Түбән Камада СИБУР уникаль кече тоннажлы химия чыгара башлаган

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

СИБУРның Түбән Кама предприятиесе полиалкиленгликольнең (ПАГ) сынау-сәнәгать партиясен, сәнәгать җиһазлары өчен махсус синтетик май чыгарган. Элегрәк Россиядә ПАГ-май җитештерелмәгән, әмма сәнәгатьнең төрле тармакларында майлау материалы һәм җылылык китерүче буларак кулланылган.   

32 тонна күләмендәге беренче партия «Нижнекамскнефтехим»ның стирол һәм полиэфир сумала (СПС) җитештерә торган заводының гади полиэфирлар җитештерү линиясендә җитештерелгән. Продукт «Томскнефтехим» һәм «Казаноргсинтез»да сынаулар узган һәм белгечләрнең югары бәясен алган.

Марат Фәләхов, «Нижнекамскнефтехим»ның җитештерү, операцияләрнең нәтиҗәлелеге һәм җитештерү системасын үстерү буенча генераль директорның беренче урынбасары:

«Нижнекамскнефтехим»та ПАГның үз производствосын булдыру – предприятие өчен генә түгел, тулаем төбәк өчен дә мөһим вакыйга. Бу СИБУРның үз технологияләрен һәм аз тонналы һәм махсус химия продуктларын булдыру буенча уңышлы мисалларының берсе. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, без гади полиэфирлар синтезы линиясендә ПАГ җитештерүне көйли алдык».

ПАГ-май киң өлкәләрдә кулланыла: аны гидротехникада һәм газ суырту җиһазларында майлау материаллары сыйфатында, суыта торган сыекчаларда, әйтик, көнкүрештә дә (хладагент компрессорларында), махсус билгеләнештәге (аналитик, медицина приборлары) техникада да суыткычларда кулланалар. Моннан тыш, металл эшкәртү сыеклыкларында, трансмиссия майларында, чылбыр майларында, азык майларында һ.б. кулланалар. ПАГ-майлар кәгазь, керамика, пыяла һәм башка тармакларда югары температуралы майлар һәм җылылык китергечләр сыйфатында кулланыла. 

Яңа продукт эшләү белән СИБУРның фәнни үзәкләре һәм бизнесы, шулай ук безнең партнерлар шөгыльләнгән. Майның рецептурасы «Нижнекамскнефтехим» ФТҮ тарафыннан эшләнгән. Продукт ТАИФ-СМ брендланган. Тулы масштаблы лаборатория сынавы Россия дәүләт нефть һәм газ университетының гамәли лабораториясе тарафыннан үткәрелгән. Сынау-сәнәгать сынаулары НИОСТ (СИБУР фәнни-тикшеренү үзәге) белгечләре катнашында үткәрелгән. Төп майны җитештерү өчен чимал СИБУР предприятиеләрендә 100% дәрәҗәсендә локальләштерелгән. Полиалкиленгликоль синтетик булмаган майлар белән чагыштырганда техник өстенлекләргә ия – бу искиткеч майлау сыйфаты, яхшы терәк булу сыйфаты, яхшы түбән температура үзлекләре, югары ябышкаклык индекслары, югары йөк – басым һәм температура вакытында эшли алу мөмкинлеге.

Ринат Гыйльмуллин, «Нижнекамскнефтехим» ФТҮ директоры:

«Яңа проектны эшләтеп җибәрү компаниянең бизнесын һәм продукт портфелен үстерү буенча өстәмә мөмкинлекләр ача. Безнең ПАГ җиһазларның ышанычлылыгын саклау мәсьәләсен хәл итүнең бер өлеше булырга мөмкин булган сәнәгать предприятиеләребез бар, бу яңа чынбарлыкта төп өстенлекләрнең берсе».

Түбән Камада СИБУРның гади полиэфирлар җитештерү линиясе елына 15 мең тоннага кадәр полиалкиленгликоль җитештерергә мөмкинлек бирә. Әлеге егәрлекләр илдәге кулланучыларның ПАГ булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк, экспертлар бәяләвенчә, ул 5 мең тоннага якын.

«Нижнекамскнефтехим» матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International