ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Hackathon Oil Tech Challenge 2021 Яшьләрнең икенче халыкара нефть-газ форумы 8 июльдән 15 июльгә кадәр Әлмәттә (Татарстан Республикасы) 250 кеше: студентларны, укытучыларны һәм нефть-газ өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрне җыячак.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үзавтосәнәгать» АҖ идарәсе рәисе Шәүкәт Умурзаков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

2021 елның 21-24 сентябрендә Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә WorldFood Moscow 2021 туклану продуктларының 30 нчы юбилей күргәзмәсе булачак.

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне уйлап табучыларга һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны катнаш (офлайн + онлайн) форматта «Казань Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздыру планлаштырыла, үзәк күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык күрсәтмә мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреация инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.

Kazan Digital Week-2020 форумының нәтиҗәләре kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтында урнаштырылачак. Булачак вакыйга турында да тулырак мәгълүмат шунда урнаштырыла.

Форумда катнашучылардан мәкаләләр 2021 елның 1 августына кадәр катгый рәвештә тематик юнәлешләргә туры китереп кабул ителә. Мәкаләләр org@kazandigitalweek.ru электрон адресына җибәрелә.

Элемтәләр:

форумда катнашу мәсьәләләре буенча – Артем Сафин, телефон: +7 987 211-26-95, e-mail: Artem.Safin@tatar.ru.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит илләр эшләре министры Петер Сийярто белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолет заводы» АҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды.

Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру Россиядә иң актуаль үсеш юнәлешләренең берсе булып тора. Татарстан Республикасында бу юнәлешне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында 2017 елда «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ базасында оештырылган Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге уңышлы гына гамәлгә ашыра.

Бүгенге көндә Үзәк төбәк предприятиеләрен илкүләм проектка җәлеп итү буенча алдынгылар рәтендә. 2021 елның I квартал йомгаклары буенча Татарстан Республикасы ТКҮ Россия Федерациясе Региональ компетенцияләр үзәкләре рейтингында II урынны алып тора, шулай ук 2020 ел йомгаклары буенча «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча иң актив төбәк дип танылган.

2021 елның июнь ахырына ТР ТКҮ предприятиеләрне җәлеп итү планын 10%ка арттырып үтәгән. Проектта республиканың төрле тармакларындагы 120 предприятие катнаша инде, 2021 ел азагындагы максатчан күрсәткеч, югыйсә, 109 предприятие булырга тиеш.

Татарстан Республикасы ТКҮ проект офисы җитәкчесе Бурдиков Владислав Петрович билгеләп узганча:«Холдингның башка предприятиеләре нәтиҗәләрен үз күзләре белән күреп, холдинг структуралары предприятиеләре һәм оешмалары катнашу өчен гаризалар бирүдә бигрәк тә актив катнаша. Мәсәлән, «Татнефть», «ТаграС-холдинг» транспорт бүлекчәсе, «Агросила» авыл хуҗалыгы холдингы», «Ресурс-Холдинг» ягулык-энергетика ресурслары, «ТЭМПО» сәнәгать концерны, «Ак Барс холдингы» һ.б. структуралардан бик күп вәкилләр килгән. Шуңа бәйле рәвештә, ТР ТКҮ яки «ФКҮ» АКО эксперт ярдәмендә җитештерүчәнлекне арттыру мисалын күрмәгән, ләкин үзенең үсеш потенциалын бәяләргә һәм проектта катнашучы булырга теләгән предприятиеләргә без ел саен төрле мәйданчыкларда оештыра торган семинарларга, экскурсияләргә һәм түгәрәк өстәлләргә йөрергә киңәш итәм. Без барлык предприятиеләр-потенциаль катнашучыларга, күбрәк колач алу өчен эшкә Министрлыкларны һәм районнарның башкарма комитетларын җәлеп итеп, чакырулар җибәрергә тырышабыз, һәм бу чаралар турында мәгълүмат ресурсларында хәбәр итәбез».

