ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында Мьянмада.

Эш сәфәре кысаларында делегациядә кайбер ведомстволар җитәкчеләре белән очрашулар, шулай ук Мьянма һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре белән түгәрәк өстәлдә катнашу планлаштырылган. Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы презентациясе белән чыгыш ясаячак.

Татарстан делегациясе составында шулай ук Мьянмада «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Казан вертолет заводы» АҖ продукциясен сату буенча идарәче директор урынбасары, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ генераль директоры, «Казан май комбинаты» АҖ вәкилләре һәм башкалар бар.

«Турникетларсыз атна» россиякүләм акциясе кысаларында Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS компаниясенә Татарстан Республикасы һәм Марий Эл уку йортларының 100 дән артык укучысы һәм студенты килгән. Чара Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге эгидасында узган. 

Мәктәп укучылары өчен предприятиенең төп җитештерү мәйданчыклары буенча танып-белү экскурсиясе оештырылган, шулай ук «ПОЗиС» АҖ суыткыч продукциясенең яңа эшләнмәләре тәкъдим ителгән көнкүреш техникасының күргәзмә залы күрсәтелгән.

А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) студентлары суыткыч продукциясе һәм сәүдә медицина җиһазлары җитештерү белән генә чикләнмичә, компаниянең кадрлар сәясәте турында да киңәйтелгән мәгълүмат алганнар. Завод белгечләре булачак машина төзүчеләргә POZIS компаниясенең үсеш перспективалары, суыткыч производствосында кулланыла торган заманча технологияләр, яшь белгечләр өчен каралган социаль өлеш турында сөйләгәннәр.

POZIS һәм КНИТУ-КАИ профессиональ инженер кадрлар әзерләү эшендә күптәнге партнерлар. Ел саен дәрәҗәле югары уку йорты студентлары «ПОЗиС» АҖдә эш тәҗрибәсе ала. Профессионалларның остазлыгы аркасында булачак белгечләр җитештерүнең реаль шартларына яхшырак җайлашырга, үз компетенцияләренең дәрәҗәсен бәяләргә һәм аларны укыту процессында төзәтмәләр кертү кирәклеген билгеләргә мөмкин. Студентлар өчен гамәли дәресләр заманча һәм инновацион производствода уза. 

Шулай ук «ПОЗиС» АҖдә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның Зеленодольск машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институтының машина төзелеше производствосы инжинирингының һәм цифрлаштыруның база кафедрасы нәтиҗәле эшли, анда булачак машина төзүчеләр завод лабораторияләрендә гамәли дәресләр ярдәмендә уртак тәҗрибә-конструкторлык һәм фәнни-тикшеренү эшләрен (НИОКР) башкаралар һәм гамәлгә ашыралар.

«Турникетларсыз атна» – Россия машина төзүчеләр берлеге эгидасында уза торган масштаблы акция, ул елына ике тапкыр: апрель һәм октябрьнең һәр өченче атнасында үткәрелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ), сәламәтлеккә глобаль янаулар: табигать пычрана, климат үзгәрә, диабет, яман шеш, вакцинациядән баш тарту.

Иммунизация ел саен дифтерия, йогышлы тартышу авыруы, коклюш, полиомиелит һәм кызамыктан 2-3 миллион кешене үлемнән коткарып калу мөмкинлеген бирә.

Без прививка ала торган йогышлар нәрсәсе белән куркыныч соң? 

Дифтерия булганда авыруларның 2/3 өлешендә йөрәк чире (миокардит) үсеш ала. 

Яра алу нәтиҗәсендә стобняк белән авырып китәргә мөмкин, 90-100% очракта ул һәлак булуга китерә.  

Кызамыктан балаларда энцефалит (баш миендә ялкынсыну) үсеш ала башлый, баланың акыл үсешендә җитешсезлекләр барлыкка килеп, ул үләргә мөмкин. 

