Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов Хакасия Республикасының Даими вәкиле – Хакасия Республикасы Башлыгы урынбасары – Хакасия Республикасы Хөкүмәте рәисе Юлия Исмәгыйлова җитәкчелегендәге Хакасия делегациясе белән очрашты.
Очрашуда яклар ике регионның сәнәгать потенциалын тәкъдир иттеләр һәм ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Родион Карпов кунакларга Татарстан белән актив хезмәттәшлеккә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, регионнар арасындагы мөнәсәбәтләр 2016 елның июнендә имзаланган Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турындагы килешү һәм аны 2022-2024 елларга гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы нигезендә төзелә.
Татарстан җитештерүчеләре Хакасия базарына медицина инструментлары һәм җиһазлары, дару препаратлары, ягулык, шин продукциясе, шулай ук азык-төлек товарлары китереп торалар.
Хакасия территориясендә кайбер республика предприятиеләренең вәкиллек челтәре эшли.
Үз чиратында Хакасия Татарстанга файдалы казылмалар китерә.
«Хәзерге вакытта сәнәгать өлкәсендә проектларны бергәләп гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итү потенциалы бар. Без чыгаручы һәм эшкәртүче компанияләрнең автомобильләр паркын яңартуда, дару препаратларын, суыткыч җиһазларын, Татарстанның нефть-газ химиясе предприятиеләре продукциясен турыдан-туры китертүдә катнашырга әзер», – дип ассызыклады Родион Карпов.
Очрашу ахырында яклар Хакасиягә бизнес-миссия оештыру һәм регионга җавап визиты турында килештеләр.