Татар халык ашлары Йортында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли ашларының һөнәри осталык бәйгесе узды

2016 елның 1 марты, сишәмбе
 

Бүген, 29 февраль «Татар халык ашлары Йорты» ресторанында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли ашларының һөнәри осталык бәйгесе узды. Конкурсны оештыручылар булып икътисад, идарә һәм хокук институты, Казан шәһәре туризмны үстерүдә ярдәм итү Комитеты тырышлыгы белән "Татар халык ашлары Йорты" рестораны чыктылар. Конкурсның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре рестораторлары һәм отельерлары катнашты.

Конкурста Республика һәм Казан урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортларыннан 26 укучы сынашты. Алар биш төрле милли ризыклар әзерләүдә ярышты, татар токмачы , куллама, салма, өчпочмак һәм кош теле. Моңа кадәр республиканың пешекчеләр һәм җәмәгать туклануында технологлар әзерләүче  барлык уку йортларында сайлап алу турлары уздырылды.

Татар милли ашларының һөнәри осталык бәйгесе Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көненә багышлана – татар милли пешекчелегенең заманча  рәвешенә нигез салучы, "Татар халык ашлары Йорты" рестораны оста -пешекчесе, күп санлы татар халык ашлары гореф-гадәтләре турындагы  китаплар  авторы, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек, шул исәптән татар халык ашларын популярлаштыруда нәтиҗәле хезмәте өчен Ленин Ордены белән бүләкләнгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри беренче урынга Кристина Боровлева (41 номерлы һөнәри көллият), икенче урынга - Алия Иксанова (кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжы), өченче урынга - Алия Заһидуллина (Халыкара сервис колледжы) лаек дип тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International