Эпидемик паротит (колак арты бизе шешү) чукрак калу һәм башлыча ир балаларның кысыр булу сәбәбенә әйләнергә мөмкин. 

Полиомиелит котылгысыз параличка китерә. 

Грипптан (пневмония һ.б.) өзлегүләр госпитализацияләүгә һәм үлемгә китерә. 

Халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен, халыкның планлы иммунизация белән колачлау дәрәҗәсе кимендә 95% тәшкил итәргә тиеш.

Хәзерге вакытта вакцинацияләштерүгә караганда да нәтиҗәлерәк саклану механизмы юк. 

Исегездә тотыгыз, прививкадан баш тарту билгеле бер кешенең генә түгел, ә аның белән тыгыз бәйләнгәннәрнең (гаилә, төркем яки сыйныф, дуслар) дә сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. 

Иммунитеты начар булган затлар (кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник чирле  затлар, йөкле хатын-кызлар) өчен вакцинацияләүдән баш тарту бигрәк тә куркыныч, чөнки алар бактерияләрдән һәм вируслардан аеруча да якланмаган.

Вакцинацияләүне кичектереп тору яки аннан баш тарту турында карар кабул иткәндә, Сез үз өстегезгә бик зур җаваплылык аласыз, чөнки мондый карар Сезнең дә, балагызның да сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырырга һәм тирә-юньдәге кешеләргә дә зыян китерергә мөмкин. 

Безнең һәркайсыбыз яшәргә хокуклы, һәм димәк, прививка ясатырга һәм сәламәт булырга хокуклы!


22
апрель, 2022 ел
җомга

Россиянең агач эшкәртү тармагының алдынгы предприятиесе – Kastamonu – энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга республика конкурсы дипломын алды.

Җиңүчеләрне бүләкләү 19 апрельдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча халыкара форум кысаларында узды. Kastamonu компаниясе «Җиңел, азык-төлек, агач эшкәртү сәнәгате» номинациясендә лауреат булган.

Kastamonu заводында рециклингның нәтиҗәле системасы эшли: яңа буын чистарту корылмалары ярдәмендә эшләнгән агынты сулар берничә чистарту стадиясе уза – механик, химик һәм биологик, шуннан соң янә җитештерү процессларында кулланыла. Бу табигый ресурсларны сизелерлек экономияләргә һәм агынты суларны бүлеп чыгару күләмен киметергә мөмкинлек бирә. Шулай ук предприятиедә үз энергия чыганаклары – экологик газ турбинасы җайланмалары кулланыла.

          Моннан тыш, компания чүп-чарны аерым җыя һәм ел саен йөзләгән тонна җитештерү калдыгы эшкәртә, ә аларның бер өлешен мөстәкыйль рәвештә эшкәртә. 2021 елда 700 тоннага якын полиэтилен һәм пластик, кәгазь һәм катыргы, шулай ук кара һәм төсле металл калдыклары эшкәртүгә  озатылган.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ростех дәүләт корпорациясенең «ПОЗиС» компаниясе мәйданчыгында компания җитәкчелегенең Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан качаклар белән очрашуы булып узды. Чара кысаларында мәҗбүри күченүчеләргә суыткыч приборлары, сәүдә медицина җиһазлары җитештерү һәм транспорт логистикасы идарәсендә эш тәкъдим иттеләр.

Очрашуда катнашучылар өчен суыткыч җитештерү һәм логистика үзәге буенча танышу экскурсиясе оештырылды. Компания җитәкчесе кунакларга ярдәм сүзләрен җиткерде һәм заводка эшкә урнашырга чакырды. Бүген предприятиедә механик җыю эшләре слесаре, көйләүче, аппаратчы, йөк ташучы, транспортчы, слесарь-ремонтчы кебек һөнәрләргә ихтыяҗ зур.

POZIS компаниясе җитәкчесе компаниянең күмәк килешүендә каралган ташламалар һәм ярдәм программалары яңа хезмәткәрләргә карата да гамәлдә булачагына игътибар итте.

