Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.
Чарада Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев һәм 50дән артык республика предприятиесе катнашты.
Төп тезислар:
- Россия ЕАЭС кысаларында Казахстанның төп сәүдә партнеры булып кала: 2025 ел нәтиҗәләре буенча илләр арасында товар әйләнеше 27 млрд.доллардан артык.
- Россия Федерациясенең Казахстанга экспортының төп маддәләре – азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы, транспорт, металлар; Казахстаннан химик продукция, металлар һәм транспорт импортлана.
- 15 мартта Казахстанда референдум узды, анда яңа Конституция кабул ителде. Яңалыклар арасында: парламент бер палаталы булды, вице-президент вазыйфасы барлыкка килде.
- Цифрлаштыру хезмәттәшлекнең перспектив юнәлеше булып санала. 2026 ел цифрлаштыру һәм ЯИ елы дип игълан ителде, планнарда — махсус цифрлы инфраструктура булдыру.
- 1 гыйнвардан Казахстан товарларының милли каталогы кертелде (товарларны күзәтеп торуны тәэмин итү өчен дәүләт цифрлы базасы), шулай ук Казахстан җитештерүчеләренең реестры эшли башлады.
Ерлан Искаков билгеләп үткәнчә, Татарстан Казахстан өчен тыгыз партнер булып кала. Моннан тыш, ул Казанда КазахЭкспорт вәкиллеге эшләп килүен ассызыклады.
Казахстанда РФ Сәүдә вәкиллегенең элемтәләре:
+7 (7172) 76-89-10, astana@minprom.gov.ru
t.me/rustradekz
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.