Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин «ПОЗиС» АҖ (POZIS) генераль директоры Радик Хәсәнов белән эшлекле очрашу үткәрде. Эшлекле әңгәмә барышында илебездә җитештерүне үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук Россиядә югары технологияле медицина җиһазлары импортын алыштыру өчен шартлар тудыручы POZIS инновацион эшләнмәләре һәм фәнни-тикшеренү проектлары турында фикер алыштылар.
Радик Хәсәнов компания эшчәнлеген күп тармакларга масштаблау мөмкинлеген билгеләп үтте. Аерым алганда, бу – сәламәтлек саклау объектларын POZIS югары технологияле инновацион суыткыч техникасы белән тәэмин итү.
Хәзерге вакытта предприятие медицина өлкәсе өчен төрле температуралы (+2 алып +15˚С кадәр), шулай ук түбән температуралы (-86˚С кадәр) суыткыч приборлар чыгара. Аларны куллану температурага бәйле препаратлар, реагентлар һәм вакциналар саклауның барлык «салкын чылбыры» этапларын кирәкле температура белән тәэмин итү хисабына гарантияли: җитештерүчедән алып кулланучыга кадәр.
POZISның медицина суыткыч техникасы һәм зарарсызландыру җайланмалары әйдәүче республика һәм Россия дәвалау клиникаларында, медицина, мәгариф оешмаларында уңышлы файдаланыла.
«Безнең компания конкурентлыкка сәләтле заманча медицина суыткыч җиһазларының шактый зур номенклатурасын чыгара. Илдә һәм дөньяда агымдагы тенденцияләрне исәпкә алып, без алга таба да импортны алыштыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлек саклау учреждениеләрен үз продукциябез белән тәэмин итәргә әзер. POZISның суыткыч техникасы кулланучыларга югары сыйфатлы һәм функциональлек гарантияли», – дип сөйләде «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.
Медицина өчен суыткыч һәм дезинфекцияләү техникасы – POZIS компаниясенең төп юнәлешләренең берсе. Ул югары экспорт потенциалы булган продукция исәбенә керә һәм Росздравнадзор таныклыклары булган 160 артык медицина эшләнмәләре модификациясен үз эченә ала.