2021 елның 23 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының локаль тәэмин итүчеләре өчен «Магнит» компаниясенең сәүдә-сатып алу сессиясе узачак. Конференциядә катнашу бушлай. Үткәрү урыны: «Kazan Palace by Tasigo» кунакханәсе, Казан шәһәре, Калинин урамы, 3Б.
Сатып алу сессиясендә катнашу өчен әлеге сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк:
Шунысына игътибар итегез, 2021 елның 22 ноябрендә 16:00 сәгатькә кадәр генә теркәлергә мөмкин. Чараның форматы – сатып алу бүлеге вәкиле белән индивидуаль аралашу.
Катнашучыларга таләпләр:
товар җитештерүче компанияләрдән һәм шәхси эшкуарлардан берәр вәкилне катнаштыру рөхсәт ителә;
сулыш органнарын яклый торган индивидуаль чаралар (битлекләр, респираторлар) булуы мәҗбүри ;
«Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан (gosuslugi.ru) файдаланып алынган, COVID-19 коронавирус йогышына каршы вакцина узуны яки соңгы алты ай дәвамында әлеге инфекция белән авыруны раслый торган шәхси QR-кодларның булуы мәҗбүри, аларның төгәл кемнеке булуын раслый торган дәлилләмә булырга тиеш;
тән температурасы югары (37,2°С тан югары) булган, йогышлы авыру билгеләре күзәтелгән затлар кертелмәячәк.