Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә 2021 елда «Ел инженеры» республика конкурсын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышы узды. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Утырышта «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының эшче яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сәгетдинов, Казан ачык талантлар университеты 2.0 директоры Айдар Акъмалов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин һәм тармак министрлыкларының һәм Казан югары уку йортларының башка вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында 2021 елда уздырылачак II «Ел инженеры» республика конкурсын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конкурста катнашучылардан гаризалар кабул итү срогын 2021 елның 4 октябренә кадәр озайту турында карар кабул ителде. Гаризаны Инженеррт.рф порталы аша бирергә мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Кыргызстан Республикасының Инвестицияләр министрлыгы һәм Кыргызстан Республикасы Энергетика һәм сәнәгать министрлыгы вәкилләре белән очрашты. Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.
Очрашуның төп максаты – сәүдә-икътисад өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу. Яклар энергетика, автомобиль төзелеше, вертолет төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә партнерлыкны киңәйтүдә мәнфәгатьле. Мәдәният һәм туризм өлкәсендәге элемтәләрне киңәйтү өчен дә алшартлар бар.
Кыргызстан партнерлары белән Татарстанның «Ядран» ИК, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ кебек эре предприятиеләре хезмәттәшлек итә. Шулай ук «Татспиртпром» АҖ, «ЕлАЗ ҖБ» АҖ һ.б. компанияләрне Кыргызстан базарына чыгару мөмкинлеге карала.
2017 елда Татарстан Республикасы белән Кыргызстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фән һәм техника өлкәсендә һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Хәзерге вакытта Татарстан-Кыргызстан эш төркемен төзү карала һәм хезмәттәшлекне активлаштыру буенча юл картасы проекты эшләнә. Татарстан-Кыргызстан эшлекле төркеменә Татарстан Республикасының төрле оешмалары вәкилләре кергән.
Очрашуда катнашучылар ике яклы товар әйләнешен үстерү һәм республикалар арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген тирәнәйтү буенча мондый чараларны даими үткәрүнең максатка ярашлы булуы турында фикер алышты.
Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән 2021 елның 4 августында Россия предприятиеләренең имиджын яхшырту һәм Россия брендлары продукциясенә кулланучылар лояльлеген формалаштыру механизмы буларак конкурс нигезендә Сәнәгать туризмын үстерү буенча акселерация программасын башлап җибәргән иде.
Конкурс Россия Федерациясенең 53 субъекты арасында үткәрелгән. Татарстан Республикасы Акселераторда катнашу өчен сайлап алу узган 30 төбәкнең иң куәтле төбәк командасын формалаштырган.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 10 предприятиене сайлап алды, алар арасында «Татспиртпром» АҖ, «КАМАЗ» ҖАҖ, «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ, «Кукмара киез итек-киез комбинаты» АҖ, «ЦФ «КАМА» ҖЧҖ, «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ, «Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖ, «Саба урман сәнәгате хуҗалыгы» ҖЧҖ,» Выксунск металлургия заводы» АҖ, «Алсу» Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы» ҖЧҖ.
Проектның Татарстан Республикасыннан гомуми координациясен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәре Идрисов Тимур Газинур улы алып бара.
Акселерация программасында төбәкнең сәнәгать туризмы стратегиясен формалаштыру, предприятиеләрдә экскурсияләр, шул исәптән виртуаль экскурсияләр оештыру, шулай ук экскурсия маршрутларын эшләү һәм аларны алга җибәрү керә торган өч модуль бар.
Стратегик инициативалар агентлыгы проектында катнашу предприятиеләргә яңа туристлык программаларын булдырырга һәм, федераль экспертларны җәлеп итеп, төбәктә сәнәгать туристлыгын үстерү стратегиясен төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Сайлап алу этабының өч модуле нәтиҗәләре буенча эшләнгән программалар Россия туроператорлары тәкъдимнәренә керәчәк һәм чит ил базарларында тәкъдим ителәчәк. Сәнәгать туризмы буенча Стратегик инициативалар агентлыгының Бөтенроссия акселераторының финалы 2021 елның декабренә планлаштырылган.
2021 елның 31 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 841 номерлы карар кабул ителде, анда төргәкле суны маркалау кагыйдәләре һәм сроклары билгеләнгән.
Маркалауны керткәннән соң төргәкле су базары тагын да ачылыбрак китәр, сатып алучылар реаль вакыт режимында сатып алына торган эчәргә яраклы су турында «Честный знак» мобиль кушымтасы ярдәмендә мәгълүмат алыр, ә намуссыз җитештерүчеләр китү хисабына компанияләрнең базарда үз өлешен арттыру мөмкинлеге барлыкка килер, дип көтелә.
Әлеге карар нигезендә, 2021 елның 1 сентябреннән төргәкле су җитештерүчеләр, импортерлар, күпләп һәм ваклап сатучылар «Честный знак» сайты аша товарлар әйләнешен мониторинглау буенча дәүләт мәгълүмат системасында теркәлергә тиеш.
Агымдагы елның 1 декабреннән Россиядә җитештерелә яки аның территориясенә кертелә торган минераль су маркаланган булырга тиеш. 2022 елның 1 мартыннан шундый ук таләпләр эчәргә яраклы төргәкле су өчен дә кертелә.
Татарстан Республикасы предприятиеләренең төргәкле суны маркалауга әзерлеген тәэмин итү өчен, 15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында төргәкле су җитештерүче предприятиеләр, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ товарларны маркалау системасының бердәм операторы катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмә кысаларында предприятиеләргә маркалауны кертүнең барлык этаплары турында җентекләп сөйләделәр, шулай ук ачык диалогта төбәк җитештерүчеләренең маркалауга әзерлеге турында да фикер алыштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә товарлар әйләнешен мониторинглау буенча дәүләт мәгълүмат системасында Татарстан Республикасының төргәкле су әйләнешендә 185 катнашучы теркәлгән, шуларның 20се – җитештерүче һәм 3се – импортер (теркәлгән компанияләр турында мәгълүмат битенә сылтама: https://честныйзнак.рф/business/spisokuot/ ).