2022 елның 28 апрелендә «Рационализаторлар марафоны» бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында беренче чара старт ала, ул белемнәрне арттыру өчен онлайн-лекцияләр, белем бирү сессияләре, визионер дискуссияләре һәм башка төр чаралар циклыннан гыйбарәт һәм рациональләштерү һәм җитештерүдәге технологик яхшыртулар өлкәсендә предприятиеләр хезмәткәрләренең гамәли тәҗрибәсен арттыруга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын уңышлы гамәлгә ашыруга ярдәм итүче «Рационализаторлар марафоны»н Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) уздыра. Аның максаты – хезмәт базарында кыйммәтләр нисбәтен үзгәртә торган карарлар һәм алдынгы инновацияләрне популярлаштыру, ә нәтиҗә буларак-рационализаторлар хәрәкәтен үстерүгә яңа импульс бирү. Марафонда катнашу уңай үзгәрешләр авангардында булырга, аларның юнәлешен һәм үсеш трендларын формалаштырырга, конкрет тармак, төбәк һәм бөтен ил масштабындагы икътисадый процессларга йогынты ясарга омтылган барлык предприятиеләр һәм хезмәткәрләр өчен бик мөһим.

Соңгы берничә айда Россия икътисадый яктан җитди үзгәрешләр белән очрашты. Шул ук вакытта килеп туган хәлне бизнесны үстерү өчен ачыла торган мөмкинлек тәрәзәләре буларак кабул итү мөһим. Моны ни рәвешле гамәлгә ашырып булуы турында спикерлар «Рационализаторлар марафоны: мөмкинлек буларак кризис» дип аталган гамәли юнәлешле лекциядә сөйләячәкләр. Алар белән бергә без чыгымнарны ни рәвешле компенсацияләргә һәм эчке процессларны ничек төзәтергә, базарда бушаган урыннарны алырга, хезмәткәрләрне тупларга һәм шторм чорында – бу юнәлештә беренче адымнар ясаган ил компанияләренең реаль кейслары мисалында компаниянең тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкин икәнлеген беләчәкбез.

«Рационализаторлар марафоны: мөмкинлек буларак кризис» лекциясе 2022 елның 28 апрелендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр онлайн-форматта узачак.

Чараны персонал белән идарә итү өлкәсендә эксперт-гамәлчеләр, «Осознанная карьера» проекты авторы Екатерина Сухобаевская һәм «Куппер» компанияләре төркеменә нигез салучы һәм техник директор (Россиядә майлау материаллары җитештерүче), т.ф.к. Сергей Мамыкин үткәрәчәк.

Чараның трансляциясен теркәлгән кулланучылар гына карый алачак. Теркәлү өчен сылтама: https://leader-id.ru/events/284488

«Рационализаторлар марафоны»нда тәкъдим ителгән тәҗрибәләр һәм белем бирү материаллары, биләгән позициясенә карамастан, төрле яшьтәге предприятие хезмәткәрләренә файдалы.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге" дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2022 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты.

Утырыш «Казан Экспо» мәйданчыгында уза.

Исегезгә төшерәбез, бүген биредә Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы ачылды

ТР Министрлар Кабинеты утырышында РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов һәм башкалар катнаша.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Көн тәртибендәге төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады. Татарстанда 2021 елда электр энергиясен куллану 32 млрд кВт/сәг тәшкил итте, бер ел эчендә 10% ка арткан, бу сәнәгый су сибү белән бәйле. Электр энергиясе җитештерү 13% ка 27 млрд кВт / сәг кадәр арткан, әмма республикада электр энергиясе дефициты саклана.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанның электр энергиясе өлешендә тулысынча үз-үзен тәэмин итүгә чыгуы 2025 елда планлаштырыла.

