«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстан предприятиеләре тарафыннан алынган икътисадый нәтиҗә 2,2 млрд.сум тәшкил итте һәм кертелгән бюджет акчалары күләмен биштән артык тапкырга күбәйтте», – дип хәбәр итте 18 октябрьдә узган брифингта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары билгеләп үткәнчә, илкүләм проект кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән 2018 елдан бирле 186 предприятие шөгыльләнә (пландагы күрсәткеч – 161), предприятиеләрнең 3000нән артык хезмәткәре укытылган, шул исәптән Татарстан ТКҮнең 2000 якын экспертлары тарафыннан. «Сакчыл җитештерү» юнәлеше буенча 42 проект тормышка ашырылган. 2022 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан төбәкләрдәге компетенцияләр үзәкләре рейтингында беренче урынны алган. «Илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы предприятиенең җитештерү мәйданнары, куәтләре һәм хезмәт ресурслары нәтиҗәле файдаланыла торган сәламәт икътисад формалаштыруга ярдәм итә. Моның артыннан предприятиенең җитештерү күләме һәм табышы арту күзәтелә, нәтиҗәдә, хезмәткәрләрнең хезмәт хакына һәм тулаем төбәк икътисадына уңай тәэсир итә», – дип өстәде Родион Карпов, хәзерге вакыт авырлыкларына карамастан, илкүләм проектта катнаша торган компанияләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча чаралардан баш тартмавы турында ассызыклады.
Оештырылган матбугат туры вакытында журналистларга мисал итеп уңышлы тормышка ашырылган ике проектны күрсәттеләр. Әйтик, «ЛЕДЕЛ» компаниясе светодиод яктырткыч җитештерү процессын оптимальләштергән, сарыф ителгән вакытны 23% һәм агымдагы запасларны 10% дәрәҗәсендә киметә алган, шулай ук җитештерүне 20% арттыра алган. Икътисадый нәтиҗә 24,4 млн.сум тәшкил итә.
«ЭлектроОптима» комплекслы бүлү җайланмаларын җитештерү процессын оптимальләштергән, процессның вакытын 35% дәрәҗәсендә киметкән, җитештерүне 27% арттырган һәм тәмамланмаган җитештерү күләмен 42% азайткан. Икътисадый нәтиҗә 24,1 млн.сум булган.
Искәртеп узабыз, илкүләм проектта икътисадның чималсыз тармаклары предприятиеләре катнаша ала, аларның еллык кереме 400 млн сумнан артып китә һәм чит дәүләтләрнең салым резидентларының юридик затның устав капиталында катнашу өлеше 50% артмый.
Эшкәртү сәнәгате предприятиеләренә Сәнәгатьне үстерү фондының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасы буенча еллык 1% белән 300 млн.сумга кадәр ташламалы займ бирелергә мөмкин. Элегрәк «Тасма» ФҖП» ҖЧҖ (80,57 млн.сум, әлеге программа кысаларында Россия буенча беренче займ), «РИАТ» ААҖ (300 млн.сум), «Камэнергостройпром» ҖЧҖ (300 млн.сум), «Полиматиз» АҖ (68,32 млн.сум) займ алганнар. Быел ташламалы займнан «ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ» ҖЧҖ (299 млн.сум), «Казан агрегат заводы» ҖЧҖ (84,9 млн.сум) файдаланган.
Моннан тыш, предприятиеләргә сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертү буенча эксперт ярдәме күрсәтелә һәм компетенцияләрне арттыруга юнәлдерелгән берничә укыту программасы тәкъдим ителә.