Балалы РФ гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында «Демография» илкүләм проекты составында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында «Гаилә ипотекасы» дигән ташламалы ипотека программасы гамәлгә ашырыла.
2023 елның 31 декабренә кадәр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләр ташламалы ипотека программасы буенча торак кредитлары алырга хокуклы. Шулай ук Программа кысаларында 2021 елның 1 апреленнән РФ территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси торак йорт төзүгә яисә РФ территориясендә урнашкан җир кишәрлеге сатып алу һәм анда шәхси торак йорт төзүгә бирелгән кредитларны да алырга мөмкин. Моннан тыш, юридик заттан яки шәхси эшкуардан РФ территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси торак йорт сатып алу хокукы да барлыкка килә.