Россиянең агач эшкәртү тармагының әйдәп баручы предприятиесе – Kastamonu компаниясе 2021 елның 10 аенда илнең иң эре төзелеш объектларына 2 млн.кв.метр ламинат кайтарган.
Төп төзелеш мәйданчыклары арасында – «ПИК» ДК, ЛСР төркеме, SetlGroup проектлары һәм башкаланың реновация программасы буенча йортлары. Тәэмин итү географиясе Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен, шулай ук Екатеринбург, Калуга, Обнинск, Төмән, Ярославль, Новороссийск һәм Ростов өлкәсен колачлый.
МДФ, ХДФ плитәләре һәм ламинат идән өслекләре җитештерү буенча Kastamonu заводы Татарстанда 2014 елдан бирле «Алабуга» МИЗ территориясендә эшли. Компания 31 класслыдан 34 класслыга кадәр тузуга чыдам ламинат һәм төрле МДФ-плитәләр чыгара, алар, шул исәптән, дымга һәм утка карата да чыдам. МДФ плитәләрен җитештерү куәте елына 1,05 млн.м³ тәшкил итә.
2021 елның августында WhatWood аналитик агентлыгы ламинат һәм МДФ Россия базарына масштаблы тикшерү уздырган, аның барышында агач эшкәртү тармагының иң эре җитештерүчеләренең өлешен бәяләгән һәм чагыштырган. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча Kastamonu Россиядә ламинат һәм МДФ җитештерү күләме буенча 2021 елда беренче урында тора.