Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында эш визиты белән Свердловск өлкәсендә. Сәфәрнең максаты – «Иннопром-2021» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу, ул бүген «Екатеринбург-Экспо» күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында старт ала.
ИННОПРОМ сәнәгать күргәзмәсе – иң зур халыкара сәүдә мәйданчыкларының берсе һәм Россия сәнәгать продукциясе экспортының төп инструментларының берсе. Быел күргәзмә 11 нче тапкыр үткәрелә һәм 8 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. 2021 елда күргәзмәнең төп темасы «Сыгылмалы җитештерү».
«ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы рәсми затлар һәм бизнес вәкилләре катнашында бердәм стенд, зур делегация белән катнашачак. Күргәзмә чаралары барышында очрашулар һәм берничә документка кул кую планлаштырыла.
Күргәзмәнең төп бүлекләре:
• Металл эшкәртү;
• Энергетика технологияләре;
• Аддитив технологияләр;
• Индустриаль автоматлаштыру һәм IoT;
• Машина төзелеше һәм машина төзелеше тармагы өчен компонентлар җитештерү;
• Химия сәнәгате.
«Иннопром-2021» эшлекле программасы кысаларында 150дән артык чара планлаштырылган, алар хезмәт җитештерүчәнлегенә, цифрлы җитештерүгә, сәнәгать өчен белем бирү чишелешләренә, шәһәрләр өчен технологияләр һәм башка темаларга багышланачак. Күргәзмәнең эш программасының төп тематик треклары: «Цифрлы җитештерү», «Сәнәгать өчен инновацияләр», «Финанс-сәнәгать форумы», «Шәһәрләр өчен технологияләр», «ПРОФИ: сәнәгать өчен белем бирү чишелешләре». Бизнес өчен мондый төр күргәзмә – сәнәгать сәясәтендә нинди яңалыклар планлаштырылганын белү, шулай ук алар хакында, шул исәптән башка илләрдән дә, индустрия капитаннары белән фикер алышу мөмкинлеге.
«Сыгылмалы җитештерү: мөмкин булганча күбрәк яраклаштыру» төп стратегик сессиясендә РФ хөкүмәте җитәкчеләре һәм дөньяның эре компанияләренең беренче затлары катнашачак. Аның төп темасы – сыгылмалы җитештерү стратегияләрен куллану һәм билгесезлек шартларында эшчәнлекне мөмкин булганча күбрәк яраклаштыруның нәтиҗәле инструментлары. Сессия кысаларында Россия Федерациясенең «Индустрия» илкүләм сәнәгать премиясен тапшыру тантанасы булачак.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасына керешкән предприятиеләр саны арта бара. «Производительность. РФ» сайтында ай саен программага кушылырга һәм эшчәнлегендә нәтиҗәлелекне арттырырга теләгән предприятиеләрдән яңа гаризалар барлыкка килә. Шундый предприятиеләрнең берсе – «СОФТ ПАЙП» ҖЧҖ.
2021 елның март ахырында предприятие үзенең гаризасын урнаштырган, бәяләүнең барлык этапларын узган, проектны гамәлгә ашыруга әзер булуын раслаган һәм июль аеннан башлап предприятиедә проектның эшче төркемендә катнашучыларны укыту башлана.
«СОФТ ПАЙП» ҖЧҖ Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан, продукция эшкәртү һәм «металл булмаган башка минераль продукция» җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләргә карый. Предприятиедә җитештерелә торган төп продукция – җитештерүченең минераль мамыгыннан җылылыкны изоляцияләү цилиндрлары, шулай ук җылылык изоляцияли торган өстәмәләр кушылган түбә һәм түшәм япмалары.
Предприятиенең программага керешүе «компания эчендәге процессларга яңача карарга һәм предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре өчен җитештерүчәнлек дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкинлекләрен билгеләргә тырышу» мөмкинлегенә бәйле. Предприятие, процессларның нәтиҗәлелеген арттыру белән беррәттән, Сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы кредит алуга; кече һәм урта эшкуарлыкны ташламалы финанслауга, «Җитештерүчәнлек алдынгылары» программасы буенча кадрларның квалификациясен күтәрүгә һәм яңадан укытуга юнәлеш тота.
2021 елның июлендә Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Инфраструктураны үстерү алдынгылары» методик программасы старт ала. Программаның максаты – индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары белән идарә итү, аларны үстерү мәсьәләләре буенча төбәкләрдә профессиональ идарә итү командаларын формалаштыру. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә 331 индустриаль парк һәм сәнәгать технопаркы эшли һәм төзелә, аларда эшчәнлек биналарының гомуми мәйданы 13 млн.квадрат метрдан артып китә. Болар белән берлектә, Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитештерү мәйданчыкларын урнаштыруда төбәкләрдә пропорция сакланмау күренешләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтә.
Программаның төп модуле Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заказы буенча Россия Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе, Россия Индустриаль парклар ассоциациясе катнашында эшләнгән.
