Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Төрекмәнстан финанс һәм икътисад министры Мөхәммәдгелди Сәрдаров белән очрашты.
Очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров һәм Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында узды.
Кунакларны сәламләп, Олег Коробченко, килеп туган икътисадый һәм сәяси вәзгыятьтә безнең традицион партнерларыбыз, бигрәк тә Төрекмәнстан белән кооперацияне ныгыту Татарстанның тышкы сәүдә эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора, дип билгеләп үтте.
«Без Төрекмәнстан белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирәбез һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шатбыз. «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе, «КЭР-Холдинг» кебек Татарстанның алдынгы предприятиеләре Төркмәнстан территориясендә берничә эре һәм перспективалы проектларны гамәлгә ашыралар», – диде ул.
Татарстан Республикасы Вице-премьеры шулай ук Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлек инде булган юнәлешләр белән генә чикләнми, дип тә ассызыклады. Бу этапта берничә килешү төзү мөмкинлеге карала.
«Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән алга таба да төрле планлы хезмәттәшлекне тирәнәйтергә тели. Мин Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан файдасына киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлек булачагына ышанам», – дип тәмамлады ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.