Олы Афанас авылында урнашкан «Мичуринец» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә гомуми озынлыгы 11 км артык булган заманча газ бүлү челтәре файдалануга тапшырылды.
Газ җибәрү тантанасында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Газпром трансгаз Казан генераль директорының ремонт һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Хәммәтов һәм башкалар катнашты.
«Газлаштыру – ул инфраструктура проекты гына түгел. Бу, барыннан да элек, уңайлылык, куркынычсызлык һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Аеруча шунысы мөһим, бүген догазификацияләү программасы, ширкәтләрен территорияләрен колачлап, яңа этапка чыга, – диде Родион Карпов. – «Мичуринец» ширкәте – бу юнәлешне уңышлы гамәлгә ашыруның беренче мисалларының берсе. Якын арада дистәләгән гаилә уңайлырак, экономияле һәм экологик энергия чыганагына күчә алачак».
Яңа челтәрләр 106 йортны тоташтыру өчен техник мөмкинлекләр тудырачак, шуларның 89ы инде табигый газга тоташтырылган.
Россия төбәкләрен газлаштыру – эчке базарда «Газпром» эшенең иң мөһим һәм иң масштаблы юнәлешләренең берсе. Бу эш иминлекне арттыруга, регионнарны үстерүгә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.