12-21 май көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты «Белем һәм һөнәр - Соңгы кыңгырау» XIX Халыкара күргәзмәсендә катнашачак

2021 елның 11 мае, сишәмбе

«Белем һәм һөнәр - Соңгы кыңгырау 2021» Халыкара белем бирү күргәзмәсе килгән һәркем өчен традицион форматта үз ишекләрен ача.

Пандемия вакытында һәм аннан соң да Үзбәкстанның күп кенә абитуриентлары, гамәлдә булган югары уку йортлары турында мәгълүмат алу өчен, онлайн-күргәзмәләр, зум-конференцияләр һәм башка онлайн-киңлекләрдә катнашкан.  Www.myfair.events сайтында узган онлайн-күргәзмәләр күп кенә абитуриентларга бер елны заяга уздырмыйча, 2020 елда укырга керү мөмкинлеген биреп, үзләре хыялланган уку йортларын табарга ярдәм иткән.

Абитуриентлар турыдан-туры Россия Федерациясе, Белоруссия, Казакъстан һәм Үзбәкстан (МГИМО, Мополитех, БОЛГУИР, КИМЕП, КФУ һ.б.) югары уку йортларының рәсми вәкилләре белән аралашачак.

Һәр абитуриент үзенә кызыклы булганын табып, үзен кызыксындырган юнәлеш буенча университет сайлый, шулай ук югары уку йортларындагы вәкилләрдән турыдан-туры консультация ала алачак.

Күргәзмәне оештыручылар: Үзбәкстан Республикасының Яшьләр эшләре агентлыгы һәм, «My EXPO», «НОУ «ROSOBRAZOVANIE» һәм «EVA CONSULTING» консалтинг компаниясе ярдәмендә, «My FAIR».

Күргәзмәдә абитуриентлар:

- университет турында тулырак мәгълүмат ала – укырга керү, факультетлар, белгечлекләр, документларны тапшыру сроклары турында;

- югары уку йортлары күргәзмәсендә катнашучы вәкилләрдән  (проректорлар, деканнар, кабул итү комиссиясе әгъзалары) турыдан-туры консультация алачак;

- укыту һәм виза ярдәменә кагылышлы барлык мәсьәләләрдә эксперт консультациясен ала, шулай ук урында ук укырга керү өчен гариза тапшыра һәм сайланган югары уку йортына укырга керү процессын башлап җибәрә ала;

- теге яки бу илдәге белем бирү системасы, аның культурасы, яшәү рәвеше һ.б. турында тулырак белә, туры килә торган программаларны сайлый ала;

- тармак белгечләренең фикерләрен ишетә ала;

- заманча белем бирүнең ни дәрәҗәдә киң мөмкинлекләр бирүе турында үз фикерен булдыра ала.

Иң сәләтле һәм талантлы студентлар, тел белү, алдагы уку йортыннан яхшы билгеләрне мәҗбүри таләп итеп, түләүсез белем алу, стипендия яки сайланган югары уку йорты буенча мәгариф грантлары алу мөмкинлекләре турында белә алачак.

Күргәзмә көннәрендә «EVA-Consulting» компаниясенең һәм «РОСОБРАЗОВАНИЕ» коммерциясез белем бирү учреждениесенең сыйфатлы белем алуда ярдәм итә торган квалификацияле белгечләре килгән кешеләргә профессиональ консультация биреп, аларны кызыксындарган теләсә нинди сорауларга җавап бирәчәк. «Белем һәм һөнәр - Соңгы кыңгырау» халыкара белем бирү күргәзмәсе – ул хыялдагы университетларның программалары белән турыдан-туры танышу, кабул итү комиссиясе вәкилләре белән аралашу һәм бик күп файдалы тәкъдимнәр алу өчен менә дигән мөмкинлек. Халыкара дәрәҗәле югары уку йортларында белем алган студентлар илебез үсешенә тәҗрибә, белем һәм инвестицияләр рәвешендә лаеклы өлеш кертә ала.

Күргәзмә белән танышу мәсьәләләре буенча телеграмм төркем:  https://t.me/mvo_help

Сайт: www.yoshlar.gov.uz / www.myfair.events
Белешмәләр өчен телефоннар: +71 2090104 (305); (+998)78 140 55 65; (+998)78 140 55 85; (+998)90 972 42 88; (+998)90 972 55 45

Facebook: fb.com/Rosobrazovanie.uz 

Instagram: https://www.instagram.com/Rosobrazovanie.uz/
Telegram: t.me/rosobrazovanie

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International