Машина төзелеше республиканың алдынгы тармагы булып тора. 3000 артык предприятиене үз эченә ала, аларда 120 меңнән артык кеше эшли. Машина төзелеше предприятиеләре республика өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра.
2021 елда «КАМАЗ» инновацион пассажир электротранспортының яңа моделен – тәбәнәк идәнле, аеруча зур класслы КАМАЗ-6292 электробусын эшләп чыгарды. 18 тонна водород автомобиле һәм водород автобусы ясау эшләрен алып бара. К6 – КАМАЗ-54907 (Континент) буынына караган беренче КАМАЗ машинасын тәкъдим итте.
2021 елның маенда «Алабуга» МИЗ территориясендә рәсми затлар классына караган «АУРУС» автомобильләре җитештерелә башлады, егәрлекләр елына 5000 кадәр автомобиль җитештерергә мөмкинлек бирә.
Казан авиация заводы модернизацияләнгән Ту-22М3 очкычында беренче сынауларның беренче этабын уңышлы тәмамлады. 2021 елның апрелендә яңартылган Ту-22М3 очкычы 8250 метр биеклектә 5 сәгать 2 минут дәвамында иң озын очыш ясады.
Казан вертолет заводы 9 инвестиция проектын гамәлгә ашыра, шул исәптән – Ансат вертолетын модернизацияли, полимер композиция материалларыннан унификацияләнгән очкыч канатлары җитештерүне оештыра, авиациягә укыту үзәген үстерә.
А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында «Сергей Котов» 22160 проектының патруль корабын, 21980 проектының ике катерын, «Диңгез транспортын үстерү программаларының дәүләт заказчысы дирекциясе» ФКУ ихтыяҗлары өчен BLV03 проектының ике судносын суга төшерү тантанасы булды.
Ел саен Татарстан Республикасында тармак бәйрәме – Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелә. Быел бәйрәм 25 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.
«Машина төзүчеләр көне»нең бәйрәм программасы, традиция буенча, машина төзелеше комплексы предприятиеләре казанышлары күргәзмәсе белән башланачак.
Урам экспозициясендә орган музыкасы залы каршындагы «КАМАЗ», «Соллерс Форд», «Даймлер Камаз Рус», «ТПК МТЗ-Татарстан», «ПО ЕлАЗ», «РариТЭК Холдинг», Кориб, РИАТ һ.б. җитештерә торган техникалар тәкъдим ителәчәк.
«Орган залы» холлында машина төзелеше предприятиеләре продукциясенең эчке экспозициясе урнашачак.
«Машина төзүчеләр көне-2021» тантаналы бәйрәм итү Орган музыкасы залында узачак. Анда республиканың рәсми затлары, министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре, Татарстанның машина төзелеше предприятиеләренең хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук тармак ветераннары катнашачак. Тантаналы чаралар кысаларында бәйрәм концерты һәм дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булачак.
ММЧ аккредитацияләү
Аккредитация өчен мәгълүматларны 2021 елның 24 сентябренә, 16:00 сәгатькә кадәр җибәрергә кирәк:
ММЧ атамасы, ФИА, вазыйфа, паспорт һәм элемтә өчен мәгълүмат
Элемтә өчен җаваплы зат: Раилә Хәсәнова – ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат секретаре
Кичә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Ворлдскиллс стандартлары буенча III тармак чемпионаты DigitalSkills ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры М.И.Шадаев катнашты.
Беренчелек илнең санлы икътисады өчен мәгариф системасын һәм кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. 35 компетенция буенча ярышларда 289 конкурсант – урта һәм югары белем бирү студентлары, тармакның кече, урта һәм эре бизнес предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша. Аларның һөнәри осталыгын 285 эксперт бәяли.
Беренчелектә катнашучылар – 18 югары уку йорты, 53 көллият һәм техникум, 7 мәктәптән укучылар, шулай ук илнең 29 төбәгеннән 19 предприятие һәм компания хезмәткәрләре.
Татарстаннан чемпионатта 53 катнашучы һәм 42 эксперт катнаша. Белем бирү оешмаларыннан тыш, конкурсантлар «Татнефть» ГАҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ, «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ, «Хакта» ҖЧҖ кебек республика предприятиеләре өчен дә катнаша.
Чемпионат вакытында һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Казан Экспо мәйданчыгына 10 меңгә якын өлкән сыйныф укучысы һәм студент киләчәк, алар өчен интерактив стендлар һәм һөнәри проба зоналары форматында экскурсияләр һәм һөнәри юнәлеш бирү активлыгы планлаштырыла.
Чемпионатны ябу һәм бүләкләү тантанасы 2021 елның 24 сентябрендә Казан Экспо территориясендә узачак.
«Татэнергосбыт» АҖ XII «Солнечный зайчик» энергияне сак тоту темасына балалар иҗат эшләренең республика конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс балаларның энергия ресурсларына сакчыл караш проблемасы белән кызыксыну дәрәҗәсен арттыру, шулай ук үсеп килүче буында энергияне сак тоту моделен тәрбияләү максаты белән үткәрелә.
