Альберт Кәримов «Татарстан – Кыргызстан» эшлекле форумы эшендә катнашты

2021 елның 19 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Татарстан – Кыргызстан» эшлекле форумы эшендә катнашты. Чара Бишкектә, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында уза.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов: «Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Нургожой улы Җаппаровка төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип билгеләп үтте.

«Татарстан – Кыргызстан» форумында катнашучылар арасында: Татарстан һәм Кыргызстанның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары, алдынгы предприятиеләре җитәкчеләре.

Татарстан белән Кыргызстан арасында 2017 елның декабрендә имзаланган Хөкүмәтара килешү гамәлдә. Турыдан-туры авиаочыш башкарыла (атнага Бишкеккә 1 рейс).

2020 ел нәтиҗәләре буенча яклар арасында товар әйләнеше 41 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. Бу күрсәткечне арттыру өчен, Татарстан Президенты фикеренчә, товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру мәсьәләләре буенча активрак эшләргә кирәк.

Аерым алганда, Кыргызстанга машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, компрессорлар, суыткыч җайланмалары, автомобиль шиннары, көнкүреш химиясе товарлары, хәләл продукция, медицина сәнәгате товарлары, фармацевтика продукциясе китерелеә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксыну күзәтелә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы делегациясе Бишкектә ОсОО «Автомаш-Радиатор», Язучы Чыңгыз Айтматов музей-йортында, Кыргызстан Республикасында КФУ мәгариф үсеше үзәгендә булдылар, шулай ук Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Жапаров белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International