Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Төркия Республикасының «Гебким» оешкан сәнәгать зонасы делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм «Аммоний» заводы вәкиле катнашында узды.
Олег Коробченко Россия һәм Төркия арасындагы стратегик хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
«Без Төркия белән элемтәләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирдек һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат. Узган ел Татарстан белән Төркия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 560 млн. артып киткән, бу соңгы 7 елда Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләрендә рекордлы күрсәткеч. Быел да күрсәткечләр рекордлы булсын өчен, безнең потенциал зур», – дип ассызыклады ул.
«Татнефть» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ һәм башкалар кебек Татарстан Республикасы предприятиеләренең Төркия Республикасы белән хезмәттәшлеге актив үсә. Төркия резидентлары «Мастер» КИП, «Алабуга» МИЗ кебек Татарстан мәйданчыкларында үз проектларын уңышлы гамәлгә ашыралар, анда инвесторларга тулысынча әзер сәнәгать, инженерлык, телекоммуникация, транспорт, таможня инфраструктурасы, шулай ук салым ташламалары тәкъдим ителә.