25 март көнне Казанда «Һиндстан белән бизнесны ничек алып барырга» темасына бизнес-семинар уза. Чара Һиндстан һәм Россиядән хакимият, бизнес, банк секторы, фән һәм мәгариф вәкилләрен берләштерде. Программада – Һиндстан базарындагы эшнең практик аспектлары, партнерлар эзләү һәм тәэмин итү чылбырын төзү, инвестиция мөмкинлекләре һәм җитештерүне локальләштерү, АСК, фармацевтикада, текстильдә, технологияләрдә хезмәттәшлек итү һәм башкалар.
«Яшел» мобильлек: яңа индустриаль мөмкинлекләр» сессиясендә спикерларның берсе ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер булды. Ул республикада электр транспорты өчен заряд инфраструктурасын үстерү турында сөйләде.
«Яшел мобильлек» стратегиясе Һиндстан һәм башка илләрнең тотрыклы транспорт киләчәген булдыруга юнәлдерелгән сәнәгать трансформациясенең төп юнәлешенә әверелә.
«Республикада әлеге юнәлешне үстерү өчен ярдәм чаралары кертелде. Әйтик, берничә ел инде Казанның муниципаль парковкаларында «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында парковка рөхсәтләре реестрында махсус теркәлү узганда электромобильләрне бушлай урнаштыру мөмкинлеге бар. 2024 елдан электромобиль хуҗалары өчен транспорт салымы гамәлдән чыгарылды. Чара 2027 елга кадәр гамәлдә, шуннан соң тагын 2 ел дәвамында салым күләме 50% тәшкил итәчәк», – диде Герман Лернер.
Бүген Татарстанда бөтен республиканы колачлый торган заряд станцияләре челтәре булдырылды. Аларның саны 300 берәмлектән артып китә.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, планнарда Татарстанда электр такси һәм каршерингны үстерү, шулай ук республика территориясендә электромобильләр җитештерүчеләрне һәм аларны комплектлаучы детальләрне җәлеп итү.
Ул шулай ук Татарстанның өч ел рәттән электромобильләр өчен заряд инфраструктурасын үстерү буенча федераль проектта уңышлы катнашуын билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә 139 тиз заряд бирү станциясе урнаштырылган һәм федераль бюджеттан 260 млн.сум акча җәлеп ителгән. 2025 елдан гамәлгә ашыру «Транспорт мобильлеген сәнәгый тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында дәвам итә. Узган ел тагын 40 заряд станциясе урнаштырылган.
Заряд инфраструктурасын үстерү һәм кертелгән ярдәм чаралары нәтиҗәсендә электромобильләр саны да арта-бүген республикада электр двигательле 1,7 меңнән артык машина исәпләнә.