«Газпром» һәм Татарстан Республикасы төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру үсеше программасына кул куйдылар

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Бүген «Россия энергетика атналыгы-2022» халыкара форумы кысаларында «Газпром» ГАҖ идарә рәисе Алексей Миллер һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 ел азагына кадәр төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру үсеше программасын имзаладылар. Документ республика тарафыннан беренче тапкыр төзелде.

Программа нигезендә, «Газпром» Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Әтнә, Югары Ослан һәм Зеленодольск районнарында тугыз авылны, шулай ук Казаннан көнбатышка таба «Зур Зеленодольск» перспектив проектының территориясен газлаштыруны тәэмин итәчәк. 7,4 мең йорт һәм 13 котельный челтәр газына тоташтырылачак. «Газпром» программасын тормышка ашыру кысаларында 11 бистәара газүткәргеч төзеләчәк.

Моннан тыш, Казанда һәм сигез районда: Әгерҗе, Әлмәт, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә һәм Саба районнарында яңа кулланучыларны тоташтыру өчен шартлар тудырылачак. Моның өчен «Газпром»  Әлмәт һәм «Юбилейная» газ бүлү станцияләре булган ике газүткәргеч  реконструкцияләнәчәк. Дүрт ГРС: «Топево» һәм «Дөбъяз», «Тирсә» һәм «Шөгер» реконструкцияләнәчәк һәм техник яктан җиһазланачак. Ике газүткәргеч – «Бишнә» һәм «Ключи» (Зеленодольск районы), «Шәмәрдән» һәм «Измә» (Саба районы) арасында элемтә чыбыклары корылачак.

Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасында табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү турындагы килешүгә кул куйдылар.

Документ автомобиль транспортында, шулай ук су һәм тимер юл транспортында экономияле һәм экологик ягулык куллануны арттыру буенча чаралар комплексын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Аерым алганда, «Газпром» яңа газ заправка станцияләре төзү проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен караячак. Республика Хөкүмәте төбәк транспортын табигый газга күчерү һәм ягулык салу станцияләрен йөкләндерүне арттыру өчен шартлар тудыру өстендә эшләячәк.

Конкрет чараларның исемлеге һәм вакыты тиешле юл картасы белән беркетеләчәк.

Белешмә:

«Россия энергетика атналыгы-2022» халыкара форумы 12-14 октябрьдә Мәскәүдә үтә. Форумның девизы –  «Күп полярлы дөньяда глобаль энергетика».

«Газпром» һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек, фәнни-техник партнерлык турында килешүләр, шулай ук Төбәк мәгариф-тармак үзәге эшчәнлеген оештыру һәм тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум бар.

Хәзерге вакытта, Татарстан Республикасын исәпкә алып, «Газпром» белән РФнең 72 субъекты арасында газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы гамәлдә.

Татарстанда «Газпром» газ тутыру челтәрендә 25 объект бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International