Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы, Россиядә Haier бизнесларын үстерү буенча директоры Людмила Романова белән очрашты.

Яклар Чаллы территориясендә Haier проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай итеп, компания индустриаль паркны үстерү эшен дәвам итә. Бүген аның территориясендә кер юу машиналары заводы, көнкүреш техникасы заводы һәм әзер продукция склады эшли. 2021 елда тагын 2 завод (штампланган эшләнмәләр заводы һәм суыткыч һәм суыту җиһазлары җитештерү буенча «акыллы завод»), шулай ук хезмәткәрләр өчен тулай торак төзелеше башланган. Моннан тыш, 2016 елдан башлап «Мастер» КИП территориясендә суыткычлар җитештерү заводы эшли. Haier компаниясе тарафыннан барлыгы 1,7 мең яңа эш урыны булдырылган.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International