АКТО-2012

2012 елның 6 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасында 14 –17 август көннәрендә VI халыкара күргәзмә «АКТО-2012» уздырылачак, Күргәзмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан вертолёт заводы» ААЖ, А.Н.Туполев ис. КНИТУ, «Туполев» ААҖ КФ КБ, «С.П.Горбунов ис. КАҖБ» ААҖ, "Казан ярминкәсе" ААҖ, «Вертолет-Медиа» ҖЧҖ оештыра.
14 августта әлеге күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашачак. Тантана кысаларында күргәзмә экспозицияләрен, А.Н.Туполев ис. КНИТУ, «Туполев» ААҖ музей экспозицияләрен карау, «Заманча технологияләр, материаллар, җайланмалар һәм квалификацияле кадрлар потенциалын тизләтелгән торгызу – илнең авиа- ракета төзелешен яңартуның мөһим өлеше» мәсьәләсенә багышланган пленар утырыш, килешүләргә кул кую, матбугат конференциясе булачак.
15 августта кече авиация буенча "Кече авиацияне үстерү – Россия авиациясен торгызу" халыкара конференциясе, аның кысаларында тематик "түгәрәк өстәлләр" оештырылачак.
16 августта Россия авиаҗитештерүчеләре Командирлар клубының "Граждан авиациясенең хокукый кыры" утырышы булачак.
17 августта Коркачык аэродромында “Мин күккә гашыйк” авиация бәйрәме үткәреләчәк, анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. Бәйрәм программасына очышлар, парашюттан сикерү, радиоидарә ителүче модельләр очышы, бәйрәм концерты кертелгән.
"АКТО" халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелә торган кайбер чаралар Россиянең авиация тармагы тарихының истәлекле даталарына: Россия хәрби авиациясенең 100 еллыгына, А.Н. Туполев ис. КБ 90 еллыгына, Горбунов ис. КАҖБ 85 еллыгына, А.Н. Туполев ис.КНИТУ – КАИ 80 еллыгына һәм "Электроприбор" заводының 95 еллыгына багышлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International