Предприятиеләрне проектка җәлеп итү тулы куәтенә бара. Төбәк ирешелгән нәтиҗәләргә генә тукталып калмый – 2024 ел ахырына кадәр 249 предприятиегә җитештерүчәнлекне арттыру буенча ярдәм итү планлаштырыла.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты, ТР ТКҮ эшчәнлеге һәм үткәрелә торган чаралар турында тулырак мәгълүматны түбәндәге ресурсларда табарга була:

Илкүләм проект сайты: производительность.рф

ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru

Инстаграмда ТР ТКҮ: rck_tatarstan

Июнь башында предприятие Мари Республикасыннан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кергән партнерлардан уңай бәя алган һәм 23 июньдә Казанның 2 нче икмәк заводында турыдан-туры сайлап алу туры узган. Турыдан-туры сайлап алуда Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары, предприятиенең коммерция директоры, баш технолог, баш инженер һәм баш хисапчы катнашкан.

Компания, хаклы рәвештә, икмәк-күмәч, катлы камыр ризыклары һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча илебез индустриясендә алдынгы позицияләрнең берсен били. Һәм бу очраклы хәл түгел. Предприятие җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре фикердәшләр коллективы булып тора, алар өчен иң мөһиме – сатып алучы турында даими кайгыртып тору. Бу, барыннан элек, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын саклап калу, бары тик югары сортлы, экологик яктан чиста чималдан гына файдалануда чагыла. Оригиналь рецептуралар, продукция ассортиментын киңәйтү, төргәкнең эксклюзив сәнгать бизәлеше өстендә дә даими эш алып барыла.

Предприятие буенча экскурсия үткәрелгән, чара барышында ТКҮ экспертлары киләчәктә башкарылачак эшнең юнәлешен бәяләгән. Проектны уңышлы тормышка ашыруны тәэмин итәчәк үсеш мөмкинлекләре билгеләнгән. Иң мөһиме, әлеге предприятие хезмәткәрләре проблемаларны таный, яңа инструментларга өйрәнергә тели һәм үз хезмәткәрләрендә сакчыл җитештерү культурасын үстерергә тели. 

«Чек-лист тутыру нәтиҗәләре буенча предприятиенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу өчен тулысынча туры килүе һәм киләсе дулкынга кертелүе хакында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта завод җитәкчелеге алдында проектның алдагы дулкынында предприятиедә стажировка узу өчен хезмәткәр билгеләү бурычы тора», – дип нәтиҗә ясады ТКҮ проект җитәкчесе Сергей Пришва.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында «Иннопром-2021» халыкара сәнәгать күргәзмәсенең төп стратегик сессиясендә катнашты.

Сессия Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин рәислегендә узды.

ИННОПРОМ-2021 күргәзмәсендәге стратегик сессиянең төп темасы – «Сыгылмалы җитештерү. Мөмкин кадәр күбрәк яраклаштыру» – әлеге тезиска тулысынча туры килә. Фикер алышу барышында катнашучылар эшчәнлекне төрле бурычларга мөмкин булганча күбрәк яраклаштыруның нәтиҗәле инструментлары турында сөйләштеләр.

Эш программасы түбәндәге тематик треклардан тора: «Цифрлы җитештерү», «ПРОФИ. Сәнәгать өчен белем бирү чишелешләре», «Сәнәгать өчен инновацияләр», «Сәнәгый робот техникасы», «Сәнәгать өчен энергетика», «Финанс-сәнәгать форумы», «Шәһәрләр өчен технологияләр», «Яңа мобильлек», «Сәнәгатьтә яңа материаллар» һәм башкалар.

Эш программасында дөньяның 20 иленнән 500дән артык спикер һәм эксперт, эре компанияләр җитәкчеләре катнаша, 13 меңнән артык кеше фикер алыша.

Күргәзмә металл эшкәртү, индустриаль автоматлаштыру, машина төзелеше һәм компонентлар җитештерү, энергетика өчен технологияләр, аддитив технологияләр юнәлешләрен үз эченә ала.

Италия күргәзмәнең партне иле буларак катнаша. Икеяклы хезмәттәшлек һәм Россия белән Италиянең дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашу булачак. Программа кысаларында: Россия-Италия бизнес-форумы, Италия мәдәнияте фестивале һәм башкалар.

Чараны 1,5 меңнән артык Россия һәм чит ил журналистлары яктырта.

Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2021 халыкара сәнәгать күргәзмәсе киңлекләрендә Беларусь Республикасы Сәнәгать министры белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International