Татарстан вице-премьеры - Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика Дәүләт Советына еллык юлламасы буенча аңлатма биреп узды.
«Татарстан Президенты амбициоз, әмма үтәлерлек бурычлар куйды, – диде Олег Коробченко. – 2027 елга Казан авиация заводы елына 20 Ту-214 самолеты җитештерүгә чыгарга тиеш, һәм бу мәсьәлә өстендә эш башланды инде. Моның өчен ресурслар бар. Машина төзелешен, шул исәптән электромобиль төзелешен дә үстерергә кирәк. Моннан тыш, нефть химиясен эшкәртү буенча да бурычлар тора. Әлегә республикада җитештерелгән химиянең өчтән бере генә эшкәртелә, ә 70% Татарстаннан читкә чыгарыла – аларны бездә эшкәртергә калдырырга кирәк».
Ул билгеләп үткәнчә, тышкы чакыруларга карамастан, 2022 елның 8 аенда Татарстанда үзебездә җитештерелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 3 трлн сумнан артык, сәнәгый җитештерү индексы 109,3% тәшкил иткән.
«Сәнәгать буенча куелган яңа бурычларны үтәү өчен өстәмә кадрлар кирәк булачак. Безнең эшсезлек дәрәҗәсе югары булган төбәкләрдән вакытлыча хезмәт миграциясе планы бар. Ә бу бик зур эш – аренда торагы һәм социаль инфраструктура төзүгә китерәчәк. Мин РФ ФҖ Федерация Советында парламент тыңлауларында чыгыш ясаганда тиешле федераль программаларны кабул итәргә тәкъдим иттем», – дип өстәде ТР вице-премьеры.