАҖ, «Химград» АҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ вәкилләре дә катнашты. 

Шулай ук Үзбәкстанның энергетика министры Алишер Солтанов белән «Узбекнефтегаз» АҖ, «Узтрансгаз» АҖ һәм Татарстанның кайбер предприятиеләре катнашында очрашу үткәрелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек визит белән Үзбәкстан Республикасына килде. Сәфәрнең максаты «ИННОПРОМ. Үзбәкстанда зур сәнәгать атнасы» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашудан гыйбарәт, әлеге чара бүген «Узэкспоцентр» мәйданчыгында башланып китте.

Форум 2021 елның 5-7 апрель көннәрендә узачак. Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы оештыра.

Чараның төп максаты – илләр һәм катнашучы компанияләр арасында сәнәгать хезмәттәшлеген киңәйтү, сәнәгатьне үстерү һәм уртак производстволар булдыру өчен яңа мөмкинлекләр билгеләү.

Бердәм инвестиция мәйданчыгында Үзбәкстан, Россия, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Франция, Германия, Чехия һәм Япониядән 300 артык сәнәгать компаниясе һәм бизнес-делегация җыелган.

Эш программасының беренче көнендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Премьер-министр урынбасары – Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков катнашында «Үсеш драйверларын эзләгәндә дөньяда сәнәгый эшчәнлек» дигән төп стратегик сессиясе узачак.

Моннан тыш, күргәзмә көннәрендә Россия губернаторлары һәм  Үзбәкстан хәкимнәре катнашында Россия-Үзбәкстан төбәкара форумы, шулай ук сәнәгать тәртибендәге иң актуаль темаларга махсус сессияләр узачак: «Цифрлы җитештерү», «Машина төзелешендә уртак проектлар», «Сәнәгатьне финанслау», «Шәһәрләр өчен технологияләр», «Энергетикада инновацияләр».

20 нче махсус сессиядә Үзбәкстан, Россия, Европа һәм Азиянең эре компанияләренең беренче затлары, шулай ук министрлыклар, ведомстволар, тармак берләшмәләре, эшлекле ассоциацияләр, үсеш институтлары һәм ММЧ җитәкчеләре катнашачак.

ИННОПРОМ сәнәгать күргәзмәсе – иң зур халыкара сәүдә мәйданчыкларының берсе һәм Россия сәнәгать продукциясе экспортының төп инструментларының берсе.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International