Программада катнашучыларга иң нәтиҗәле сәнәгать мәйданчыклары җитәкчеләре белән лекция һәм практик дәресләр, уңышлы эшләүче паркларның эшчәнлеге белән танышу өчен төбәкләргә күчмә сессияләр, шулай ук сәнәгать инфраструктурасын үстерү чишелешләрен эшләүдә өзлексез эксперт ярдәме тәкъдим ителәчәк. Программа нәтиҗәләре буенча, шулай ук, үз төбәге территориясендә индустриаль парк, сәнәгать технопаркы оештыру буенча да, һәр идарә командасының шәхси проектларын тикшерү һәм яклау күздә тотыла.
Методик программаның тулырак тасвирламасын сылтама буенча карарга мөмкин, «Инфраструктураны үстерү алдынгылары» баннерына басыгыз.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Комиссия утырышы булды.
Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында берничә инновацион проект каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе арасында халыкара контейнерларда йөк ташуларны үстерү буенча Ниятләр турындагы килешүгә кул куелды.
«Соллерс Форд» Ford Transit базасында автоцистерналар җитештерә башлаган. Автомобиль кастомизацияләнгән махсус версияләр сафын тулыландырган һәм модификацияләр сызыгында 150нчесе булган. Ford Transit автоцистернасы азык-төлек сыекчаларын ташу һәм кыска вакытлы саклау өчен билгеләнгән.
Автоцистерна тулы массалы 4700 кг булган югары тәгәрмәчле базаның шасси базасында эшләнгән. Автомобиль әйләнеш моменты 385 Нм булган, куәте 155 ат көче булган 2,2 литрлы дизель двигателе, 6 баскычлы тапшыру тартмасы һәм арткы привод белән җиһазландырылган.
Изотермик цистерна 2000 литрга кадәр азык-төлек сыеклыгы ташуга исәпләнгән. Эчке колба, шулай ук тышкы япма материалы югары сыйфатлы тутыкмый торган корычтан эшләнгән. Колбаның термоизоляциясе сыеклык һәм әйләнә-тирә мохит температуралары Цельсий буенча 30 градуска кадәр аерымланган очракта 10 сәгать дәвамында сыеклык температурасы үзгәрүен иң күбе 2 градус тирәсендә саклап тота. Хезмәт күрсәтү мәйданчыгы цистернаның арткы өлешендә урнашкан култыксалы һәм баскычлы профиль идәненнән гыйбарәт.
Ford Transit автоцистернасына Россия территориясендә урнашкан теләсә кайсы Transit үзәгендә заказ биреп була.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Көньяк Африка Республикасының оборона һәм хәрби ветераннары министры Носививе Маписа-Нкакула җитәкчелегендәге Көньяк Африка Республикасының оборона һәм хәрби ветераннары делегациясе белән очрашты.
Очрашуның төп темасы – Татарстан Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасы арасында икеяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү. Фикер алышуда оборона-сәнәгать комплексында җитештерү кооперациясен үстерүгә аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алmберт Кәримов һәм Татарстанның алдынгы предприятиеләре вәкилләре делегацияне кыскача гына төбәктәге оборона-сәнәгать комплексының җитештерү мөмкинлекләре белән таныштырдылар.
Яклар арасындагы сөйләшү нәтиҗәләрен югары бәяләп, Альберт Кәримов Татарстан Республикасының алга таба да Татарстан белән Көньяк Африка Республикасы арасында ике яклы оборона мөнәсәбәтләрен каршылыксыз үстерү өчен уңай шартлар тудырачагы турында раслады.
Очрашу ахырында яклар тыгыз элемтәләрне дәвам иттерүдә икеяклы мәнфәгать булуын белдерделәр, якын киләчәккә технологик чишелешләрдә үзара хезмәттәшлекнең оптималь модельләрен билгеләделәр.
Бүген «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә Кораб төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында җитештерү алдынгыларын, хезмәт ярышларында җиңүчеләрне һәм «Яхшырту буенча иң яхшы тәкъдим-2021» исеменә беренче завод смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булган.
Мөхтәрәм кунаклар үз чыгышларында «кораб төзүче» һөнәренә ихтирам күрсәтеп, предприятие хезмәткәрләренә югары һөнәри осталыклары, җитештерү бурычларын сыйфатлы һәм үз вакытында үтәүләре, шулай ук үз эшләрен яратып башкарганнары өчен рәхмәт белдергәннәр.
Бәйрәм чарасы завод хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланган. Хезмәттәге уңышлары һәм җитештерү күрсәткечләрен үтәүгә керткән өлеше өчен 30 хезмәткәр («Мактау тактасы»на кертелгән), предприятиенең 4 цехы һәм «Яхшырту буенча иң яхшы тәкъдим-2021» исеменә беренче завод смотр-конкурсында 9 җиңүче билгеләнгән. Социаль партнерлыкны үстерү буенча һөнәри берлек белән актив хезмәттәшлек итүе һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертүе өчен заводның хезмәт коллективы Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Зеленодольск шәһәренең иҗат коллективлары чыгышы бәйрәм тантанасының лаеклы бизәге булган.