Олег Коробченко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашуында катнашты

2022 елның 17 июне, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы  кысаларында узды.

Казахстан Президентын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аны Казахстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе буенча референдумны уңышлы үткәрүләре белән котлады, бу тарихи вакыйганың ил өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

«Бүген Казахстан – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. Без безнең мәсьәләләргә игътибарыгыз һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәтле», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 629 млн. доллар тәшкил иткән. Яклар әлеге күрсәткечләрне арттыру һәм хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук үзара тәэмин ителә торган товарларның номенклатурасын арттыру мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Быел Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула.

Күптән түгел Татарстанга визитымны зур канәгатьлек белән искә алам, Эшлекле активлык ягыннан бик бай булды», - дип мөрәҗәгать итте Казахстан Президенты.

Касыйм-Жомарт Токаев хәбәр иткәнчә, уртак проектларның ничек тормышка ашырылуын игътибар белән күзәтә һәм аларны шәхси контрольдә тота.

Очрашу барышында Казахстан Президентына «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин үз проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Очрашу ахырында Казахстанның Атырау өлкәсендә Каратон-Саркамыс геологик разведка проектын тормышка ашыру буенча «Татнефть» ГАҖ һәм «КазМунайГаз» НК арасында килешүгә кул куелды.

Белешмә:

Каратон-Саркамыс җир асты байлыклары участогы Атырау өлкәсендә Тенгиз, Королевское ятмалары һәм «Эмбамунайгаз» АҖ ятмалары төркеме белән янәшә урнашкан.

2022 елның февралендә Каратон-Саркамыс «КазМунайГаз» НК АҖ җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирү өчен углеводородлар эзләү һәм чыгару өчен җир асты байлыклары кишәрлекләре территорияләре исемлегенә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International