«Ел инженеры» III республика конкурсына гаризалар кабул итү 2022 елның 1 ноябренә кадәр озайтылды

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов 18 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган Оештыру комитеты утырышында белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 22 сентябрьдә «Ел инженеры» III республика конкурсының башлануы турында игълан ителде.

Конкурс уңай позицияне үстерүгә һәм массакүләм аңда инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, шулай ук төбәк икътисадының төп тармакларындагы төп предприятиеләрне квалификацияле сәнәгый-җитештерү һәм инженер-техник персонал белән тәэмин итүгә зур өлеш кертергә тиеш.

Ул 3 категориядә узачак:

«Булачак инженерлар» - югары белем бирү инженерлык юнәлешендәге программалар буенча укучылар өчен (бакалаврлар, магистрантлар, аспирантлар);

«Яшьлек, уңыш, перспектива» - инженерлык белеме алган һәм Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторында эшләүче яисә  инженер юнәлешләре буенча югары уку йортлары кафедраларында яки лабораторияләрендә эшләүче 35 яшькә кадәрге кешеләр өчен;

«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» - 35 яшьтән өлкәнрәк булган, инженерлык белеме алган һәм Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторында эшләүче яисә инженер юнәлешләре буенча югары уку йортлары кафедраларында яки лабораторияләрендә эшләүче кешеләр өчен.

12 номинация буенча:

1. Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.).

2. Радиоэлетроника, элемтә, оптика.

3. Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр.

4. Нефть сәнәгате.

5. Газ сәнәгате.

6. Энергетика.

7. Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате.

8. Медицина сәнәгате.

9. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате.

10. Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате.

11. Транспорт, юл хуҗалыгы.

12. Авыл хуҗалыгы.

Бәйге 2 этапны үз эченә ала: читтән торып һәм турыдан-туры этап. Беренче этап кысаларында заявка кампаниясе һәм турыдан-туры этапта катнашучыларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе эше үткәрелә. Турыдан-туры этап ике көнлек күчмә семинар булачак, анда мастер-класслар, тренинглар, тестлар уздыру һәм конкурс эшләрен яклау каралган.

Катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында  https: https://инженеррт.рф/#register сылтамасы буенча 2022 елның 1 ноябренә кадәр гариза бирергә һәм,  теркәлгәннән соң, документлар комплектын Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы канцеляриясенә (адресы: 420111, Казан шәһәре, Островский ур., 4 йорт) җибәрергә кирәк.

Иң яхшы инженерларны конкурста катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International