Моннан тыш, элегрәк Татарстан Республикасының 3 җитештерүчесе – «Алиса» ҖКФ» ҖЧҖ, «ТПФ Изыскатель» ҖЧҖ һәм «Булгарпиво» ААҖ төргәкле суны маркалау буенча экспериментта катнашкан иде. Экспериментлар уңышлы узган, һәм хәзер компанияләр актив рәвештә аны сәнәгатькә кертүгә әзерләнә.
Хөрмәтле республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Коралчылар көне белән котлыйм!
Илебезнең бөтен тарихында тармакның иң яхшы белгечләренең фидакарь хезмәте чит ил аналогларын уздырып җибәргән корал үрнәкләрен булдыруны тәэмин итте. Без Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның хәрби техника һәм продукция җитештерүдә алдынгы булуы белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Бүген республиканың оборона предприятиеләренең хезмәт коллективлары үз элгәрләренең данлы традицияләрен дәвам итә, Россия коралының данын арттыра.
Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитештерүне модернизацияли, конкуренциягә сәләтле продукциянең яңа үрнәкләрен эшли, югары квалификацияле кадрлар әзерли, ватаныбызның оборонасын ышанычлы саклау һәм ныгыту өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшли.
Җыелган фәнни-техник потенциалдан файдаланып, алдынгы технологияләр кертеп, илебез хәрби техникасын һәм коралларын уйлап табучылар һәм булдыручылар тармак алдында торган бурычларны уңышлы үтәрләр дип ышанам.
Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә һәм ветераннарына сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россия хакына яңа казанышлар телим!
Хөрмәт белән,
ТР Премьер-министр урынбасары –
Татарстан Республикасы
сәнәгать һәм сәүдә министры
А.Ә.Каримов
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «DaEvet» сәүдә онлайн-платформасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында яклар җиңел сәнәгать өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
«Туполев» ГАҖ Директорлар советы (Ростех дәүләт корпорациясенең «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ составында) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны үз рәисе итеп сайлады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Санкт-Петербург вице-губернаторы Владимир Княгинин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Очрашуда катнашучылар составына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев керде.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербургның яңа һәм альтернатив энергетика, яшел химия һәм яңа материаллар, электромобильлек һәм технологик үсешнең башка перспектив юнәлешләре өлкәсендә партнерлык мәсьәләләре каралды.
Татарстан ягындагы вәкилләр Санкт-Петербургтагы коллегалары белән Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университетының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, әлеге уку йортлары шәһәр икътисадына алдынгы технологияләрне кертүдә ярдәм иткән.
Очрашуда катнашучылар фән, мәгариф һәм инновация технологияләре өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү турында килеште.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасының тышкы сәүдә һәм инвестицияләр министры урынбасары Хуррам Тешабаев белән очрашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Очрашу барышында яклар ике яклы хезмәттәшлекнең хәзерге торышы, проблемалы мәсьәләләре, шулай ук нефть-газ, машина төзелеше, инвестиция, транспорт-логистика һәм башка өлкәләрдә перспектив юнәлешләре турында фикер алышты.
Актуаль проектлар арасында – «Химград» АҖ белән берлектә Ташкент өлкәсендә индустриаль парк булдыру. Быел проект Үзбәкстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән яңа импульс алды.
«ПОЗиС» компаниясе Үзбәкстан Республикасына медицина җиһазлары, шул исәптән коронавирстан вакциналар һәм биналарда һаваны йогышсызландыру өчен билгеләнгән медицина приборларын саклау өчен суыткыч җиһазларын китертүне алга таба арттыру белән кызыксына.
2017 елдан башлап «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ компаниясе тарафыннан Үзбәкстанның югары медицина учреждениеләрендә симуляция үзәкләре оештыру проектларын гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә Ташкент педиатрия институты базасында сынау проектын гамәлгә ашыру карала.
Шулай ук «БАРС» аяк киемнәре компаниясе белән «Узчармсаноат» ассоциациясе арасында аяк киеме җитештерү буенча уртак предприятие төзү буенча хезмәттәшлекнең уңай динамикасын да билгеләп үтәргә кирәк.
Яклар билгеләнгән барлык проектлар һәм хезмәттәшлек юнәлешләре буенча алга таба эшне дәвам иттерергә, шулай ук киләсе чараны якын арада югары дәрәҗәдә оештыру мөмкинлеген карарга килеште.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русский белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисадый багланышлары зур. Ульяновскка бензин һәм дизель ягулыгы, шиннар, йөк автомобильләре, химия продукциясе, ашлама, катнаш азык, пыяла һ.б. китерелә. Ульяновск өлкәсеннән Татарстанга йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, цемент, түбә ябу материаллары, агросәнәгать комплексы продукциясе, тимер-пресс җиһазлары кертелә.
«Безнең, ара якынлыгын, бер төрле сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармакларын исәпкә алып, сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы. Безнең предприятиеләр төрле юнәлешләрдә партнерлыкны актив үстерергә әзер», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Очрашу барышында машина төзелеше, авиатөзелеш, цифрлаштыру, мәгариф һәм фән, туризм һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсендә яшәүче татарларга ярдәм күрсәткән өчен аерым рәхмәт белдерде, бу – 150 меңгә якын кеше.
Шулай ук ТР Президенты Алексей Русскийга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.