Гаризалар 2021 елның 5 октябренә кадәр кабул ителә. Иҗади эшләрне Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4-17 яшьлек балалар һәм укучылар тәкъдим итә ала. Үз идеяңне конкурсның ике: «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь» номинацияләрендә тормышка ашырырга мөмкин.
Катнашучы анкетасы һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белән тутырылган рәсемнәрне «Татэнергосбыт» АҖ якындагы филиалларына, клиентларга хезмәт күрсәтү офисларына почта буенча әлеге адреска җибәрергә мөмкин: 420059, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 110В, шулай ук конкурсны оештыручыларга электрон рәвештә җибәрергә мөмкин: e-mail: pressa@tatenergosbyt.ru.
Татарстанда “Наше время-Безнең заман” IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 5 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Фестиваль хәрәкәте ел саен республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, гаризалар “Наше время-Безнең заман” фестиваленең сайтында кабул ителә. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (командалар составында – 45 яшькә кадәр) профессиональ артистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнмәгән яшьләр катнаша ала.
“Наше время-Безнең заман” проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, быел фестивальгә традицион катнашучылар да, үз предприятиеләрен беренче тапкыр тәкъдим итүчеләр дә, әйтик, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ командасы да теләк белдергән. Шул ук вакытта ул фестивальдә командалар гына түгел, сәхнәдә үз талантларын күрсәтергә әзер булган аерым башкаручылар да чыгыш ясый ала, дип ассызыклады.
“Без аерым башкаручыларның теләсә нинди номерларын да карыйбыз – шигырьләр уку булсынмы, саксофонда соломы. Моның өчен бездә махсус “Дан минуты” номинациясе бар, - дип билгеләп үтте Айдар Гайнетдинов.
Татарстанда “Наше время-Безнең заман” фестивале зона этапларыннан башлана. Алар 8-9 октябрьдә – Әлмәттә, 15-16 октябрьдә – Түбән Камада, 22-23 октябрьдә – Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.
Зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында ярышачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак.
Гала-концерт исә 15 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында оештырылачак. Анда Гран-при иясе булган команда исеме игълан ителә һәм ТР Президентының традицион күчмә кубогы, шулай ук 500 мең сумлык акчалата премия тапшырыла. “Безнең заман геройлары” махсус призына ия булган катнашучы 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.
Хәрәкәтнең җиңүчеләре һәм лауреатлары фестиваль вакытында гына түгел, ул узгач, башка мәйданчыкларда да үз сәләтләрен күрсәтә ала. Мәсәлән, бу айда “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” фестиваль хәрәкәтләрендә катнашучыларның уртак гастроль туры узды. Ул ял көннәрендә Буада ачык һавада гала-концерт белән тәмамланды. Ике атна эчендә төп республика фестивальләрендә тәрбияләнүчеләр 19 концерт программасы куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fort Ross Ventures фондына нигез салучы Виктор Орловский белән очрашты.
Очрашу Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды («Казан Экспо» мәйданчыгында).
Сәнәгатьне цифрлаштыру мәсьәләләре, хәзерге икътисадта венчур капиталының һәм стартапларның роле, 2021-2035 елларда технологик һәм бизнес трендлар темасы буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген Виктор Орловский Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында сәнәгатьне цифрлаштыруга багышланган нотык белән чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Позитив Текнолоджиз» АҖ компаниясенә нигез салучы Юрий Максимов киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында - Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген кибериминлек кебек юнәлешкә аерым игътибар бирергә кирәк.
Шуны искәртик: «Позитив Текнолоджиз» АҖ белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Татарстан Республикасының цифрлы икътисады мәгълүматының иминлеген тәэмин итү максатларында килешү имзаланган иде (2021 елның июне, ПХИФ-2021 кысаларында).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola HBC AG башкарма директоры Зоран Богданович белән очрашты.
Очрашу Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды («Казан Экспо» мәйданчыгында).
Хезмәттәшлек нәтиҗәләре һәм спорт өлкәсендә зур вакыйгаларга ярдәм итү, инклюзив җәмгыятьне үстерү һәм яшьләргә ярдәм итү, шул исәптән 2022 елгы Уеннарны 2023 елга күчерү шартларында Махсус Олимпиада мирасы буенча алдагы планнар турында фикер алышынды.
Зоран Богданович калдыкларны аерым җыю, спортка ярдәм итү һәм инклюзив җәмгыятьне үстерү кебек төрле өлкәләрдә озак еллар дәвамында үзара файдалы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, җайлы инвестицион климатлы төбәкләрдә бизнес уңайлы шартларда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бурычларны тормышка ашыра ала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы делегациясе вәкилләре һәм Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко белән очрашты.
Шуны искәртик: Белоруссия коллегалары делегациясе Казанга эш сфәренә килгән. Төп максатлары – Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чараларында катнашу.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек, икътисадта һәм сәнәгатьтә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Без киләчәктә Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга телибез, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Белешмә өчен:
Беларусь Республикасы – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. Беларусь соңгы еллар дәвамында тотрыклы рәвештә Татарстанның тышкы сәүдә партнер лидерлары арасына керә.
Беларусь Республикасы һәм, Россия Федерациясе төбәге буларак, Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, 2021-2023 елларга чаралар планы имзаланган.
Нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү, югары технологияләр, мәгълүматлаштыру, экология, җиңел сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек алып барыла.
Белоруссия капиталы катнашында «Алабуга» МИЗда «СМИТ» компаниясе эшли (җылылык белән тәэмин итү һәм нефть-газ чыгару тармагы өчен изоляцияләнгән пенополиуретан труба продукциясе җитештерү).
Хәзерге вакытта Беларусь Республикасында 18 «Татнефть» АЗСы эшли.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Икътисадның конкурентлык сәләтен үстерү факторы буларак, сәнәгатьне цифрлаштыру» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында катнаша.
Утырыш «Казан-Экспо» мәйданчыгында узды. Утырышның онлайн трансляциясе оештырылган (Татарстан рәсми сайты) www.tatarstan.ru.
Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бүгенге утырышы сәнәгать һәм энергетика предприятиеләрен цифрлы трансформацияләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган.
"Билгеле бер казанышларга ия булып, безнең сәнәгатьнең, гомумән алганда, предприятиеләрнең цифрлы үсеше өчен зур потенциалы бар. Безгә хәрәкәт итәргә урын бар. Һәм безгә бу юнәлештә актив һәм планлы эш алып барырга кирәк», – диде Алексей Песошин.
Ул ассызыклаганча, республикада предприятиеләрне цифрлы трансформация белән нәтиҗәле тәэмин итү өчен, тармак үзенчәлеген исәпкә алып, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә комплекслы һәм эзлекле чаралар күрергә кирәк. Сәнәгать тармакларын цифрлы трансформацияләү предприятиеләрнең үзләре һәм хезмәткәрләрнең тиешле компетенцияләреннән башка мөмкин түгел", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстанда цифрлаштыру мәсьәләләрендә «Татнефть», «ТАИФ», «КАМАЗ» кебек сәнәгать предприятиеләре иң алдынгы һәм әзерлекле булып тора. Бу предприятиеләр цифрлы пространствоны системалы һәм нәтиҗәле үзләштерәләр.
Предприятиеләрне цифрлаштыру һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең цифрлы трансформациягә әзерлеген тикшерү нәтиҗәләре турындагы нотык белән юшәлеш компанияләре вәкилләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы предприятиеләренең цифрлы трансформациягә әзерлеген тикшерүне Strategy Partners идарәче партнеры Александр Идрисов тәкъдим итте.
«Калашников» концерны» АҖ идарәче директоры Алексей Тенсин предприятиеләр эшчәнлегенең югары финанс күрсәткечләренә ирешү инструменты буларак санлы технологияләр турында сөйләде.
«Хайер» индустриаль паркы территориясендә «акыллы завод» концепциясе һәм «Хайер» компаниясенең Чаллыдагы эше турында «Хайер Фридж РУС» ҖЧҖнең сыйфат системаларын тәэмин итү һәм үстерү директоры Сергей Седых сөйләде. Ул компаниянең барлык производстволары цифрлаштыру казанышларын кулланып эшли, дип искәртте. Бүгенге көндә, аерым алганда, 1 млн 200 меңнән артык суыткыч чыгарылган.
Fort Ross Ventures фондына нигез салучы Виктор Орловский 2021-2035 технологик һәм бизнес трендларын тәкъдим итте, шулай ук венчур капиталының һәм хәзерге икътисадта стартапларның роле турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week 2021 халыкара форумын ачуда катнаштылар. Чара 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак.
Форумның төп максаты – цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын һәм хезмәтләрен эшләүчеләрнең һәм кулланучыларның фәнни, техник һәм коммерция коммуникациясенең еллык мәйданчыгын формалаштыру.
Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә Kazan Digital Week ярдәме өчен рәхмәт белдерде. "Цифрлаштыру – бүгенге дөньяның мөһим тенденциясе. Бу форум без тәҗрибә алмашырлык, ИТ өлкәсендә үз тәҗрибәләребезне күрсәтә алырлык менә дигән мәйданчык булып тора. Барлык катнашучыларга да яхшы эшләр телим. Kazan Digital Week киләчәктә дә кирәк булыр дип ышанам», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Мәкъсүт Шадаев искәртеп узганча, цифрлы трансформация Россия Президенты тарафыннан илкүләм үсешнең дүрт максатыннан берсе буларак игълан ителгән. «Бу сан безнең тормышыбызга, барлык тармакларга зур күләмдә кертелергә тиеш. Бу планнарның кәгазьдә калмавы, мөмкин кадәр активрак тормышка ашуы бик мөһим», - диде РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week киңлекләрендә оештырылган күргәзмәдә булдылар. Россия һәм чит илләр компанияләре сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать, агросәнәгать комплексы, транспорт, юл хәрәкәте иминлеге, элемтә һәм башка юнәлешләрдә үзләренең цифрлы эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Форумның эш программасы цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә булдырыла торган инновацион продуктларга нигезләнәчәк. Төп юнәлешләр: цифрлы индустрия 4.0, интеллектуаль транспорт системалары, кибериминлек, финтех экосистемасы һ.б. Форум катнаш форматта уза.