ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 3-5 декабрендә Санкт-Петербург Вице-губернаторы Михаил Мокрецов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург делегациясе Татарстан Республикасына визиты узды. Визит кысаларында Санкт –Петербург делегациясе Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашты, яклар хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.
Делегация әгъзалары Казанда югары технологияләр өлкәсендә - IT-паркта, “Химград” технополисында, Спортның су төрләре сарае һәм “Казан-Арена” футбол стадионында булдылар. Санкт-Петербургның эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасының предприятиеләр һәм оемалар вәкилләре катнашындагы эшлекле элемтәләр биржасында катнаштылар.
2014 елның 4 декабрендә "Татнефть” ААҖ нефть химиясе комплексының предприятиеләрен федераль, региональ, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре карадылар. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татамедиа” ААҖ һәм “Татанефть” ААҖ мәгълүмат хезмәте тарафыннан оештырылган “Татнефть” нефть химиясе комплексына әлеге мәгълүмат туры “Татарстаныкын сатып ал” акциясе кысаларында үткәрелде. Чарада ТРК «Казань», «Интерфакс», ТАСС, «Прайм-тайм», РБК, «Интертат», «Татарстан Республикасы», «Ватаным Татарстан», «Ведомости», «БИЗНЕС Online» һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Җитештерү объектларын карау алдыннан, журналистлар өчен брифинг үткәрелде. Алар “Татанефть” нефть химиясе комплексы җитәкчелегенә кызыксыну уяткан сораулар бирделәр.
2014 елның 5 декабрендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” белән берлектә “Икеяклы сәүдә-икътисадый элемтәләрне җәелдерүдә Россия Федерациясе регионнары һәм чит илләрдәге Татарстанның эшлекле хезмәттәшләренең роле” түгәрәк өстәле узды.
Түгәрәк өстәл эшендә 261 кеше, шул исәптән, 201 – Россия регионарыннан һәм чит илләрдән, һәм 60 кеше – Татарстан Республикасы оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре иде.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 2014 елның 3 декабрендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” 14 халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Technoсварка» 9 махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләренең Координация советының 2 утырышы узды. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов модератор булган әлеге утырышты, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “ВИАМ” ФДУП генераль директоры Евгений Каблов, “НИАТ” ААҖ генераль директоры Олег Сироткин, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов һәм башкалар катнашты.
Катнашучылары сәламләп, “Машина төзелеше - ил үсешенең мөһим күрсәткече булып тора”, - дип әйтте Равил Зарипов. “Бүгенге көндә республиканың машина төзелеше комплексы 150 эре һәм урта предприятиеләрне һәм оешмаларны үз эченә ала”, -дип хәбәр итте ул.
2014 елның 3 декабрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 14 халыкара күргәзмәсе һәм «Technoсварка» 9 махсуслаштырылган күргәзмәсе эшен башлап җибәрде.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Милли авиация технологияләре институты генераль директоры Олег Сироткин, Бөтенроссия авиация материаллары институты генераль директоры, Россия Федерациясе Академиясенең академигы Евгений Каблов, Татарстан Республикасы Сәнәгать-сәүдә палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов һәм башкалар катнашты.
2014 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Форд Соллерс – Чаллы» предприятиесенең җитештерү цехларында булды. «Форд Соллерс» компаниясе – “Ford Motor Compan” һәм “Соллерс” ААҖнең уртак предприятиесе, Чаллының модернизацияләнгән заводында яңа җитештерү эшләтеп җибәрде.
Заводның җитештерү куәте – елына 115 мең автомобиль, хезмәткәрләр саны 1200гә җитә. Бүген проектка инвестицияләр күләме 400 миллион доллар тәшкил итә. Чаллыдагы җитештерү мәйданчыгы «В» сегментының массакүләм модельләрен чыгарачак. Чаллы заводындагы беренче моделе –субкомпактлы Ford Ecosport кроссоверы. Ford EcoSport предприятиедә тулы цикллы технология белән җитештереләчәк, әлеге модель махсус Россиянең юл шартларына һәм кулланучыларга яраклаштырылды.
2014 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү комплексында булды.
Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре озата йөрделәр.
“ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы – “Татнефть” ААҖ проектларының берсе – җитештерү көчләрен куллану буенча Россия Федерациясенең нефть эшкәртү җитештерүләре арасында беренче урында тора. 2011 елда сәнәгать эксплуатациясенә комплексның беренче чираты кертелде, 2500 хезмәт урыны булдырылды.
Бүген наноиндустрия предприятиеләренең өченче конгрессы кысаларында «ДАНАФЛЕКС» компаниясе төркеме” “Россиянең нанотехнолгияләр продукциясе” тамгасын рәсми рәвештә кулланырга рөхсәт алды. “Россиянең нанотехнолгияләр продукциясе”нең тамгасын һәм дипломнар тапшыруның тантаналы чарасы Мәскәүдәге Президент–отельдә узды.
“Россиянең нанотехнологияләр продукциясе” тамгасы Россиядә җитештерелгән, сыйфат ягыннан, характеристикалары һәм куркынычсызлык һәм контрофакт булмау дип расланган продукция өчен бирелә. Әлеге тамга инфраструктур һәм белем бирү программалары Фонды инициативасы белән булдырылган.
«ДАНАФЛЕКС» компаниясе төркеме” инде 13 ел дәверендә Россиядә лидер урынын биләп торучы, нонатехнологияләрне кулланып, тергәкләр эшләп чыгаручы компания.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 2 декабрендә Чаллыда Россия Федерациясе Премьер–министры Дмитрий Медведев рәислегендә Россиянең автомобиль техникасы базарына ярдәм чаралары турында киңәшмә уздырды. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы автомобиль җитештерүче предприятиеләргә ярдәм итү буенча яңа тәкъдимнәр әзерләде. Моның хакта Чаллыда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россиянең эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
2014 елның 3–5 декабрендә Казанда «Машина төзелеше.Металл эшкәртү» һәм «TechnoСварка» халыкара күргәзмәләре узачак. 3 декабрьдә тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Күргәзмәләр эшендә Россия Федерациясе регионнарыннан һәм чит илләрдән машина төзелеше предприятиеләре үзләренең продукциясен тәкъдир итчәкләр. Күргәзмәләр ачылышы программасы кысаларында Татарстанның машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышы узачак.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “Координация советы утырышының һәм фәнни–гамәли конференциянең төп максаты – машина төзелеше эшләнмәләрен проектлау һәм эшләп чыгару өлкәләрендә фәнни–техник казанышлары хакында фикер алышу, фәнни оешмалар белән машина төзелеше предприятиеләре комплексы арасында элемтәләрне киңәйтүдә һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү, яңа техникалар, технологияләр һәм материалларны эшләп чыгаруның һәм үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләү”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International