Әлмәттә Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышыузды, ул 2025 елның 1 кварталында хезмәтне саклау буенча Татнефть-2025 конференциясе кысаларында үткәрелде. Спикерларның берсе булып Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов чыгыш ясады.
Ул 28 апрельдән 30 апрельгә кадәр Ташкентта уза. Татарстан ел саен күргәзмәдә катнаша, инновацион технологияләр, югары сыйфатлы продукция һәм перспективалы хезмәтләр белән кызыксынучыларны җәлеп итү үзәге булып тора. Республика делегациясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Аңа ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.
Сәфәрнең төп максаты – «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу. Делегацияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Аңа Премьер-министр урынбасары — республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.
Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник белән очрашуда әйтте. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Аңа «Россия вертолетлары» холдингының (Ростех) Казан вертолетлар заводының яшь хезмәткәрләре, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техник көллияте студентлары, 179 нчы гимназия укучылары керде. Конкурста бөтен Россиядән барлыгы 68 команда катнашты, финалга бары тик 10 гына чыкты.
Иннополиста «Роботлаштыру мөмкинлекләре, Россия робот техникасы базарын үстерү» пленар утырышы узды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Иннополис университеты директоры Искәндәр Бариев, Федераль компетенцияләр үзәгенең Технологик үсеш һәм роботлаштыру дирекциясе җитәкчесе Игорь Алев, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Станоклар төзү һәм авыр машиналар төзү департаментының заманча җитештерү чараларын үстерү бүлеге башлыгы Руслан Әхмәдов, Робот техникасы базарында катнашучыларның илкүләм ассоциациясе башкарма директоры Ольга Мудрова спикерлар булдылар.
22 апрельндә Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте Йортында «Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр – ГЕММА 2024» халыкара конкурсының финал этабы йомгакларын тантаналы рәвештә игълан итү булды.
MINEEVЪ компаниясе пластик детальләрне югары төгәллек белән эшкәртү өчен билгеләнгән ЧПУ белән ике баганалы фрезер эшкәртү үзәген (ОЦ) эшләде һәм җитештерүгә кертте. Моңа кадәр мондый җиһазлар бары тик чит илдән генә китерелгән.
Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү инженерлары» Бөтенроссия патриотик эстафетасы уза. 15-17 апрельдә республика предприятиеләрендә киң күләмле чаралар — лекцияләр, ветераннар белән очрашулар, күргәзмәләр, экскурсияләр һәм истәлекле акцияләр узды.