Родион Карпов «Безнен заман» республика фестивале призерларын бүләкләде

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Быел Горький исемендәге Зеленодольск заводы командасы «Хореография» һәм «Минута славы» номинацияләрендә 1 урынны, шулай ук «Визитка-презентация»дә 2 урынны яулаган, гомумкоманда зачетында безнең судно төзүче завод вәкилләре фестивальнең көмеш призеры булганнар.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, Зеленодольск районы башлыгы, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов һәм, әлбәттә инде, үз командасының баш остазы һәм җанатары – Горький исемендәге заводның генераль директоры Александр Филиппов бар иде.

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале 2013 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, проектның авторы – «Созвездие-Йолдызлык» ТР Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы инициаторлыгында уза.

2021 елда фестивальдә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 127 предприятие һәм оешма катнашкан.

Зеленодольск районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International