Бүленгән генерация өлкәсендә шактый үсеш көтелә, хәзер аның куәте 280 мВт (ТРда билгеләнгән куәтнең 3,5%) тәшкил итә, 2023 елга ул 1 мВт дан артып китәчәк, бу билгеләнгән куәтнең 13,9% ын тәшкил итәчәк.

Альберт Кәримов шулай ук энергетика объектларын модернизацияләү дә мөһим, дип белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы 3,7% ка арткан. 2020 елга энергия сыйдырышлылыгын 40% ка киметү бурычы үтәлмәгән. Шул ук вакытта республика буенча энергия сыйдырышлылыгы 2007 ел дәрәҗәсенә карата 26,2% ка кимегән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге шартларда беренчел мәсьәлә - импортны алыштыру, бигрәк тә энергетикада. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, үз эшләнмәләргә алыштыру өчен кирәкле продукциягә анализ ясарга кирәк.

Илебез технологияләрен гамәлгә кертү - ил иминлеге мәсьәләсе, диде Рөстәм Миңнеханов, Хәзер генерация куәтләренең 12% тирәсе чит ил җиһазларында эшли һәм чит ил программа продуктларын куллана.

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрнең энергия нәтиҗәлелеге программаларын куллану мисалларын китерде. Бу "Түбән Кама нефть химиясе", "ПОЗИС", "Татнефть" һәм башкалар.

Шул ук вакытта соңгы берничә елда продукциянең энергия сыйдырышлылыгы арткан.

Энергетика компанияләре өчен төп бурыч - энергия белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итү. Рөстәм Миңнеханов күптән түгел төбәкнең эре шәһәрләрендә электрны аварияләрсез сүндерүгә юл куелуын искәртте һәм энергия компанияләренә сыйфатлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә кушты.

Моннан тыш, мөһим мәсьәләләрнең берсе - бюджет өлкәсендә энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Муниципалитетларга бәя бирү резервлар булуын күрсәтә. Муниципалитетлар өчен конкрет чаралар белән энергияне саклау программалары кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Әйтик, бер районда җылылык бирү учреждениеләрендә җылылык өчен куллану республика буенча уртача күрсәткечтән 1,5 тапкыр югарырак (Актаныш районы), җылылык өчен ресурслар чыгымнары уртача 27% ка югарырак (Балык Бистәсе районы).

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, челтәрләргә технологик тоташтыру процедурасын гадиләштерү һәм вакытны кыскарту мөһим, дип саный. Хәзер ул 3 айдан артык эшли.

Торак-коммуналь хуҗалыкта энергия нәтиҗәлелегенә килгәндә, иң кискен мәсьәләләрнең берсе - ресурсларны югалтуларны ачыклау һәм бетерү. Энергия куллануны һәм халык түләүләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк резерв булып, һава торышын җайга салу төеннәрен кертү тора. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген республикада күп фатирлы йортларның яртысыннан артыгы шундый төеннәр белән җиһазландырылган.

"Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге - комплекслы программа, анда хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә, предприятие һәм оешмаларда, һәр граждан катнашырга тиеш. Ышанам ки, безнең җайга салынган системалы эшебез билгеләнгән бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде Татарстан Президенты.

Утырыш барышында шулай ук энергияне сак тоту өлкәсендә иң яхшы казанышларга конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе – Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты. Очрашу «Казан-Экспо» да Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Кемерово өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. Кузбасс илнең иң эре индустриаль үзәкләренең берсе булып тора. Төбәктә углеводород чыгару тармагы, металлургия, химия сәнәгате үсеш алган. 

«Татарстан һәм Кемерово өлкәсе - ике көчле төбәк, һәркемнең үз өстенлекләре һәм төрле өлкәләрдә эшләнмәләре бар», - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул төбәкара товар әйләнеше күләмен арттырырга һәм җитештерү кооперациясен үстерергә тәкъдим итте.

Моннан тыш, очрашуда инновацияләр һәм инвесторлар белән эшләү, кадрлар әзерләү, цифрлаштыру, Уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү, агросәнәгать комплексы, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Сергей Цивилевка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален тапшырды.

