Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышын уздырды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Катнашучылар химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге инновацион материалларга һәм алымнарга багышланган нотыкларны карадылар.
А.Е.Арбузов исемендәге «КазРАН» ФТҮ органик һәм физик химия институтының баш фәнни хезмәткәре Дмитрий Яхваров «Кара фосфор – элементтан функциональ материалларга» дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул яңа материалны фото-, электрокаталитик рәвештә водород табу һәм углекислый газны кыйммәтле органик продуктларга кайтару, энергия сарыф итүче сәнәгать процессларын читләтеп, аммиак һәм сидекчә хасил итеп азотны фото-, электрокаталитик фиксацияләү кебек каталитик системалар өчен куллану перспективалары турында сөйләде.
«Әгәр моны эшли алсак, дөньяда беренче булачакбыз. Әгәр бу катализаторга күчсәк – бу яңа эра булачак. Эшләнмәләр бар, әмма реаль җитештерү өчен карарга һәм уйларга кирәк», – дип шәрехләде докладны Татнефтехиминвест-холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин.
«Сеспель» Чабаксар предприятиесе» директоры Владимир Бакшаев нефть-газ, химия тармаклары һәм транспорт машиналары төзү өчен инновацион продукция эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнүче завод турында сөйләде.
Сәнәгать микробиологиясе һәм яшел химия өчен генетик технологияләрне «КазРАН» ФТҮ молекуляр-генетик һәм микробиологик ысуллар лабораториясе мөдире Шамил Вәлидов тәкъдим итте. Ул лабораториянең эше һәм мөмкинлекләре турында сөйләде – микроорганизмнарны аерып алудан һәм характеристикалаудан алып ген инженериясенә кадәр, геномнарны редакцияләү һәм ферментлау шартларын сайлау.
РФА Г.А.Крестов исемендә эремәләр химиясе институты директоры Михаил Киселев югары технологияле материаллар алу өчен эремәләр химиясе методлары турында сөйләде. Төп юнәлешләрнең берсе – үсемлек чималын (җитен, киндер) тирән эшкәртү, целлюлоза, текстиль һәм тукылмаган материаллар, шул исәптән микробларга каршы һәм уттан саклау үзлекләре булган полимер материаллар табу.
Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатендә чимал эшкәртү, функциональ материаллар җитештерү өчен кулланыла торган юнәлешләрне өйрәнү өчен эш төркемнәре төзергә кушты.