ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2022 ел
сишәмбе

Савыт-саба өчен юу чарасының һәр өченче шешәсе Казан компаниясе тарафыннан җитештерелгән

Көнкүреш химиясен җитештерүче иң эре Нәфис Косметикс трансмилли көндәшләрен уздырып, савыт-саба юу чаралары базары өлеше буенча беренче урынны алган. Россиядә әлеге категориядә компаниянең өлеше 2022 елның беренче яртыеллыгында натураль чагылышта 35% җиткән (NielsenIQ маркетинг тикшеренүләре агентлыгының ваклап сату ритейл-аудит мәгълүматлары нигезендә*).

Республикада җиңел сәнәгать предприятиеләре кластерын булдыру нияте турында тармак вәкилләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белдерде. Эш төркеме утырышы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Казанның «Опора Плюс» предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген өчтән бер өлешкә арттыру турында беләләр. Татарстан компаниясе проекты «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Җитештерүчәнлек лидерлары» белем бирү программасының 25 нче агымында 37 төбәк арасында көндәшлеккә ирешкән. Шушы көннәрдә Мәскәүдә конкурска йомгак ясалган.

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россия регионнарына «Татар ярминкәсе» экспозициясен яңгыратты. Республиканың чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмәдә иилли сәүдә брендын алга этәрү мәсьәләсе  каралды.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 5 августында 2019 һәм 2021 елларда «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүчеләрнең «Предприятиедә инженерлык чишелешләрен эзләүнең заманча инструментлары» темасына стажировкасы тәмамланды. Стажировка узу турында таныклыклар тапшыру тантанасында министр урынбасары Родион Карпов катнашты.


6
август, 2022 ел
шимбә

«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «Мин күк йөзен сайлыйм!» авиация бәйрәме узды, ул «Туполев» ГАҖ конструкторлык бюросы төзелүгә 100 ел тулуга, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы төзелүгә 95 ел тулуга һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ оешуга 90 ел тулуга багышланган иде.


5
август, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстанда дүрт станок төзү заводын төзү һәм авиакластер булдыру кирәк дип саный. Бу хакта ул 5 августта Казанда АКТО авиация форумы кысаларында ТР машина төзелеше предприятиеләренең координация советында белдерде. 


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

1 августта 2019 һәм 2021 елларда «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүчеләр стажировкасының икенче этабы башланды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикъстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дәүләтшаһ Гүлмәхмәтзадә белән очрашты.


29
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 18-19 августында Калининград өлкәсенең Светлогорск шәһәрендә «Балтикада ритейл көннәре» төбәкара форумы узачак. Форумны оештыручылар – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм,  Калининград өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә, Ритейл  базары экспертларының Россия берләшмәсе.

 Форум Төньяк-Көнбатыш федераль округының ваклап сату лидерларын бер мәйданчыкта берләштерәчәк. Форумның эшлекле программасында 100 гә якын спикер һәм 500дән артык катнашучы катнашачак. Программада  логистика, маркетинг, IT, категорияле менеджмент һәм e-commerce юнәлешләре буенча 20 артык сессия булачак. Хакимият вәкилләре, тәэмин итүчеләр, ритейл һәм экспертлар кулланучылар базары трендлары турында фикер алышачак, иң яхшы эш тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

 Тулырак мәгълүматны info@retailevent.ru почтасы һәм + 7 (495) 323 71 07 телефоны аша белешергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International