Бүгенге таләпләр энергияне сак тоту технологияләренә күчү кирәклеген кискенләштерә.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын ачу тантанасында хәбәр итте.  Форум "Казан Экспо" территориясендә уза.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум - экспертлар, сәнәгатьчеләр элемтәсе өчен ачык мәйданчык, аларның карарларына бу юнәлешнең киләчәк үсешенең стратегиясе бәйле. 
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел форумда Россиянең 34 регионыннан 63 компания катнаша. 
Ул искәрткәнчә, форум мәйданчыгында бүген шулай ук энергетика буенча Россия Дәүләт Советының эш төркеме утырышы узачак. 
Моннан тыш, форум кысаларында "Энергетика. Ресурсларны саклау" һәм Татарстан Министрлар кабинеты утырышы узачак. 
"Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм әйләнә-тирә мохитне саклау - безнең бурычлар, аларны хәл итү безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенә һәм гражданнар өчен уңайлы мохит булдыруга ярдәм итәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Форумда катнашучыларның уртак эше фәнни-техник мөмкинлекләрне ныгытуга һәм барлык дәрәҗәләрдә интеграль элемтәләрне үстерүгә юнәлтелер дип ышанам. Без тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер һәм элемтәләргә ачык".
Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, ачылу тантанасында чыгыш ясаганда, форумның мөһим вакыйга булуын һәм энергияне сак тоту өлкәсендә, шул исәптән яңа йортлар төзүдә яңа технологияләрне куллану мөмкинлеге бирүен ассызыклады. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда Россия җитештерүчеләре өчен бу үз технологияләренә күчү мөмкинлеге дә. 
Форум ачылганнан соң Игорь Левитин, Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар энергияне сак тоту технологияләренә багышланган махсус күргәзмә белән таныштылар. "Татэнерго", "Челтәр компаниясе", "Татэнергосбыт","Татнефть" һәм башка компанияләр экспозицияләре тәкъдим ителде. 
Компания вәкилләре 2020-2021 елларда җитештерү күрсәткечләре динамикасы, үзләренең яңа проектлары турында сөйләделәр. Компанияләр җылылык челтәрләрендә югалтуларны даими рәвештә киметәләр, шулай ук илебез җиһазларын һәм технологияләрен куллану сәясәтен алып баралар, бу бүгенге көндә аеруча актуаль. 
"Татнефть" компаниясе энергия ресурсларының нәтиҗәле кулланучы җирлек булдыру проектын тәкъдим итте (Актүбә штп). "Татнефть" торак пунктның проблемаларын комплекслы хәл итү һәм үстерү, шул исәптән биотехнологияләр кулланып, энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә үз тәҗрибәсен, компетенцияләрен куллана. 
Рөстәм Миңнеханов шулай ук энергетика һәм энергия саклау өлкәсендә эшләүче югары уку йортлары (Казан дәүләт энергетика университеты), башка предприятиеләр һәм компанияләр стендлары белән танышты.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Екатеринбург шәһәрендә  «Табаклы металлл эшкәртү» юнәлеше буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Илкүләм чемпионаты – 2022 финалында булган.

 Финалда Татарстан Республикасын Казан авиация-техник көллиятенең 2 нче курс студенты Динар Капеев тәкъдим итә. Эксперт – шул ук көллиятнең 4 курс студенты Фаил Нуруллин.

 Финал Свердловск өлкәсенең «Университетский» югары технологияләр технопаркы территориясендә урнашкан Урал политехника көллиятенең төбәкара компетенцияләр үзәгендә уза. Төбәкара компетенцияләр үзәге яңа югары технологияле станоклар, сыйфатлы инструментлар белән җиһазландырылган. Финалда Россия Федерациясенең 23 төбәгеннән вәкилләр катнаша.

 Финал нәтиҗәләре 23 апрельдә игълан ителәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International